news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рассольник ашы

Рассольник әчкелтем булуы белән аппетитны ача торган ашларның берсе.

news_top
Рассольник ашы
4 литр шулпа өчен: 600 грамм сыер ите, 1 стакан арпа ярмасы (перловка), 2 уртача тозлы кыяр, 3 уртача бәрәңге, 1 әр суган һәм кишер, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан кыяр тозлыгы, тәменчә тоз, үсемлек мае.

Иттән шулпа кайнатырга, тозны азрак салырга, чөнки тозлы кыяр һәм тозлык өстисе була. Кисәкле итләрне сөякләреннән арындырырга, турарга, шулпаны сөзәргә кирәк.

Шулпага арпа ярмасы һәм эре угычтан уылган кыяр салырга. 40 минут пешкәннән соң бәрәңге турап салырга.

Эре угычтан уылган кишер һәм ваклап туралган суганны үсемлек маенда җиңелчә кыздырырга, томат пастасы салып 2-3 минут кыздырырга һәм тозлык салып кайнатып чыгарырга.
Бәрәңге пешәр алдыннан бу массаны һәм туралган итләрне ашка салырга. Ашның тозы аз тоелса, өстәргә кирәк

Рассольникны табынга укроп һәм каймак салып бирергә мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар