Рәссам Гүзәл Хәйбуллова: «Саклап калырга теләгән хисләр, хатирәләрем – картиналарда»
Яшь рәссам Гүзәл Хәйбуллова соңгы елларда сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләрнең берсенә әверелде. Рәссамның иҗатында татар мәдәнияте, балачак хатирәләре, милли традицияләр зур урын алып тора. Аның картиналары күргәзмәләрдә генә түгел, йорт интерьерларында, киемнәрдә, бизәнү әйберләрендә, открыткаларда, күпкатлы йорт диварларында да яши.
Гүзәл Хәйбуллова белән аның йортында очрашырга булдык. Ул Казаннан берничә чакрым ераклыкта урнашкан авылда яши. Ике катлы агач йорт янына килеп туктагач, Гүзәл безне каршы алырга чыкты.
Әйдәгез, башта остаханәне күрсәтим, – диде ул.
Аның артыннан йортның икенче катында урнашкан остаханәгә күтәрелдек.
Остаханә ике тәрәзле якты бүлмәдә урнашкан иде. Монда иҗат атмосферасы гына түгел, үзгә җылылык сизелә. Идәндә йомшак келәм җәелгән, диварларда рәссамның картиналары эленеп тора. Бүлмәнең түрендә рәссамның хәзерге эшен – заказга ясый торган картинасын күрергә була иде. Аның янында кечкенә генә өстәлдә пумалалар белән буяулар тезелгән. Мольберт каршына кечкенә урындык куелган. Бу бүлмәдә рәссамның ничек иҗат итүен күз алдына китерү авыр түгел иде.
Өйләрендә ике зур мәчеләре дә бар. Әңгәмә вакытында я берсе, я икенчесе яныбызга килеп утырды. Алар да бирегә хуҗалары белән Самарадан күченеп килгәннәр.
Фото: © Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
«Мәктәп программасында татар мәдәнияте җитми иде»
Гүзәл, Татарстанга күченүгез иҗатыгыз белән бәйлеме?
Әйе. Самарадан Татарстанга эш буенча бик еш килә башладык. Ахыр чиктә күченергә кирәк дигән карарга килдек. Татарстан миңа күченгәнче дә бик ошый иде. Мәктәп елларында ук Казанга килергә бик ярата идем. Олимпиадаларга, лагерьларга килеп йөрдем.
Татар темасына иҗат итүегез кайчан башланды?
Татар темасына иҗат итү теләге үзеннән-үзе барлыкка килде. Мәктәптә укыганда ук тугандыр ул. Мәктәп программасында татар мәдәнияте җитми иде.
Әдәбият дәресендә Габдулла Тукай турында укыдык. Шунда мин укытучыдан класс алдында аның шигырен яттан сөйләргә сорадым. Нәкъ шул вакытта классташларым минем татарча сөйләшкәнемне белделәр. Тормыштагы шундый хәлләр дә кешене үз халкының мәдәнияте белән күбрәк кызыксынырга этәрәдер инде.
Җиденче класста укыганда татар мәктәбенә күченергә булдым. Дөресен генә әйткәндә, бу теләк иртәрәк тә бар иде. Әмма мәктәп ерак урнашканган күрә күченергә мөмкинлек булмады. Соңрак төп укыту теле русча булса да, татар мохите көчле булган мәктәпкә күчә алдым.
Өйдә татарча сөйләшә идегезме?
Әйе, гаиләдә һәрвакыт татар теле бар иде. Мәктәптә укыганда бер нәрсәгә игътибар иттем: өйдә татарча сөйләшкән балалар мәктәптә дә туган телләрендә иркенләп аралашалар иде. Дәресләрдә дә өйләрендә татар телендә аралашкан балаларның теле сизелерелек аерылып тора иде.
Фото: © Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
«Рәссам картина ясый, ә соңыннан шул рәсемнәр белән бөтен шәһәр йөри»
Гүзәл – сез һөнәрегез буенча архитектор. Укуны тәмамлагач, бу өлкәдә эшләп карадыгызмы?
Зур проектлар белән эшләгәнем булмады. Архитектура буенча бәйгеләрдә катнаштым. Укыганда да, укуны тәмамлагач та график дизайн буенча эшләдем.
Икенче курста укыганда үземнең булачак һөнәр турында уйлана идем. Бу вакытта абыемның киңәше бик ярдәм итте. «Әгәр нинди дә булса һөнәрне үзләштерергә телисең икән, шул өлкәдә эшләүче кеше белән бер көн үткәр», – диде ул.
Шулай интерьер дизайнерының ярдәмчесе булып карадым. Архитектура белән охшаш яклары күп икәнен күрдем. Матурлык тудыру алымнары гына аерыла.
Интерьер дизайнында эшләү өчен бик көчле холыклы булу кирәк. Кешеләр белән идарә итә белергә, аларның эшләрен контрольдә тотарга кирәк. Бу өлкәдә эшләүче кешеләргә сокланам. Әмма бу минем юл түгел. Архитектура да шулай ук.
Минем бөтен иҗади көчемне үз эшләремә генә юнәлтәсем килде. Үз картиналарым өчен мин беркем алдында да җаваплы түгел. Миңа уй белән нәтиҗә арасында башка арадашачылар булмавы бик мөһим.
Рәссам булып китүегез ничек булды?
Беркайчан да рәссам булырмын дип уйламадым. Бу минем өчен шәхси үсеш юлымның бер өлеше булгандыр. Башта каллиграфия белән шөгыльләнә башладым. Ул вакытта инде кияүдә идем. «Бер биш ел ирем акчасына яшәп торырмын әле», – дип уйладым. Эштән нык арыган чор иде ул.
Нәкъ шул вакытта яңа идеяләр туа башлады. Бу өлкәдә карьера ясарга, картиналар сатарга яки күргәзмәләр оештырырга дигән максат бөтенләй юк иде. Минем бары тик ял итәсем килде.
Шушы халәттән «Ярату» сериясе барлыкка килде. Ул традицияләрне мәхәббәтнең алтынчы теле итеп күрсәтү турында иде. Ике эшемне тәкъдим иткәч, кешеләр аларга карата кызыксыну туды. Бу минем өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Мин «әле биш ел эшләргә кирәк, бәлки шуннан соң гына минем турында белерләр», дип уйлый идем.
Фото: © «Чыгарсыңмы каршы алырга?» («Ярату» сериясе). Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
Кемдер иҗатыгызны социаль челтәрләр аркылы белсә, кемдер сезнең белән «Ярату» сериясе картиналары төшерелгән футболкалар аша танышты. Бу коллаборация ничек башланды?
Иң беренче коллаборациям Sabr бренды белән булды. Ул вакытта рәсем ясый башлавыма ярты ел гына булгандыр. Шул вакытта ук башка тәкъдимнәр дә килә башлады. Казанга күченү турында да уйлана башладык.
Без үзебез өчен 15 футболка гына чыгарабыз дип планлаштырган идек. Әмма бренд хуҗасы Алия социаль челтәрләрендә футболка үрнәгенең фотосын урнаштыргач, кешеләр шунда ук: «Кайдан алырга була? Ничек заказ бирергә?» – дип яза башлаган.
Минем өчен бу гаҗәп хәл булды. Бер еллап вакыт үткәч аңладым: бу – Аллаһ Тәгалә насыйп иткән мөмкинлек булган. Кешеләр хәтта берьюлы алтышар футболка сатып алдылар. Моның турында хыяллану да кыен бит. Рәссам картина ясый, ә соңыннан шул рәсемнәр белән бөтен шәһәр йөри. Минемчә, бу бик сирәк очрый торган хәл.
Футболкалардагы принтларны Кытай җитештерүчеләре урлый башлады. Маркетплейсларда яхшы сатылуын күрәләр дә, рәсемнәрнең кемнеке икәненә төшенмичә, кабатлый башлыйлар. Бер кыз шундый футболка алып социаль челтәрләрдә Sabrны да, мине дә билгеләп куйган иде. Фотода футболканың начар сыйфаты күренеп тора иде. Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Популярлыкның шундый ягы да бар икән.
«Үз-үземә ышанычны укытучылар тәрбияләде»
Картиналарыгызның исемнәренә килгәндә, иң элек нәрсә туа? Исемме яисә образмы?
Күпчелек очракта исем соңрак туа. Аңа бик күп нәрсә йогынты ясый. Кайчак исем аша картинаның бар тарихын сөйләп бирәсе килә. Ләкин исем кыска да, төгәл дә, истә дә кала торган булырга тиеш. Исемне айлар буе уйлаган вакытлар булды.
Мәсәлән, «Куян күчтәнәче» дигән картинада исем образ белән бергә туды. Мин күчтәнәчне алырга да, бирергә дә бик яратам. Кайбер картиналарда исә билгеле бер хисне җиткерергә тырыштым. Мәсәлән, «Иртәнге азан» шулай барлыкка килде. Бер дустымның бабасы турында язмасын укыдым. Ул һәрвакыт иртәнге намазга йөргән. Әмма коронавирус аркасында бер көнне мәчеткә бара алмаган һәм соңрак вафат булган. Бу вакыйга күңелемә нык тәэсир итте һәм минем картинада таң вакытындагы мәчетне күрсәтәсем килде.
Фото: © «Иртәнге азан» картинасы. Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
Идеядән әзер картинага кадәр «юлда» иң авыры нәрсә?
– Иң авыры – сабырлык. Ә иң рәхәт мизгел – ак киндерне беренче төсләр белән каплый башлау. Шул вакытта иҗаттан иң зур ләззәт аласың. Аннары исә шикләр башлана. «Бу эш чыннан да игътибарга лаекмы? Бер ай вакытымны сарыф итәргә кирәкме? Бу фикерне кешеләр аңлармы? Мин әйтергә теләгән мәгънәне җиткерә алырмынмы?» – дигән сораулар килә.
Кайбер эшләрем чүп савытына да атылды. Бигрәк тә укыган елларда мондый очраклар күп булды. Мондый мизгелләр эшне катлауландыра. Бу очракта иң мөһиме – башыңдагы уйлар белән көрәшә белү, үз-үзеңә ышану. Миндә үз-үземә ышанычны укытучылар тәрбияләде. Алар минем рәсемнәремне үрнәк итеп алып калалар иде. Шуңа күрә мин беркайчан да рәсем ясауны ташлармын дип уйламадым.
Кайсы укытучыларыгыз аеруча истә калды?
Андый укытучылар күп булды. Мария Александровна cоңгы очрашуларыбызның берсендә ышаныч белән: «Син бит рәссам булачаксың? Башка өлкәгә китмәячәксең бит?» – дип сорады. Мин ул вакытта: «Карарбыз әле», – дип җавап бирдем. Әмма ун елдан соң нәкъ шул сүзләре исемә төште һәм рәссамлык юлын дәвам итәргә кирәклеген аңладым.
Галина Ильинична да миңа бик зур йогынты ясады. Үзе рус кешесе булса да, минем милли мәдәнияткә омтылуымны хуплый иде. Ул: «Миңа татарларның гаиләдәге җылылыгы, бердәмлеге ошый. Мәдәниятегез бик матур. Сабантуй яса, үз мәдәниятеңә күбрәк игътибар бир», – дип әйтә торган иде.
Мин музыка мәктәбендә аккордеон классында укыдым. Язылганда, ул уен коралының нәрсә икәнен белми идем. Соңыннан китәргә оялдым да, дүрт ел укырга туры килде. Әмма анда татар көйләрен дә өйрәндем. Укытучылар миңа татар ноталарын табып бирәләр иде. Алар татар мәдәниятен тирән белмәсәләр дә, һәрчак ярдәм итәргә тырыштылар. Бу, күрәсең, совет чорындагы тәрбия, халыклар дуслыгы рухы булгандыр. Самарада укытучыларымның шундый мөнәсәбәте минем өчен зур терәк булды.
Осталык дәресләрендә, курсларда катнашасызмы?
Күбрәк заманча сәнгать юнәлешендә белем алам. Дөресен генә әйткәндә, буш вакытымда иҗат белән утырырга яратмыйм. Миңа актив ял кирәк. Спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә яратам. Эш белән ялны аерырга тырышам. Чөнки иҗаттан һәрвакыт рәхәтлек алу өчен тормышта башка кызыксынулар да булырга тиеш.
Фото: © Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
«Зур шәхси күргәзмә оештырасым килә»
Шәһәрдән авылга күчкәч, иҗат итү процессы үзгәрдеме?
– Әйе. Авылда күбрәк иҗат итә башладым. Табигать кочагында эшләү бик рәхәт. Шәһәрдә күз дә, баш та тиз арый.
Татарстанда көндәшлек бармы?
– Көндәшлек күбрәк техникалар өлкәсендә бар. Заманча сәнгать кызыклы, чөнки анда һәрвакыт яңа алымнар барлыкка килә. Бер-берсенә туры килмәгән материалларны берләштерәләр: агач белән пыяла, тукыма белән пыяла һәм башкалар.
Мәсәлән, «Хәтирә» сериясендә кулланылган технологияне эшләп чыгару өчен миңа бер ел вакыт кирәк булды. Шуңа күрә кабатлаулар булмасын өчен иҗат эчлеген мөмкин кадәр азрак күрсәтергә тырышам.
«Хәтирә» – акрынлап югалып бара торган, икенче планга күчә баручы мәдәният турында. Бүген күпләр татар милли киемен театр костюмы итеп кенә кабул итә. Ә бит чынлыкта ул бөтенләй башка булган. Татар киеме һәрвакыт нәфис, зәвыклы, төсләре дә күпкә тыйнаграк. Минем өчен ул инде хәтергә әверелгән матурлык. Бу серия шуны чагылдыра.
Илһамны кайдан аласыз? Башка рәссамнарның иҗатын күзәтәсезме?
Гадәттә башка өлкәләрдән илһам алырга киңәш итәләр. Табигатьтән, кинодан, модадан. Ә менә башка рәссамнарның эшләреннән илһам алу белән сак булырга кирәк. Безнең хәтердә күргәннәр барыбер сакланып кала. Картина ясыйсың да: «Мондый әйбер беркайда да юк», – дип уйлыйсың. Ә ул бер ай элек күргән картина булырга мөмкин. Шуңа күрә күргәзмәләргә йөрергә кирәк. Анализларга, өйрәнергә, илһамланырга. Ә аннан соң башны чистартып үзеңнекен иҗат итәргә. Инде әзер идеялар җыеп кына чын сәнгать тудырып булмый.
Фото: © «Чәчәклек» сериясенә кергән картина. Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
Сезнең картиналардан тыш открыткалар, саннар буенча ясала торган картиналарыгыз да бар. Остаханәләр дә үткәрәсез. Бу үз идеяләрегез идеме?
– Күпчелеге кешеләр соравы буенча туды. Мәсәлән, саннар буенча ясала торган картиналар ясау идеясен миңа блогыма язылучыларның берсе тәкъдим итте.
Мин кешеләрнең сәнгать белән төрле форматта таныша алуын телим. Барысы да оригинал картина сатып ала алмый бит.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Зур күргәзмәләр турында хыялланасызмы?
Әлбәттә. Зур шәхси күргәзмә оештырасым килә. «Хәтирә» сериясен иске Г. Камал театры бинасында тәкъдим итү турында хыяллана идем.
Минем картиналарым Дубай, Истанбулдагы күргәзмәләрдә тәкъдим ителгәне бар. Әмма күп кенә картиналар шәхси коллекцияләргә китә яисә Казандагы җәмәгать урыннарын бизи.
Фото: © «Ай белән Кояш» («Хәтирә» сериясе). Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
«Беренче очрашуда ук тәкъдим ясады»
Гаиләгездә иҗат кешеләре бармы?
Энеләрем белән сеңелем музыка уен коралларында уйныйлар. Әнием бик матур рәсем ясый иде. Балачакта әнием минем өчен иң зур рәссам булды.
Дингә ничек килдегез?
Алты яшьләр тирәсендә әби белән бабай мине мәдрәсәгә бирде. Үсмер чакта инде намаз укый башладым. Самарада мөселман лагерьлары, төрле очрашулар күп иде. Дусларым белән бергәләп динне өйрәндем.
Тормыш иптәшегезне сайлаганда да уртак кыйммәтләр мөһим булдымы?
– Әлбәттә. Бу икебез өчен дә иң мөһим шартларның берсе иде. Әгәр син дин юлына басасың икән, ул да шул юлда булырга тиеш. Әгәр син намаз укыйсың икән, ул да укырга тиеш. Бу гаилә тормышын күпкә җиңеләйтә.
Ирегез белән ничек таныштыгыз?
Татар мәктәбенә күчкәч, без бер парта артында утырдык. Якынча ике ел бергә укыдык. Ул вакытта ук китапларымны күтәрешә, игътибар күрсәтә иде. Соңрак мәктәптән китте. Нәкъ менә шул вакытта аның миңа мөһим булуын аңладым. Эмоциональ яктан да, дингә карашы буенча да ул миңа бик туры килә иде.
Бервакыт сыйныфташлар белән очраштык. Шуннан соң тормышыбызны бергә бәйләргә кирәк дигән карарга килдек. Беренче очрашуыбызда ул миңа тәкъдим ясады. Ислам буенча, әгәр кеше сиңа туры килә икән, мөнәсәбәтләрне озакка сузу дөрес түгел. Ләкин безгә ул вакытта нибары 17 яшь иде. Шуңа күрә бу күбрәк үзара сүз бирү булды. Башта икебезгә дә үсәргә, белем алырга, тормышта үз урыныбызны табарга кирәк иде. Өйләнешкәндә миңа 21 яшь булды.
Фото: © Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
Ирегез иҗатыгызны тәнкыйтьлиме?
Әйе. Ул минем белән мәктәп елларын да, университетны да, иҗади үсешнең бөтен этапларын да узды. Архитектура факультетына кергәндә ничек борчылганымны да, иҗат юлындагы авырлыкларны да күрде. Шуңа күрә аның зәвыгы да минем белән бергә үсте.
Хәзер ул – минем иң төп тәнкыйтьчем. Әгәр дә картинада нәрсәдер уңышсызрак килеп чыккан икән, ул аны турыдан-туры әйтә.
Кайберәүләр рәссамга: «Миңа бу өлеше ошамый», – дип әйтергә курка. Ә ул әйтә, һәм бу миңа чыннан да ярдәм итә. Остаханәне үз куллары белән ясап бирде. Ул миңа сүзе белән дә, гамәлләре белән дә булыша.
Ирегез дә иҗат кешесеме?
Әйе, ләкин башка юнәлештә. Ул артистлыкка сәләтле, үз блогын алып бара. Аның иҗаты башка төрле.
Фото: © Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
Сезнең ирегез белән бизәнү әйберләре бренды да бар. Бу идея ничек туды?
Бу уртак идея. Маркетплейслар белән озак эшләгәннән соң үз эшебезне башлап карарга теләдек. Бизәнү әйберләрен ясарга омтылыш һәрчак бар иде.
Үз гаиләгездә нинди традицияләрне сакларга телисез?
Иң элек – җылы сүзләрне. Мәсәлән, иремнең әбисе аңа кечкенәдән: «И-и, бәбекәм!» – дип әйтеп аркасыннан сөйгән. Хәзер ирем дә миңа шулай дәшә. Мондый сүзләрдә бик зур җылылык бар. Аларны сакларга кирәк.
Күп кенә сакларга теләгән хисләрем, хатирәләрем инде картиналарымда да чагылыш тапты. Мәсәлән, «Урын җитәрлек» дигән картинамда әби йортындагы балачак хатирәләре ята. Чыннан да әби йортында күп кунак җыела иде. Кунакларга идәндә дә урын җәяләр иде. Мин дә шунда йоклый идем.
Фото: © Гүзәл Хәйбуллова тәкъдим иткән фотолар кулланылды
Гаилә традицияләренә килгәндә, бездә күбрәк милли ашлар сакланган. Мәсәлән, кыстыбый рецепты, җәй көне җиләк җыю, ашап туйгач, суыткычка тутырып кую гадәте – болар да минем өчен кадерле традицияләр.
***
Гүзәл Хәйбуллова белән сөйләшкәннән соң, аның картиналарындагы җылылык очраклы гына түгел икәненә инандык. Ул аны махсус тудырырга тырышмый. Бу җылылык рәссамның үзеннән килә. Бәлки шуңа күрәдер дә аның картиналары остаханәсеннән, күргәзмә залларыннан чыгып, кешеләрнең көндәлек тормышында да үз урынын таба алган.