
Рассадага суны дөрес итеп сибү мөһим. Уңыш мул булачагы, тамырлары яхшы булачагы да шуңа бәйле. Дөрес сугару өчен киңәшләрне «Аргументы и факты» газетасы яза.
«Суны рассаданың тамырына гына сибәргә кирәк, һич кенә дә өстенә сибәргә ярамый. Су краннан агызып кына алынган, салкын булырга тиеш түгел, ә бүлмә температурасында булырга тиеш, юкса, температура уйнау аркасында үсемлекләр үләргә мөмкин. Чәйнектән яки кечкенә шешәдән сибү әйбәтрәк булыр. Су сибү ешлыгына килгәндә, барысы да рассада үсә торган бүлмәдәге температурага бәйле», – дип киңәш итә Красноярск өлкәсе бакчачылар союзы рәисе Валерий Гладчук.
Дача тотучыларның күбесе шәһәрләрдә панель йортларда яши, рассаданы тәрәзә төбендә үстерә. Әгәр фатирда эссе икән, җитмәсә җылылык торбалары да эшләп торса, туфрак тиз кибә. Туфрак артык дымлы да, коры да булырга тиеш түгел.
Рассада шытып чыга башлагач, төнге температураны кисәк төшерергә кирәк, ул +10 градустан да артык китәргә тиеш түгел, чөнки барлык үсемлекләр дә нәкъ менә төнлә үсә. Температура югары булганда, алар сабак җибәреп, озын булып үсә. Беренче 7-10 көндә көндезге температура +15..+18 градустан да югары булырга тиеш түгел.