news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Расүлебез еш кабатлаган сүзләр

news_top
Расүлебез еш кабатлаган сүзләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында Расүлебез еш кабатлаган сүзләрне искәртте.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһ белән ант итәм, мин көненә 70 мәртәбә Аллаһтан истигъфар сорап, Аның гафу итүен үтенеп мөрәҗәгать итәм», – дигән. (имам Әл-Бохари)

Икенче хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр берәү даими рәвештә Аллаһтан гафу итүен сораса, Раббыбыз аңа теләсә кайсы бәладән чыгу юлын күрсәтер, борчуын җиңеләйтер һәм көтмәгән җирдән ризыкландырыр», – дип әйткән. (имам Әбү Давыд)

Истигъфар сүзләре:

Укылышы: «Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм».

Мәгънәсе: «Бөек Аллаһтан гөнаһларымның гафу ителүен сорыйм».

Җомга көне мөбарәк булсын! Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде, дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар