Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ранис истәлегенә Камилә соравы буенча язылган шигырь: «Син яшәрсең йөрәк түремдә»

news_top_970_100
Ранис истәлегенә Камилә соравы буенча язылган шигырь: «Син яшәрсең йөрәк түремдә»
Фото: Гөлназ Имамиев, Илһам Кашапов аккаунты

3 ноябрьдә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында Имамиев Ранис Рамил улын соңгы юлга озаттылар. Ул 18 октябрьдә махсус операциядә һәлак булган иде. Хушлашу мәрасимендә район башлыгы Илһам Кашапов: «Ранис Рамил улының Ватанны яратуы беркайчан да шик тудырмады. Ул чын патриот булды һәм гомерен илгә хезмәт итүгә бирде. Ватанга гомереңне бирүдән дә зуррак корбан юк. Ул һәрвакыт безнең каһарман булыр», – диде.

Камилә Имамиева, югалту ачысын уртаклашкан һәркемгә – туганнарына, дусларына, күршеләренә, хезмәттәшләренә, райондашларына рәхмәт әйтте. Шулай ук район башлыгы Илһам Кашаповка, военкомга, биологик ресурслар буенча комитет рәисе Батковка җирләүне оештырган өчен аерым рәхмәтен белдерде. «Сез безнең күз яшьләрен һәм ачы кайгыбызны тыңладыгыз, сүз белән дә, тын гына торуыбыз белән дә теләктәшлек күрсәттегез. Сезнең яхшы күзләрегез һәм назлы кулларыгыз җылылык һәм кайгы уртаклашу тапшырды, барысы да китә, без генә калабыз, дип тоелган минутларда мөһим аралашу минутлары бирдегез. Бу фаҗигале көннәрдә без ялгыз калмадык – сез барыгыз да ярдәмгә килдегез, шуның өчен сезгә баш иябез», – дип язган Камилә Имамиева.

Шагыйрә Гөлназ Шәрипова Раниснең тормыш иптәше Камилә соравы буенча шигырь язган. «Раниснең урыны җәннәт түрләрендә булсын, әти-әнисенә, тормыш парына, туганнарына сабырлык телим. Беркемгә дә мондый ачы хәсрәтне күрергә язмасын. Тыныч йокла, Ранис!» – дип язган ул.

Гөлназ Шәрипованың рөхсәте белән бу шигырьнең «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез.

«Мин сине онытмам!

Язмышлардан узмыш юк, диләр,

Көзләрдән соң килми язлары.

Көзге җилләр нигә алып килде

«Һәлак булды» дигән хәбәрне?!

Нигә кирәк булды соң бу сугыш,

Яшь җаннарны нигә кыярга?

Кайта! диеп сине көткән чакта,

Нигә кайтардылар табутта?!

Синең кебек кеше юктыр башка,

Чиста иде, бәгърем, күңелең.

Ышана алмыйм сине югалтканга,

Кабул итми моны күңелем.

Кешелекле, гадел, гади булдың,

Тормыш тәмен белеп яшәдең.

– Көт, кайтырмын, – дидең киткән чакта,

«Кайтмам» диеп бер дә әйтмәдең!

Ул көннәрне һич тә онытасым юк,

Истә алар, истә барысы да.

Ниләр генә үсә алыр икән

Солдат каны аккан басуда?!

Бер карыйсым килә, онытылып,

Күзләреңнән алмый күзләрне.

Бик әйтәсем килә туры карап,

«Яратамын!» дигән сүзләрне.

Назланасым килә кочагыңда,

Тыңлый-тыңлый йөрәк тибешең.

Ишетәсем килә бары синнән:

– Син бит минем җаным, җимешем!

Зур хыяллар белән яшәдек без,

Үстерербез, дидек, балалар.

Сугыш беткәч, өй салырбыз, дидең,

Чынга ашмый калган хыяллар...

Тик сурәтең калды истәлеккә,

Калды, бәгърем, синең язмалар.

Язылмаган блокнотың калды,

Битләренә яшьләр тамалар.

Яшәр өчен нинди көчләр табыйм?!

Бертуктаусыз ага яшьләрем.

– Нык бул! – дигән сүзең һәрчак истә,

Алга таба ничек яшәрмен?!

Туган көнең үтте – егерме сигез!

Янып, дөрләп яшәр чакларың.

Туктап калды тормыш, сүнде кояш,

Тынычлыгы бетте җаннарның.

Кайтарасым килә бергә чакны,

Кабатланмас тик ул мизгелләр.

Кышлар үткәч кабат кайтыр кошлар,

Җылы язлар синсез килерләр.

Кайтарасым килә, бик сагындым,

Кирегә юк юллар ул яктан.

Ятсам-торсам уйларымда тик син,

Мин мәңгегә сине онытмам.

Юксынырмын, сагынырмын, җаным,

Урының булсын җәннәт түрендә.

Минем өчен син һаман да исән,

Син яшәрсең йөрәк түремдә.

Аера алмас безне үлем дә!!!»

«Әти-әнисенә, дәү әнисенә, туганнарына, тормыш иптәшенә сабырлык бирсәң иде. Урыннарын җәннәт бакчаларында насыйп итсен Аллаһым»; «Гөлназ, сиңа дә ныклы сәламәтлек бирсен. Кеше күңелендәге барлык кичерешләрне шигырь юлларына салгансың. Рәхмәт», – дип язган шигырьне укучылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 ноябрь 2023
    Исемсез
    Тормыш иптэшенэ , эти энисенэ , туганнарына сабырлык бирсен ходаем 🤲 авыр кайгыгызны уртаклашабыз😢
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100