Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рассада савытындагы күгәрек гөмбәсеннән ничек котылырга?

Корица күгәрек гөмбәсенә каршы табигый чара булып санала.

news_top_970_100
Рассада савытындагы күгәрек гөмбәсеннән ничек котылырга?
https://pixabay.com/

Яз көне бакчачылар кечкенә контейнерларга орлык чәчеп, рассада үстерергә керешә. Тик үсемлек савытлары кырыйларына күгәрек — сапрофит гөмбәсе чыга башлый. Шуннан котылу киңәшен «Челнинские известия» сайты яза.

Гөмбә чыгу үсемлек савытына яктылык җитми, һава алмашы начар дигән сүз. 

Күгәрекне бетерү өчен, туфракның өске катламын алып ташларга кирәк. Аннары корица сибәргә була. Корица — табигый фунгицид, гөмбәләргә каршы чара булып санала. 

Савытларны кояшлы урынга куегыз, туфрак кипкәнче, берничә көн су сипми торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100