Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәсим Низамов – легендар җыры турында: «Андый җыр буламыни», – диючеләр булды

Мин шагыйрьнең сүзен җиткерергә теләдем, ди җырчы.

news_top_970_100
Рәсим Низамов – легендар җыры турында: «Андый җыр буламыни», – диючеләр булды
Фото: Рамил Гали / "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән Айгөл Нәбиуллинаның иҗат кичәсендә очраштык. Форсаттан файдаланып, аңа сораулар бирдем.

Эшләрегез ничек бара?

Эшлибез, җырлыйбыз. Җырдан туктаган юк. Яңа җырлар әзерләнә. Яңа җырлар, эшлисе эшләр күп, һәрберсенә көч табарга гына кирәк. Иҗат бит шундый нәрсә, туктап торасың да, яңадан-яңаларына алынасың, аңа импульс, этәргеч булырга тиеш. Бер җөмлә белән әйткәндә, җырланмаган әле безнең җыр.

Бу сезон инде төгәлләнүгә бара. Көзгә чыккач, Казанда үз концертымны оештырырга җыенам.

Күптән шуны сорыйсым килеп йөри иде. «Каеннар арасында» җыры белән халыкка нәрсә җиткерергә теләдегез?

Үземнекен генә түгел, мин шагыйрьнең сүзен дә җиткерергә теләдем. Сүзләре – Роберт абый Миңнуллинныкы. Төрлечә аңлаган кеше булгандыр, төрле фикерләр ишетелде. «Андый җыр буламыни?» – диючеләр булды. Җырның ертыгы юк, дибез. Роберт абый белән киңәштек. «Син җырла, мин җавабын үзем бирермен», – дигән иде. Чыннан да, җавабын да бирде гаепләүчегә. «Син бит шигырь аңламыйсың, булсаң да ил агасы. Миңа каен – сылу бер кыз, сиңа – утын агачы», – дип, тотты да сүкте.

Роберт абыйга багышланган кичәдә Клара апа (Роберт Миңнуллинның хатыны) белән сөйләшкән идек. «Бу шигырь без егет белән кыз булып йөргәндә язылган иде. Аның шундый гадәте бар иде: күрә, яза да куя. Кайдандыр кайтып барганда, мин ак күлмәктән каеннар арасында җилбәзәкләнеп йөргәнмен, ул сырлап куйган», – дип шаярып сөйләгән иде. Җыр буларак 1997 елда чыкты, ә шигырь язылуына 30 еллап булгандыр. Җырның танылуының сәбәбе дә шигъри шаяру булудадыр. Матур гына җыр булып, халык күңеленә кереп китте.

Мактасаң да, сүксәң дә, минем визит карточкасы инде ул.

Бүгенге көндә дә еш сорыйлар. Ул вакытта мин дә – халык арасына яңа чыккан тавыш, җыры да үзенчәлекле булып, халык күңеленә кереп киткәндер. Ул җырга басым да күп булды. Клибы та төшерелде, телевидениедә дә күрсәтелде. Бөтен факторларның тәңгәл килүе булган. Җырны җиткерү – бик нечкә әйбер. Кайбер чакта шулкадәр яхшы җыр дип җырлыйсың, үзеңә ошарга мөмкин, ә халыкка үтеп керәме әле.

Рәсим Низамов белән эксклюзив интервьюны да укыгыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 март 2025
    Исемсез
    Аңламыйсың син шигырьне булсаң да ил агасы, миңа каен - сылу бер кыз, сиңа - утын агачы дип язган иде мәрхүм Роберт ага мәрхүм Туфан ага тәнкыйтеннән соң…
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100