news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рәнис Габбазов гаиләсендә зур кайгы

news_top
Җырчы Рәнис Габбазов гаиләсендә зур кайгы
Фотолар: Ваһапов фондының социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ваһапов фестивале гран-при иясе, Татарстанның атказанган артисты Рәнис Габбазов гаиләсе зур кайгы кичерә. Рәниснең әтисе Рәис әфәнде вафат. Бу хакта Ваһапов фондының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Гаҗәеп дәрәҗәдә ачык күңелле, гади, ярдәмчел, кунакчыл, бала җанлы кеше иде Рәис әфәнде. Рәниснең, аның гаиләсе, якыннары, иң беренче чиратта әнисе Гүзәл ханымның тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходайдан сезгә күркәм сабырлык сорыйбыз.

Рәис әфәнденең урыны оҗмах түрләрендә булсын!» – дип язылган постта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар