Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ранис Габбазовның 30 яшьлегенә Азат Абитов үзенең 2011 елгы кардиганын бүләк иткән

news_top_970_100
Ранис Габбазовның 30 яшьлегенә Азат Абитов үзенең 2011 елгы кардиганын бүләк иткән
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы җиңүчесе Ранис Габбазов 30 яшен тутырган. Күркәм юбилеен ул «Туган авылым» ресторанында үткәргән.

Юбилейда гаиләсе, якыннарыннан тыш, иҗатташ дуслары да булган. Шуларның берсе – Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллиналар.

Абитовлар гаиләсе сәхнәдәшләрен, күптәнге якын дусларын туган көне белән котлап, Раниска Азатның бик күп еллар элек сатып алынган кардиган-кофтасын бүләк иткәннәр. Бу турыда Азат болай дип сөйләгән:

– 2011 елда Ранис миңа кунакка килгән иде. Җәйнең бик эссе көне иде, чөнки, хәтерлим, Ранис бик юка киенгән иде, футболкадан гына. Инде 2-3 көн кунак булгач... Бәлки, берәр айдыр... Ранис китәргә җыенды. Ул кткәндә бик салкын, яңгыр да ява иде. Раниска кайтып китергә кирәк, ә ул – футболкадан. Аны бит инде алай җибәреп булмый, өстәвенә, ул – Рәшит Ваһапов фестиваленең гран-при иясе (ул вакытта булачак). Шуңа күрә мин аңа үземнең өр-яңа кардиганымны тапшырдым. Кайтарырсың, мәйтәм. Шул көннән бирле кардиганны күргән юк!.. Инде бу хәлдән соң, без ул кардиган турында бик күп тапкыр сөйләштек. Ранис инде: «Кайтарам мин сиңа аны, борчылма», – диде. Мин инде борчылмый идем, ә Ранис борчыла башлады. Шуңа күрә, әйтәсе килә, Ранис, бүгеннән соң борчылма: кардиган – синеке!» – дип көлдергән ул.

Видео: Азат Абитовның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100