Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раштуа төнендәге сәер яктылыкның сәбәбе билгеле?

Әлеге сәер яктылыкны республиканың җиде шәһәрендә яшәүчеләр, шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан халкы да күргән. Әлеге хәлнең шаһитләре сүзләренә караганда, төнлә күк йөзендә зәңгәрсу төстәге яктылык балкый, соңыннан шартлауга охшаган тавыш ишетелә, ә җирдә көчле вибрация була.

news_top_970_100
Раштуа төнендәге сәер яктылыкның сәбәбе билгеле?
- Күктә сәер яктылык күрдек. Ул табигый түгел, ничектер ясалма иде, җәй көнендә яшен яшьнәгән кебек. Салют түгел иде - дип сөйләде бу хәлнең шаһите Андрей Кибардин "Татарстан 24" телеканалына. 

Әлеге яктылык төшерелгән видео тиз арада интернетта таралды. Хәзерге вакытта Татарстанда  бу иң популяр видеороликлар. Шулай да, шаһитләр яңа видео һәм фотолар белән әле дә уртаклашалар.

Комментарийларда язылганча, бу хәлнең сәбәпләре төрле - подстанциядә шартлаудан алып, метиорит яңгырына кадәр булырга мөмкин диләр. Иң беренче аталган сәбәпләрнең берсе - кышкы күк күкрәү. Метеорологлар мондый хәлнең булуы мөмкин дип уйлый. 

- Кышкы күк күкрәү булсын өчен дүрт фактор булуы шарт. Нәкъ шушы шартлар Чаллыда 6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә күзәтелде,- дип уртаклашты метеоролог Тимур Әүхәдиев.

Можга, Ижау, Сарапулда да әлеге яктылыкны күргәннәр. Аларга яктылык кына күренеп калмый, ә җирдәге вибрация дә сизелә. 

Астрономнар да төшенкелеккә бирелергә һәм чит планета кешеләренең "очып" килүенә ышанырга ашыкмыйлар. Алар фикеренчә, яктылык реаль сәбәпләр аркасында килеп чыккан. Әлеге уникаль күренешне "Космопоиск" хәрәкәте белгечләре дә өйрәнә. Алар төрле табигый аномалияләрне тишкерү белән шөгыльләнәләр. 

- Удмуртиянең Татарстанга якын авылында яшүче бер ир-таның йортының тәрәзәләре чак кына ватылмый кала, чөнки анда вибрация бик көчле була. Минем уйлавымча, бу техноген сәбәпләр аркасында килеп чыккандыр, берәр производствода шартлау булырга мөмкин, - дип белдерде "Казан- Космопоиск" региональ бүлекчәсе җитәкчесе Мария Петрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100