Рәссам, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның гаиләсенә кайгы килгән. Ул энекәше Марсельне соңгы юлга озатуларын хәбәр итте.
«Яраткан энекәшем Марсель Минһаҗевны – махсус операциядә һәлак булган батыр татар егетен – аның туган өе каршында – Балтач районы Түбән Кенә авылында соңгы юлга озату мизгеле. Кадерле энем, авыр туфрагың җиңел булып, урының җәннәт түрләрендә булсын!» – дип уртаклашты рәссам.