Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Низамов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә гаиләсендәге иң шатлыклы вакыйгаларның берсе белән уртаклашты. Аның олы улы Рүзәл өйләнде!
Искәртеп үтәргә кирәк, яшьләрнең никах тантанасы август башында ук булган иде. Никахны яшьләр кәләшнең туган яклары - Минзәләдә уздырды. «Туй 28 августка билгеләнгән. Никахны кодалар ягы уздырса, туй мәшәкатьләре безнең өстә булачак», - дип сөйләгән иде Рәсим Низамов «Интертат»ка.
Инде көтелгән туй мәҗлесе дә гөрләп узып киткән. Тантаналы чара Казанның затлы рестораннарының берсендә, бик җылы мохиттә узган.
Язылышу тантанасын телевизион тапшырулар алып баручы Ландыш Хөсәенова үткәргән.
«Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовның олы улы өйләнде! Энҗе Азатовна белән бик уңган, лаеклы уллар үстергәннәр алар, күз тимәсен! Килен дә сыната торганнардан түгел – Минзәләнең Дәвек кызы – бар яктан да булган Сәрия», — дип язган ул үзенең сәхифәсендә, шулай ук күңелле видеолар куеп.
Кияү белән кәләшне котларга дип килгән кунаклар арасында ИлСаф, Илсур Мортаза, Фирзәр Мортазин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Алсу-Азат Фазлыевлар, Марат Яруллин кебек сәхнә йолдызлары да булган. Рәсим Низамов та якыннарына иң популяр җырларын бүләк иткән.