news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәсим Низамов: «Тормыш иптәшем белән бергәләп тавыш бирдек»

news_top

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов сайлауга тормыш иптәше Энҗе белән килгән.

«Иң беренчеләрдән булып диярлек, участок ачылуга ук сайлауга бардык. Тормыш иптәшем Энҗе белән бергәләп тавыш бирдек. Гаилә белән бардык сайлауга, дип тә әйтә алабыз. Чөнки хәзер икәү генә калдык инде, балалар үсеп җитте, һәркайсының үз тормышы, үз юлы», – диде ул «Интертат»ка.

Низамов фикеренчә, сайлауларда катнашу – кешенең шәхси теләге кенә түгел, ә турыдан-туры бурычы.

«Сайлау – ул һәр кешенең гражданлык бурычы. «Мин бармыйм» дигән сүз булырга тиеш түгел. Безнең гаиләдә һәрвакыт шулай булды – бардык, сайладык. Һәр кеше үзенең шушы бурычын үтәргә тиеш дип саныйм», – дип ассызыклады ул.

Фото: Рәсим Низамовның шәхси архивыннан

Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар