Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рапиристка Камилла Гафурҗанова: «Мин Россиядәге хезмәт хакына эшләргә риза түгел»

Камилла Гафурҗанованы Татарстанның танылган рапиристкасы дип йөртәләр. Ул тумышы белән Казаннан, ләкин сигез ел Америкада яши. Туган ягын өзелеп яратуына карамастан, Татарстанга кире кайтырга җыенмый. Без Камилла белән Кушма штатлардагы тормыш, фехтование, татар теле һәм карантин турында сөйләштек.

news_top_970_100
Рапиристка Камилла Гафурҗанова: «Мин Россиядәге хезмәт хакына эшләргә риза түгел»
http://kazan2013.com/en

— Камилла, Америкага ничек барып эләктегез?

— Сан-Франциско шәһәренә мине тренер буларак чакырып алдылар.

— Сезне анда кияүгә чыгарга киткән дип сөйләгәннәр иде.

— Әйе, штатларга мин кияүгә чыгуым сәбәпле күчтем, ә Сан-Францискога — эш буенча. Мине АКШның иң көчле клубларының берсе — «Massialas Foundation» үзенә чакырып алды. Монда эшләвемә өченче ел китте.

— Туган ягыгызны ташлап, бер белмәгән илгә китәргә курыкмадыгызмы?

— Юк. Мин, гомумән, ниндидер маҗаралар һәм яңа әйберләр яратам. Беркайчан да икенче җиргә күчү, башка тел, ил, яисә инде культура аркасында курку хисе булмады. Бәлки, ике телле мохиттә яшәү дә ярдәм иткәндер.

— Әти-әниегез чит илгә китүегез турында нәрсә әйтте?

— Алар минем китүне ниндидер сюрприз, кискен үзгәреш кебек кабул итмәделәр. 17 яшемдә мин укырга дип Мәскәүгә киттем һәм җиде ел әти-әни белән яшәми идем инде. Алар өчен алай ук зур үзгәреш булмады. Бер генә аерма бар — хәзерге вакытта аларга бераз озаграк кайтырга туры килә.

«Баскетбол уйныйсым килү сәбәпле, фехтование белән шөгыльләнә башладым»

— Фехтование белән шөгыльләнү сезнең шәхси теләгегез идеме?

— Минем теләгем физик активлык белән шөгыльләнү һәм баскетбол уйнау иде. Мәктәптәге баскетбол секциясенә мине алмадылар, ә фехтование мәктәбендә малайлар тренировкалардан соң баскетбол уйныйлар иде. Бик баскетбол уйныйсым килү сәбәпле, фехтование белән шөгыльләнә башладым.

— Баскетболның сезнеке түгел икәнен аңлап, кайчан фехтование белән җитди шөгыльләнә башладыгыз?

— Үземә «баскетбол башка уйнамыйм» дип әйткән әйберне хәтерләмим. Бераз фехтованиегә тартыла башладым, тик баскетбол уйнауны да дәвам итә идек. Аннары параллель рәвештә фехтование ярышларында катнаша башладым. Россиянең кадет, яшүсмер һәм аннары зурлар җыелма командасына эләгүемне үзем дә сизми калдым.

— Баскетболдан мәктәп секциясенә эләгеп, баскетболчы карьерасы буенча киткән булсагыз, зур нәтиҗәләргә ирешкән булыр идегез микән?

— Мин начар уйнамаган булыр идем дип уйлыйм. Миннән яхшы уенчы чыгар иде.

— Профессиональ карьерагызда беренче җитди уеныгызны хәтерлисезме?

— Үземнең барлык уеннарымны хәтерлим, әмма беренче җитди уенымны әйтә алмыйм. Ләкин үзем өчен ниндидер психологик киртәне җиңеп чыга алган бер уен истә.

Мин Татарстанда үскән кеше, ә анда инде беләсез, олыларга карата хөрмәт зур роль уйный. Ул вакытта безнең командада миннән күпкә олырак танылган спортчы Светлана Бойко бар иде. Минем кумирым. Мин аңа гел үземнең сабый бала күзләре белән карый идем. Ул үзе дә озын буйлы, зифа, чибәр. Мин олыгайгач та, барыбер аның янында үземне бала кебек хис иттем. Беркайчан аның дәрәҗәсенә җитәрмен дип уйламадым да. Кайсыдыр Россия чемпионатында аңа каршы чыгыш ясарга туры килде. Уен алдыннан кәефем булмады, аны җиңүгә өмет итмәсәм була дигән фикердә идем. Ләкин көрәш ахырында исәп тигез булды. Шул вакытта: «Көрәшнең буеннан буена түзә алганмын икән, димәк, соңгы секундларга да түзәчәкмен», — дидем үз-үземә. Һәм мин җиңдем. Минем өчен бик мөһим мизгел булып истә калды бу. Башка кешенең яше һәм тәҗрибәсе — киртә түгел, мин һәркемгә дә тигез көндәш була алам, дигән нәтиҗә ясадым.

«Россиянең җыелма командасына эләгүем — чынга ашмастай хыял иде»

— Киләчәктә сезне Татарстанның танылган рапиристкасы дип йөртәчәкләре турында уйлаганыгыз бар идеме? Ул вакытта үзегезгә нинди максатлар куя идегез?

— Беркайчан да андый фикерләрнең булганы булмады, фехтование белән мин үземә бу спорт төре ошаганга шөгыльләндем. Кем булачагым һәм нинди нәтиҗәләргә ирешәчәгем турында да уйламадым. Минем өчен Россиянең җыелма командасына эләгү — чынга ашмастай хыял иде. Хәзер минем турында «Татарстанның танылган рапиристкасы» дип язуларын укыгач, бераз гаҗәпкә калам. Минем әле бер өлешем һаман да кечкенә бер кыз булып кала. Әлеге хис миңа укучыларым белән дә уртак тел табарга ярдәм итә дип уйлыйм.

— Укучыларыгыз туган якта сезне ничек йөрткәннәре турында беләләрме?

— Алар Татарстанның, гомумән, нәрсә икәнен белмиләр. Эшкә дә «Татарстан» дип язылган футболка киеп килгәч, барысы да миңа гаҗәпләнеп карыйлар, укырга маташалар.

— Фехтование булмаган булса, хәзер нәрсә белән шөгыльләнгән булыр идегез?

— Нәрсә дә булса укытыр итем. Нью-Йоркта берничә ел тренер Баки Личның ассистенты буларак эшләгәч, аңа карап, миңа укытучы булырга ошый икәнен аңладым. Аның укучылар белән эшләгәнен күзәттем, өйрәндем. Миңа кешегә нәрсә дә булса аңлату, аларның ниндидер яңа әйберләр өйрәнгәннән соң янган күзләрен күрү ошый.

— Бер интервьюда: «Эш бирүчегә югары уку йортында алган диплом кирәк түгел», — дип әйткән идегез.

— Әйткәнемчә, монда мин эштән чакыру буенча килдем һәм миннән беркайчан да диплом таләп итмәделәр. Ләкин монда минем тагын да өстәп югары белем алу теләгемне мактадылар. Мин Казанда Физик Культура, Спорт һәм Туризм Академиясендә магистратурада укыдым. Укуны ташлап, аны тәмамламаска исәп бар иде, чөнки Казанга бару озак та, кыйбат та. Аннан тыш, читтән торып уку да бик авыр. Мин атнага 6 тапкыр эшлим, вакыт аралыклары зур булганлыктан, укытучы белән элемтәне тоту кыен. Ләкин укытучыларым хәлемә керделәр, ярдәм иттеләр. Соңыннан дипломны яклау уңаеннан, миңа хәтта бүләк бирделәр — Казанга хәтле һәм кире кайтырга самолетка билет.

«Татар телен миңа дәү әнием өйрәтте»

— Казанда еш буласызмы?

— Бик сирәк. Нью-Йоркта яшәгәндә, елына ике тапкыр кайта идем, Сан-Францискодан — бер. Быел хәзерге ситуация белән килеп чыгармы, юкмы — белмим.

— Әти-әниегез белән татарча гына аралашасызмы?

— Юк, русча аралашабыз. Әнием татарча сөйләшми, әтием сөйләшә, ләкин минем белән күбесенчә русча гына. Мин монда Сан-Францискода гына татарча сөйләшәм дип әйтсәм була. Монда безнең Америка татарларының берләшмәсе бар. Ә татар телен миңа дәү әнием өйрәтте.

Татар телен бераз онытып барганымны сиздем. Туган телем буенча онлайн курслар алам, хәзерге вакытта Сиринә исемле укытучым белән шөгыльләнәбез. Бик нык ошый. Тиздән татарча бик иркен аралаша алырмын дип өметләнеп калам. Грамматиканы искә төшерү авыр, ниндидер сүзләрне хәтерләмим. Шулай ук татар дус кызларым да ярдәм итә.

«Россиядә студентлар һәм массакүләм спортын Америкадагы кебек үстерәсе иде»

— 2018 елда сез АКШ һәм Татарстанны берләштерердәй берәр проект ясарга теләвегез турында әйткән идегез. Инде ике ул үтте, берәр нинди проект планнары бармы әле?

— Әлегә нинди проект, нинди форматта булуын әйтеп булмый. Татарча кафе ачу идеясе бар, ләкин гомуми туклану урыны һәм кече бизнес белән хәзерге вакытта хәлләр катлаулы. Минем тагын бер хыялым бар: уку-укыту проектын ачу. Спорт академиясе һәм Американың берәр университеты арасында килешү төзү. Мәсәлән, татарчаны яхшы белгән һәм инглизчә иркен сөйләшә алган академияне студенты монда килеп, семестр дәвамында үзенең юнәлешендә белем ала алачак. Һәм шул ук вакытта американнарга Татарстан турында сөйләр иде. Ә американнар инде үзләре дә Татарстанга килеп, бу мохитне, мәдәниятне тоя алырлар иде.

Спорт өлкәсе, физик культура һәм фитнес монда бик актив үсеш ала. Ләкин Россиягә әлеге үсеш никтер озак килеп җитә, гадәттә, еллар дәвамында, бәлки 5-10 елдыр. Аңа карамастан, безнең спорт югары дәрәҗәдә, ләкин студентлар спорты — юк. Минем план: Россиядә студентлар һәм массакүләм спортын Америкадагы кебек үстерү. Минем уйлавымча, шундый программа студентларга күп тәҗрибә тупларга, яңа әйберләр өйрәнергә һәм алган белемнәре белән туган якта бүлешергә ярдәм итәчәк. Ләкин әле бу минем план да түгел, хыял гына булып кала. Бик теләсәм дә, аны ничек итеп тормышка ашырырга икәнен әлегә белмим.

— Инстаграмда алып барган «Татары везде» сәхифәсе турында сөйләп китегез әле.

— Әлеге сәхифәгә башта кызык өчен генә, Сан-Францискога күчкәч алындым. Үзем бик нык юмор яратам. Монда татарлар берләшмәсе барлыгын белдем, шуннан бирле татарларны да еш очрата башладым. Шул очрашулар турында үземнең инстаграм битемдә сөйләп бардым. Һәм миңа күп кеше яза башлады. «Мин дә татар, туганнарым Татарстанда яшиләр», — дип. Мин татарларны эзләмәдем, ә татарлар мине кайдандыр үзләре таба иделәр. Үз-үземә: «Татарлар бөтен җирдә», — дип әйткәнем истә. Шулай итеп, ул хэштег килеп чыкты да инде. Минем кешеләргә татарлар җир шарының бер кечкенә генә почмагында түгел, ә бар җирдә дә булуын күрсәтәсем килә.

«Хезмәттәшем: „Син Татарстанны уйлап чыгаргансың, андый җир юк“, — дип көлә»

— Американнар Татарстан һәм татарлар турында беләме?

— Бик аз кеше, беркем дә белми дисәң була. »Мин Россиядән, әмма рус түгел», — дигәч, бөтенләй аптырап калалар. Аларга: «Америкада штатлар бик күп, ә Россиядә — федерация субъектлары. Безнең 22 милли республика бар һәм аның берсе — Татарстан», — дип аңлатам. Ләкин американнар барыбер моңа төшенә алмый, алар миңа: «Син Россиядән, димәк, син рус», — дип әйтәләр. Чынлап та кызыксынган кеше бик аз, ләкин алар бар. Кемдер безне монголлар белән бутый. Минем хезмәттәш: «Син Татарстанны уйлап чыгаргансың, андый җир юк ул», — дип көлә.

Татарлар белән американнарның уртак сыйфатлары бармы? Гомумән, әлеге ике халыкны чагыштырып буламы?

— Чагыштыру бик авыр, мин чагыштырмыйм да. Ләкин АКШта татарларның бердәм һәм көчле диаспорасы бар. Без туган ягыбыздан аерылганга күрә, монда үзебезгә таныш өй атмосферасын тудырырга тырышабыз. Америка татарларын үземнең туганнарым кебек күрәм. Без барыбыз да бер зур гаилә. Бер-беребез белән якын һәм җылы мөнәсәбәтләрдә торабыз. Бергәләп бәйрәмнәргә җыелабыз, кунакка йөрибез. Сезнең сорауга җавап биргәндә, әйе, татарлар ачык һәм дустанә халык, нәкъ американлылар шикелле.

«Намаз уку балачак хатирәләремә алып кайта»

— Карантин һәм вирус темаларын читләп үтә алмыйм. Күбесе саннар арттырып күрсәтелгән, зур үсеш алган Америкада чирләүчеләр саны 500 меңнән артырга мөмкин түгел, дип әйтәләр. Сез үзегез бу хакта нинди фикердә?

— Яңалыкларда нәрсә сөйлиләр — барысы да шулай. Чирләүчеләр һәм үлүчеләр саны, кызганыч, бик күп. Карантин кертүләренә карамастан, вирус бик тиз тарала. Монда Кытайдагы, Россиядәге кебек катгый чаралар кертү бик авыр. Чөнки Америкада кешенең шәхси тормышы бик нык саклана һәм кадерләнә. Әлегә безгә өйдә калырга дигән киңәшләр генә бар. Закон буенча безнең гомуми белем бирү учреждениеләре, туклану урыннары һәм кеше яшәешенә алай ук кирәк булмаган бизнеслар ябык.

Кичә Мичиганда протестлар булды. Кешеләр мэрия, сенат бинасы янына чыктылар да, губернатордан штатка юлны ачуын сорадылар. Халык бик күп иде, табиблар пациентлары янына бара алмасын өчен госпитальгә юлны капладылар. Әлеге чаралар, әлбәттә, вирус таралуны тоткарламый. Безнең штат ябык, барысы да өйдә утыра. Ләкин этне урамга алып чыгарга, кибеткә барырга һәм урамда бер-берең арасында ике метр ара калдырып йөрергә ярый.

— Үзегез карантин вакытында ни белән шөгыльләнәсез?

— Мин өйдә эшлим, онлайн мастер-класслар үткәрәм, йога белән шөгыльләнәм, күбрәк укый башладым. Үземә бакча да эшләп куйдым: чәчәкләр, суган, сарымсак һәм помидорлар утырттым. Авылдагы балачагымны искә төшерәм.

— Инстаграм битегезне актив рәвештә алып барасыз, постлар өчен яңа идеяләр каян аласыз?

— Минем апам Әминә — блогер, ул мине нык рухландыра. Мин аның үсеше артыннан баштан ук, социаль челтәрдә битен башлаганнан бирле күзәтәм. Ул үземнең битемне алып баруга да илһамландырып тора. Аннан тыш, туганнарыма һәм дусларыма үземнең яшәешемне күрсәтәсем килә. Мин бит инде барсыннан да ераграк торам, бөтенесенә дә берьюлы шалтыратырга мөмкин түгел. 

— Комментарийларда сезнең намаз укыганыгыз турында укып белдем.

— Әйе, укыйм, әмма систематик рәвештә түгел. Тырышам, ләкин һәр көнне укып булмый. Иртәнге намазны укуны бераз гадәткә кертә башладым. Бу эштә миңа дустым Жанна һәм апам Әминә булыша. Намаз мине гаиләмә, хатирәләремә кайтара. Дәү әниемнең намаз укыганы исемдә. Ә мин ул вакытта кечкенә идем, тегендә-монда чабып йөрдем. Шул хатирәләрем ниндидер тынычлык, дуслык, өй һәм гаиләм белән бәйле. Намаз укыганда да, шул мизгелләргә әйләнеп кайткандай булам. Дәү әнием янымда — барысы да яхшы. Әлеге тынычлык минем эчемдә ничектер үсә. Аннан тыш, намаз уку апама якынрак итә, дисциплина практикасы да булып тора.

«Мин Россиядәге хезмәт хакына эшләргә риза түгел»

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (ВАДА) Россия җыелма командасын Олимпиада уеннарында һәм Дөнья чемпионатларында дүрт ел буе катнашудан читләштерделәр. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

— Әйдәгез, моңа җавап бирмим, зинһар. Мин монда ике ут арасында. Руслар әйтмешли, чужой среди своих, свой среди чужих. Нинди генә комментарий бирсәм дә, руслар: «Ах, менә нинди американ икән ул!» — диячәкләр, ә американнар мине рус агенты дип гаепләячәкләр. Нәрсә генә әйтсәм дә, гауга булачак.

— Ике илне дә чагыштырып әйткәндә, Россиядәге фехтование дәрәҗәсенә нинди бәя бирә аласыз?

— Россия совет елларыннан бирле көчле команда, ә американнар соңгы 10 ел эчендә алга китеп, югары дәрәҗәгә җиттеләр. Хәзерге вакытта Американың ирләр җыелма командасы дөньякүләм рейтингта беренче урында тора, хатын-кызлар җыелма командасы да әкренләп менә бара. Ике илнең командалары дә көчле, дөньяның лидерлары.

— Сезнең алдыгызда Россиядә тренер булып эшләү яки Америкага китү сайлавы куйсалар, нишләр идегез?

— Провокацион сорау. Мине Россиядә эшләргә чакырдылар, ләкин андагы яшь укытучыларның хезмәт хакы нинди икәнен беләсез. 300 доллар — тиен бит инде ул. Бу хәл үзгәрмичә, мин Татарстанда эшләмәячәкмен. Минем бик эшлисем килә, туган ягымны, спортыбызны, әнием эшләгән һәм мин фехтование буенча беренче адымнарымны ясаган мәктәбемне бик яратам. Ләкин үземне дә яратам. Миңа да ничектер ашарга, яшәргә кирәк бит. Дөресен әйткәндә, мин яшь тренерларның фидакарьлегенә сокланам. Ниндидер грантлар, программалар бар икәнен беләм — бу бик әйбәт. Тик мин әлегә үземне Татарстанда тренер буларак күрмим. Һәм мин теләгән яшәү рәвеше белән тормыш коруны да күрмим, менә АКШта ул минем килеп чыга.

— Барыбер киләчәктә туган ягыгызда кайту планнары бармы?

— Әлегә күзаллау авыр, дөньядагы билгесезлекне үзегез беләсез. Безгә бу вирус бар нәрсәнең бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин булуын, шуңа күрә планнар кормаска икәнен күрсәтте.

Камилла Йосыф кызы Гафурҗанова 1988 елның 18 маенда Казанда туа. Россия спортчы-рапиристкасы, тренер. Лондонда 2012 елда узган җәйге Олимпия уеннарында командалы ярышта көмеш призер. Россиянең атказанган спорт остасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100