Ранис Гарипов «Имиләр» җыры турында: «Бу бит егетләрнең гимны!»
Җырларның төрлесе бар. Хатын-кызга мәхәббәт аңлату белән тулган, аның кулларын, күзләрен мактаган җырлар бар. Шәхсән минем татар эсрадасында хатын-кызның күкрәкләренә багышланган җыр ишеткәнем юк иде әле. Ә ул бар икән! Татарда имиләргә багышланган беренче җырны егетләр язган.
«TATARBOY» тәхәллүсе астында иҗат итүче Айдар Вәгыйзов һәм җырчы Ранис Гарипов 2020 елда «Имиләр» дип аталган җыр чыгарганнар иде. «Интертат»ка биргән интервьюсында Айдар: «Бер дуэтыбыздан соң, Раниска Арчада чыгыш ясарга рөхсәт итми башладылар», – диде. Сүз «Имиләр» җыры турында.
Без Ранис белән элемтәгә кердек. Ранис «Yummy music» лейбылында Ильяс Гафаров һәм Ранис Сәүбәнов белән эшли.
«Әни «оятсызлар» дигән иде»
Бу җырның авторлары кем?
Бу җырны без Айдар белән икебез яздык. Инде язылып куелган аранжировкам бар иде. Шушы мелодия кайсы җырга туры килер микән, дип йөри идем. Килешерсең, ул татар эстрадасына бата торган аранжировка түгел, аның ритмы башкарак.
Ник нәкъ менә күкрәкләр турында язарга булдың соң? Күзләр, куллар түгел…
Телевизордан зууур имиле бер апаны күреп алдым да кинәт сүзләр үзеннән-үзе язылып китте. Күрсәтә бит инде, безнең тотып карыйсы килә. Кайсы егетнең ими тотып карыйсы килми икән?! Бу җыр – егетләрнең гимны кебек бит! Аннан соң безнең аудиториядә гел кызлар гына диярлек иде. Ә бу җыр чыккач, егетләр дә безне тыңлый башлады.
Бу бик фәлсәфәле җырны язганда озак баш ваткансыздыр, ә?
Иң тиз язылган җырыбыз нәкъ шул. Аранжировкасы инде әзер иде, өстәвенә. Текст язуга, тавышны яздыруга һәм башка эшләргә 1 сәгать җитте. Гадәттә, 5 сәгатьләп утырырга туры килә иде. Бу җыр бер сулышта язылды. Үзебез көләбез, шаярабыз, үзебез эшлибез.
Иң беренче кемгә тыңлаттыгыз?
Язылып бетүгә үк, әнигә җибәрдем. «Без хит яздык», – дим. Әни: «Галәмәт булган бу», – дип көлде. «Оятсызлар», – дигән иде. Мин үзем. бу җырның киләчәге зур булачак, дип уйлаган идем.
Татарда бу типтагы җырларны кабул итмәү бар. Син моңа ничек карыйсың?
Дөнья бер урында гына тормый бит инде. Экспериментлар да кирәк. Аннан соң без – музыкантлар да рәссамнар кебек: кем ничек күрә – шулай яза. Иҗат та төрле булырга мөмкин.
Пиар кирәк идеме сезгә? Максат нидә?
Әнинең фикерен ишеткәч, әлбәттә, бу җырны күпләр кабул итмәячәге билгеле иде. «Кара» пиар ярдәмендә күтәрелер бу җыр, дидем. Җырны Интернет киңлекләренә куйгач, бер 30 минут үтте микән, шау-шу купты. Комментарийлар агыла башлады. Бары тик юмор икәнен дә аңлаучылар булды. Аннан соң, бу бит – коронавирус чәчәк аткан вакытта язылган җыр. Тыңлаучыларны бераз дәртләндереп җибәрдек.
Татар эстрадасында ул вакытта да, хәзер дә эмоция җитми. Бераз көлешеп, шаярышып алуда берни күрмим. Әгәр дә проблемалар килеп чыкмаса, шушы типтагы тагын 1-2 җыр язар идем әле.
Нинди проблемалар килеп чыкты?
Төрле җитәкчеләрдән тәнкыйть сүзен ишетергә туры килде. Ялгышмасам, конгресстан да кисәтүчеләр булды. Имеш, бу җыр Интернет киңлекләрендә булырга тиеш түгел. Татар телен үстерергә тырышучылар: «Бу – оятсызлык, башка сыймаслык хәл», – дип язалар иде. Имеш, без татар эстрадасын түбәнгә тәгәрәтәбез.
Игътибар итә идеңме бу сүзләргә?
Юк, чөнки бу җырга карата башка реакция көтми идем дә. Бу җыр сүзләрендә мәгънә эзләүдән файда юк. Аны җитди итеп кабул итәргә кирәкми.
Арча районында чыгыш ясарга рөхсәт итмиләрмени?
Мин үзем Арчаныкы бит. Районым белән бәйле Интернеттагы төркемнәрдә утыра идем. Берзаман кереп карасам, шушы төркемнәрнең барысында да мине «кара исемлек»кә кертеп куйганнар. Сәер күренгән иде, ярар гына, дип. Арчада концерт булырга тиеш иде, ләкин нәкъ минем кайтуымны белгәч, «ярамый» дигән хәбәр килде. Сәбәпләрен аңлатып тормадылар. Шушы җыр аларның бу карарларына тәэсир иткәндер, дип уйлыйм.
«Сагыш, ләкин яхшы эмоцияләр белән истә калыр»
Бу җыр чыккач, йөргән кызың нәрсә диде?
Ул вакытта йөрәгем буп-буш иде әле.
Гомереңдә ничә күкрәк тотканың һәм күргәнең бар соң?
Хатынымныкыннан соң барысын да оныттым! Еракта-еракта, офык артында калды алар...
Зуур, кулга сыймаслык күкрәкләр турында сүзләр бар җырда. Тотканың бар, димәк, андыйларны да? Ниндирәк инде алар?
Бу юллар – Айдарныкы. Аңа калсын бу сорау.
Кайчан өйләндең?
2024 елда. «Мин татарча сөйләшәм» фестивале кысаларында үткән концертта сәхнәдән кулын сорадым. Санкт-Петербуркгта май аенда өйләнештек.
Күкрәкләрне зурайту өчен операция ясыйлар. Пластикага ничек карыйсың?
Һәркем үзе белә инде. Кемдер татуировкаларны да кабул итми, мәсәлән. Бары тик сәламәтлеккә генә зыян килмәсен. Пластика белән дә шулай ук. Бу адымга бик җитди карарга кирәк.
Хатыныңны күкрәкләре җыр язарлыкмы соң?
Кино төшерерлек! Җыр язу – чүп!
Ул бу җырга нинди фикердә?
Хатыным Ксения исемле, ул татарча аңламый. Тәрҗемә иткәч, көлде генә.
Клип төшерергә уйламыйсыңмы?
Юк, бу җырны онытырга уйлыйм. Аны Айдар үз исеме белән Интернетка кертте бит, мин оныта башлаган идем инде.
Яшьлек хатасы кебек?
Әйе-әйе, нәкъ менә шулай. Сагыш, ләкин яхшы эмоцияләр белән истә калыр.