Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рассада нык булсын өчен йөзем җимешен ничек кулланырга?

news_top_970_100
Рассада нык булсын өчен йөзем җимешен ничек кулланырга?
"Татар-информ" архивы

Рассада нык булып үссен өчен, оста бакчачылар йөзем җимешен дә файдалана. Бу турыда «Киңәшләр» сайтында язылган.

Йөзем җимеше төнәтмәсендә витаминнар һәм микроэлементлар күп була. Шулай ук анда глюкоза да бар. Яшь үсентеләргә нәкъ менә глюкоза да кирәк.

Бер уч йөзем җимешенә 1 литр кайнар су салып, 1 сәгать чамасы төнәтегез. Сыеклык бүлмә температурасына кадәр суынгач, сөзегез һәм рассадага сибегез. Йөзем төнәтмәсе сипкәнче, туфракка чиста су сибеп, чылатыгыз.

Рассада утырткач, үсентеләр шытып чыкканнан соң 2-3 атна узгач, йөзем төнәтмәсен сибәргә була. Процедураны 10 көнгә 1 тапкыр кабатларга мөмкин. Төнәтмә тулысынча табигый булу сәбәпле, аны артык куллану куркыныч юк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100