Ранис Габбазов: «Тавыш биргәннән соң, өйгә кайтып, табын корабыз, бәйрәм итәбез»
ТНВ телеканалының 14 сәгатьлек телемарафонында «Болгар радиосы»ның туры эфирында Ранис Габбазов һәм Гөлия Сагиева кунак булды. Аларның гаиләсе өчен сайлаулар – чын бәйрәм. «Безнең өчен бу зур бәйрәм. Бергә җыелышып, беренче көнне үк сайлауга бардык, Аллаһка шөкер», – дип сөйләде Ранис.
«Улыбыз да барды. Без аны сайлауга бәйрәмгә барган кебек алып барабыз, аның өчен дә бу көнне бәйрәмгә әйләндерергә тырышабыз. Тавыш биргәннән соң, өйгә кайтып, табын корабыз һәм гаиләбез белән зурлап бәйрәм итәбез», – дип өстәде аның тормыш иптәше Гөлия.
Алып баручылар кунаклардан гаилә бәхетенең сере турында да сорады. «Гаилә җылысын саклау өчен иң төп киңәш нинди?» – дигән сорауга Гөлия: «Бер-береңне тыңлау һәм бер-береңне аңлау», – дип җавап бирде. «Дуэттагы кебек, бер дулкында барсаң, гаиләдә тынычлык та, бәхет тә булачак», – диде Ранис.
- ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара.