«Яңарыш»та эшләү дәверендә бик күп кешеләр белән танышырга, әңгәмә корырга туры килә. Алар турында язып кына калмыйсың, һәрберсенең тормышыннан үзеңә нидер аласың, матур фикерләрен күңелгә салып куясың, күп кенә аралашулар үзе бер якты истәлек булып уелып кала да яшәүгә көч, мәгънә өсти.
Менә шундый очрашуларымның берсе Можгада яшәүче кабатланмас шәхес Рәшит Наил улы Абашев белән булды. 1927 елдан бирле ябылмыйча бүгенге көнгә кадәр эшләүче «Красная звезда» («Кызыл йолдыз») предприятиесе белән җитәкчелек итә ул. Әлеге оешма үзе генә дә никадәр тарихны, кешеләр язмышын эченә алган. Ә шундый зур тарихка ия оешма белән җитәкчелек итү никадәр җаваплылык таләп иткәнен Рәшит Наил улы үзе генә аңлый. Быел 30 апрелендә аның «Красная звезда» предприятиесен җитәкләвенә 35 ел тула икән.
Танышу
Тормыш бер урында гына тормый, яшәү тәртибе үзгәреп тора. Оешма да шушы үзгәрешләрне үз сулышы белән тоеп, аңа яраклашып эшли. «Красная звезда» да шушы елларда ничәмә тапкыр күтәрелеп, ничә тапкыр түбәнгә төшкән. Ә шуларның шатлыгын да, ачысын да җитәкче кеше үз күңеле аша үткәрә.
Ә Рәшит Абашевның предприятиегә килү тарихы ничек булган? Бу хакта һәм оешманың эшчәнлеге, үткән юлы, бүгенгесе турында без без аның белән сәгатьләр буена сөйләштек. Үз эшенә җаны-тәне белән шулкадәр бирелгән кешене беренче тапкыр очратам.
«Бүген безнең урманга барасы көн иде. Сез киләм дип шалтыраткач, урманга иртә таңнан ук киттек, әле менә яңа гына кайттык. Шушындый эш киемендә булуыма гаҗәпләнмәгез инде», – дип каршы алды ул мине.
Урманда нишлисез? – дип кызыксынам, шушындый зур предприятие белән җитәкчелек итүче, җитмәсә, депутат булган кешене урманда эшләп йөрүен күз алдына китерә алмыйча.
Предприятие өчен урман кисәбез бит, аннан шул агачларны эшкәртәбез. Киселгәннәре урынына яңасын утыртабыз, – ди ул.
Үзе турында таныштыруны сорагач, Рәшит абыйның сүзне ата-бабаларыннан башлавы миндә аеруча хөрмәт уятты. «Кем сез?» дигән сорауга җавапны ул тамырлары, нәселе турында сөйләүдән башлады. «Ата-бабаларым Удмуртиянең Юкамен районы Палагай авылыннан. Абашев нәселенең башлангычы 1620 елларга барып тоташа. Әтием ягыннан бабай да, әби дә Абашев фамилияле булган», – дип сөйләп китте.
Ул якларда авыллары-авыллары белән бер фамилияне йөртәләр...
Әйе, нәкъ шулай, бу элек-электән килә. Безнең авыл бик диндар булган. Палагайда муллалар мәктәбе, мәдрәсә, мәчет эшләгән. Әби-бабамның зур китапханәсе булган. Алар искечә язганнар. Бабам 1911 елгы. Ул фин сугышына кадәр урман әзерләү эшендә булган. Ә 1941 елның язында Камбарка районында, Шолья тимер юл разъезды янында, хәрби лагерь төзелә, аның базасында 98нче укчы дивизия оештырыла. Бабамны шунда хәрби әзерлек үтәргә җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башланганчы, 1 атна алдан, 15 июньдә, дивизия составына кергән 10 980 кешене эшелонга төяп Көнбатышка җибәрәләр. Бабам сугышта һәлак була. Ул Иске Русьта җирләнгән. Каберен күптән түгел генә таптык.
Әби үлгәч, алардан калган бай дини китапханә таралып беткән. Әни бары тик Коръәнен генә алып калырга җитешкән. Әлеге Коръән эчендә бабамның метрикасы сакланып калган.
Мин Палагайга барып йөрим. Булдыра алганча әби-бабаларым яшәгән авылга ярдәм итәргә тырышам. Мәчеткә җылыткыч торбалар урнаштырырга ярдәм иттем. Палагайга оныгымны алып кайтып: «Менә бу – синең бабаларыңның нигезе», – дип күрсәтеп килдем. Аңа 13 яшь. Әти-әниемә килгәндә, алар – 1931-1933 елгылар. Гомер буе урман сәнәгате хуҗалыгында эшләделәр. Мин дә алар янында бәләкәйдән урман хуҗалыгы эшендә чыныгып үстем. 12 яшьтән бирле әти-әнигә кушылып, урман комбинатында эшләдем. «Дубитель»гә агач кайрысы тапшыра идем, вагон бушаттым. Леспромхоз ликвидацияләнгәч, әти-әни Можга ит комбинатында эшләделәр.
Без – әни, әти, энем һәм мин – барыбыз бергә леспромхозда эшләүгә 130 елыбызны багышлаганбыз. Әти үзе генә дә 45 ел гомерен урман хуҗалыгына багышлады. Әниемнең тамырлары Кукмара районы Адай авылыннан. 1935 елда әти-әнисе Можга якларына – Горняк авылына күчкәннәр. Бу авыл известь табу эше белән танылган. Сугыш вакытларында аны күпләп чыгарганнар. Чөнки корыч койганда известь кушалар. Әни удмурт мәктәбен тәмамлаган. Өч телне дә яхшы белде.
Өйдә һәрвакыт татар телендә сөйләштек. Безне, татарча күбрәк сөйләшсеннәр өчен, әбигә дә җибәрәләр иде. Мин Можга шәһәрендә мәктәпне тәмамладым. Рәсми рәвештә хезмәт юлымны 1975 елда Можга урман комбинатында станокчы вазифасында башладым. Шул ук елны хәрби хезмәткә алындым. Хезмәт итеп кайтканнан соң, урман комбинатында станокчы, слесарь, шофер булып та эшләдем. Тормышым урман хуҗалыгы, агач эшкәртү белән бәйле булачагын аңлаганмын, күрәсең. Читтән торып укып, 1981 елда Сарапул механика техникумында агач эшкәртү буенча техник-технолог белгечлеген алдым. Аннары Архангельск урман-техник институтына агач эшкәртү буенча инженер-технолог белгечлеге буенча укырга кереп, 1984 елда югары белемгә ия булдым.
Бүген эшләгән предприятиегә ничек килүегез турында сөйләгез әле.
Аңа кадәр белгечлегем буенча тәҗрибә тупларга өлгергән идем инде. Можга урман комбинатында өлкән инженер, рәис урынбасары. Можга урман комбинаты җитәкчесе булып эшләдем. Хезмәт юлымны түбәннән, иң гади һөнәр иясе булып башлап, үз көчем белән күтәрелсәм дә, әти-әни эшләгән җирдә җитәкче булып эшләвем күңелне кырып тора, кыенсыну тудыра иде. Читтән, чынбарлыкны үз күзләре белән күрмәгән кешеләр төрлечә фикер йөртергә мөмкиннәр бит. «Красная звезда» предприятиесенә җитәкче итеп эшкә чакырылгач, бу оешмада туганнарсыз, үзем генә эшләячәгемне белеп, ниндидер бер җиңеллек тойдым. Шул ук вакытта данлыклы зур предприятиене үз өстемә алу ул бик зур җаваплык та иде. Баштарак киңәшер кешем дә юк иде.
Дөнья куласа – әйләнә дә бер баса
«Красная звезда» Россиядә балалар өчен җиһаз җиткерүче эре предприятиеләрнең берсе иде. Советлар Союзында продукциябезнең 85 проценты чит илгә чыгарылды. Алар арасында союздаш республикалар белән беррәттән Казахстан, Беларусь, Украина, Әрмәнстан, Грузия, Литва, Латвия, Эстония, Монголия, Эфиопия, Ангола, Куба кебек илләр дә бар иде. Советлар Союзы таркалгач, аларның акчалары үзгәрде. Без экспортны югалттык. Безгә бик авыр заманнар башланды. Аңа кадәр без 27 миллион линейка гына ясасак, аннан соң 3 ел линейканы бөтенләй ясамадык. Әкренләп үз илебез сәнәгатенә яраклашырга туры килде. «Подольск» фабрикасына тегү машиналары өчен өстәлләр җитештерә идек. Ул да ябылды. «Маяк» сәгатенә каркаслар ясый башладык. Күргәнегез бардыр күкеле сәгатьләрне.
Бераздан алар да ябылды. Өстәлләр, урындыклар ясадык. Бик авыр чор булды. 1996 елда караватлар өчен комплекслар җитештердек. Славяннар белән эшли башладык. «Можга» – «Красная звезда» дип язылган караватлар эшләдек. Әкренләп кризистан чыктык. 1985 елда бездә 700 кеше эшләсә, 1991 елда 320гә калды. Аннары кыен вакытларны ерып чыккач, һәр ел саен киредән эш күләме, кешеләр саны арттырылды. 2010 елда 1100 хезмәткәр эшли иде. Заман белән бергә үстек, җиһазлар үзгәртелде, технологияләр яхшырды. Экспортны яңадан 58%ка җиткердек. АКШ, Германия өчен продукция җитештерелде. Һәм, ничек кенә кызганыч булмасын, бүгенге көндә хәлләр тагын мөшкелләнде. Бу – санкцияләр нәтиҗәсе, экспортка юллар ябылды. Бүген күпчелек үзебезнең ил халкы өчен продукция җитештерәбез. Хәзер бездә экспорт нибары 9% ны тәшкил итә. Илебез халкы ихтыяҗын канәгатьләндерә торган продукция эзлибез, аларны тәкъдим итәбез, күргәзмәләрдә катнашабыз. Кулыбыздан килгәннең барысын да башкарачакбыз, Аллаһ боерса», – ди Рәшит әфәнде.
Ул Можгада СВОда хезмәт итүче солдатларга ярдәм итү эше белән шөгыльләнүче Гүзәлия Усимова белән тыгыз эшләве, яугирләргә даими ярдәм күрсәтүләре турында сөйләде. Хәзер дә алар СВОга утын җибәрү өчен поддоннар әзерләгәннәр. Моннан тыш уңайлы махсус тартмалар һәм башка кирәк-ярак җитештерәләр. Бөек Ватан сугышы вакытында да биредә төрле әрҗәләр, гимнастеркалар, бияләйләр теккәннәр. «Хәзер тагын шундый вакытларга әйләнеп кайттык. Хәзер фабрикада 300дән артык кеше эшли. Вазгыять бүген дә яхшылардан түгел», – ди Рәшит Наил улы. Бүгенге көндә дә предприятие балалар өчен җиһазлар җитештерүне беренче планга куя. Балалар өчен комлыклар, өй каршына урнаштыра торган балалар шәһәрчекләре, шуу өчен таулар, уенчыклар, яңа туган балаларга караватлар, бишекләр, атынгычлар, берсеннән-берсе матур комодлар һәм башкалар.
Оешманы дөньяга таныткан линейка
Предприятиенең биналары шактый күп. Шуларның берсендә урнашкан цех белән таныштырды Рәшит Наил улы. «Биредә күргәзмәгә әзерләнәбез. Җиһазларны башта монда җыябыз, карыйбыз. Комплексларга нидер җитмәсә, өстибез, яки киресенчә, алып атабыз. Менә монысы – авыр хәлдә ятучы хасталар өчен карават. Караватны җәю, күтәртү автоматлаштырылган. Аның белән пульт ярдәмендә идарә итәсе. Мондый караватларны, күпләп, чит илләргә саттык. Бездә әллә ни күп сатылмады. Ни дисәң дә, безнең халык тормышларына яңалык кертүдә калыша», – дип әлеге караватны эшләтеп тә күрсәтте. « Ә бу маятник – безнең шәхси эшләнмә, аны 2000 елда патентладык. Андый үзебез уйлап тапкан 56 патентлы эшләнмә бар.
Вакытлар үзгәрә, заманга ияреп, кулланышта булган җиһазлар да үзгәрә. Элек безнең заводта атлар өчен тәгәрмәчләр һәм арбалар ясаганнар. Алар музеебызда саклана», – ди Рәшит абый. Без әлеге музейда да булдык.
Предприятие СССР заманында күпләп линейка ясап сату белән шөгыльләнгәч, «Красная звезда»ның 85 еллык юбилеена үз һәйкәлен булдыру турында сүз кузгалгач, шундук, һәйкәлдә линейка булырга тиеш, дигән карарга килгәннәр. Музейга юл тотканда әлеге һәйкәлне дә карап үттек. «Ә нишләп Җир шары янәшәсендә?» – дип кызыксынгач, әңгәмәдәшем: «Безнең линейка бөтен Җир шарын урап чыкты бит һәм танылды», – дип аңлатты. Бу линейканың үзенә дә узган ел 91 яшь тулган икән бит инде. Барлыгы предприятие тарафыннан 1475 150 000 линейка җитештерелгән. «Мәскәүдә ВДНХ да безнең линейка тора. Мәскәүдә «Детский мир» кибетенең икенче катында балалар продукцияләре музее бар. Анда да без ясаган уенчыклар, балалар җиһазлары шактый. Шулар исәбендә уенчык сүтелеп җыела торган агач йортлар да бар. Сезнең балачагыгызда булдымы ул конструктор?!» «Минем балачагымда юк иде. Ә менә балаларымның андый уенчыгы бар иде. Димәк, әле дә ул уенчык җитештерелә?» – дип сорыйм.
Вакыт-вакыт ул җыелма йортларны ясыйбыз. Балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары җитештерү кыш айларында туктап тора. Апрельдә янә башлыйбыз.
Музейда миңа балачактан таныш җиһазлар күп. Мисал өчен агач «Дракоша», «Снеговик», «Космос» чаңгылары, пенал, домино, чыршы бизи торган уенчыклар, әйтерсең, мине янә кадерле балачагыма алып кайтты. Менә кайда эшләнгән икән бит алар!
Андый уенчыкларга килгәндә, Рәшит Абашев «Интеллектуаль уеннар» китабын язган Борис Никитин белән шәхсән танышып, алар бергә балаларның аңын үстерүгә юнәлтелгән дидактик һәм башваткыч әсбаплар да җитештергәннәр.
«Дөнья сәясәте – оешма үсешен, оешма үсеше кешеләр язмышын хәл итә»
«Красная звезда» оешмасының музее бик зур һәм мәгълүматка бай. Предприятиедә эшләгән барлык хезмәткәрләр турында белешмә саклана. Элек алар бик матурлап кулдан язылып теркәлеп барган. Ул хезмәткәрләр арасында татар исемнәре бик күп.
«Безгә еш кына мәктәпләрдән, чит төбәкләрдән экскурсиягә киләләр. Без аларга 1927 елда 2-3 кеше эшләгән артельдән зур предприятиегә кадәр үткән үсеш юлын, үзебез җитештергән продукция турында күзалларга ярдәм итәбез. Бездә эшләгән хезмәткәрләр арасыннан 132 кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыш елларында биредә букчалар, хром итекләр теккәннәр. Кирпеч сугу, кадак ясау һәм хәтта квас җитештергән еллар да булган. Үзен яшәтү өчен бөгелгән-сыгылган, әмма сынмаган оешма. Шуңа күрә иңемдә икеләтә һәм аннан да артык җаваплылык тоеп эшлим. Дөнья сәясәте – оешма үсешен, оешма үсеше кешеләр язмышын хәл итә. Ә кыскартулар, авыр вакытларда хезмәткәрләргә эш хакы түләү мәсьәләләре – алар бар да җитәкче йөрәге аша уза. Төн йокылары бетә», – ди Рәшит әфәнде.
Әйе, музей диварында урнаштырылган төрле елларда никадәр хезмәткәрләр эшләү турындагы диаграммада саннар гына тезелеп китсә дә, күпме сыкрау һәм язмыш мәрхәмәтсезлеге дә чагыла аларда. 1927 елда 5 кеше эшли, 1929 елда – 35 кеше, 1930 елда – 95, сугыш беткәндә – 700дән артык. Аннары 700дән 300гә төшүләр, бу бит илнең иң авыр заманнарында эшсез калган кешеләр язмышы турында сөйли.
«Начар инженер булганга караганда, яхшы балта остасы булу күпкә яхшырак»
Сез нинди девиз белән яшисез?
Кешегә зыян китермәскә! Бу – иң мөһиме. Әгәр сиңа нәрсәне дә булса ышанып тапшырганнар икән, син аны үтәргә тиеш. Әгәр кеше үсәргә тели икән, ул максат белән яшәргә тиеш. Максат бар икән, сәламәтлек кенә булсын, ул барыбер чынга аша. Әгәр максат куеп та чынга ашырып булмый икән, хәлне анализлау, башка юл эзләү зарур. Максатыңа ирешкәч тә туктап калмыйча, яңа максат кую мөһим. Шул чакта гына үсештә була аласың.
Гаиләгез турында да сөйләп үтсәгез иде. Балаларыгыз сезнең юлдан барамы?
Тормыш иптәшем Гөлфирә Можганыкы. Без аның белән 2 ул тәрбияләп үстердек.
Улым Артур Можгада яши. Н.В. Верещагин исемендәге Вологда дәүләт сөт хуҗалыгы академиясендә сыр җитештерү буенча белгечлек алды. Медицина буенча да укыды. Бүген «Красная звезда» предприятиесендә эшли. Улым Марат Ижауда заводта хезмәт куя. Һөнәргә килгәндә, минем фикеремчә, начар инженер булганга караганда, яхшы балта остасы булу күпкә яхшырак. Шуңа күрә балаларга беркайчан да, «син менә шундый урында эшләргә тиеш» дип, үз фикеремне такканым булмады. Можгадагы улым дингә тартылды, гарәпчә өйрәнде, мәчеткә йөри.
Рәшит Абашев үзе дә мәчеткә, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясенә, башка халыкларның милли оешмаларына, «Яңарыш» газетасына ярдәм итеп тора. Бу хакта аның эш бүлмәсендәге бихисап Рәхмәт хатлары, грамота һәм дипломнар сөйли. Хезмәттәшләре аның турында: «Ул беркемне дә эзләп, көтеп тормаячак, кирәк икән станок артына басып, ничек эшләргә икәнен үзе күрсәтә, кирәк икән – сүзе, эше белән ярдәмгә килә. Тиеш булса, җитди, кискен дә була ала», – диделәр. Әйе, Рәшит Наил улының нәкъ шушы сыйфатлары предприятиене заманнан бер адым алда атларга, яңадан-яңа эш ысуллары үзләштерергә ярдәм итәдер дә. «Красная звезда» кебек бай тарихлы, данлыклы оешма белән нәкъ безнең милләттәшебез Рәшит Абашев җитәкчелек итүе – зур горурлык.
Рәшит Наил улы Абашев турында кыскача белешмә:
Туган елы: 14 декабрь 1956 ел.
1989 елдан – директор, генераль директор, «Красная звезда» Можга агач эшкәртү халык предприятиесе эшчеләр акционерлык җәмгыяте.
Дәүләт бүләкләре, исемнәре, бүләкләүләре: 2002 елда II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале. Удмуртия Республикасының атказанган сәнәгать хезмәткәре. Удмуртия Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы, «Удмуртия Республикасы Дәүләт Советына 20 ел» истәлекле медале, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының Мактау грамотасы, 2004 елда Удмуртия Республикасының тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә иң яхшы менеджеры, 2006 елда Россия Федерациясенең Топ-менеджеры, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархының истәлекле грамотасы, Можга шәһәренең Мактаулы гражданины.
Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре, табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссиясе әгъзасы.
2012 елдан Удмуртия республикасы Дәүләт Советы депутаты.