Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәниф Шәрипов Хәния Фәрхи, Эльмира Сөләйманова, Рамил Курамшин, Вәсилә Фәттахова турында

news_top_970_100
Рәниф Шәрипов Хәния Фәрхи, Эльмира Сөләйманова, Рамил Курамшин, Вәсилә Фәттахова турында
Рәниф Шәриповның "Вконтакте" аккаунтыннан

Рәниф Шәрипов Хәния Фәрхи, Эльмира Сөләйманова, Рамил Курамшин һәм Вәсилә Фәттаховага багышлап шигырь язган

Шагыйрь Рәниф Шәрипов «ВКонтакте» аккаунтында яңа шигырен урнаштырган. Узган атнада вафат булган җырчы Эльмира Сөләйманова, баянчы Рамил Курамшин, шулай ук соңгы елларда вафат булган җырчылар Вәсилә Фәттахова һәм Хәния Фәрхи фотоларын берләштереп баннер да ясаган. 

Тагын кемгә, кадер-хөрмәт күрми,

Юл читенә авып каласы?

Ава алар. Гүя барысы да –

Бу дөньяның ятим баласы.

 

Беркемгә дә беркем кирәк түгел...

Каян килсен безгә Пәйгамбәр?

Кемдер пычрак изеп ил кичкәндә,

Кемгә кызыл келәм җәйгәннәр?

 

Ятим түгел алар – барысы да

Татар дигән халык баласы.

Ләкин татар үз баласын күрми...

Авасы да әле авасы...

 

Татар җырлый әле, еласа да,

Без яшибез әле... Әлегә...

Иң затлысы, иң моңлысы китә,

Безне ятим итеп мәңгегә.

Декабрь, 2022

Әлеге шигырь «Вконтакте» кулланучыларга да ошаган, комментарийлар да байтак.

«Уф, аларның матурлыклары, күзләр генә тигәндер инде. Урыннарыгыз оҗмахның түрләрендә булсын. Бигрәкләр дә жәл сез. Язмышлардан узмышлар юк шул. Тыныч йоклагыз инде».

«Ничек бу мәрхүмнәр охшаган бер-берсенә, урыннары оҗмах түрләрендә булсын, авыр туфраклары җиңел булсын, я Раббем».

«Мәрхүмнәрнең җәннәтләрдә булсын урыны. Яшь иделәр, бик тә яшь, яшәми дә калдылар. Искиткеч матур җырлары- моңнары һич онытылмас. Ягымлы нурлы йөзләре, сәхнәдә үзләрен тотышлары, кигән күлмәкләре генә ни тора иде. Сагынабыз, юксынабыз, онытмабыз сезнең жырларыгызны. Якыннарына Аллаһым сабырлык бирсен. Бик аяныч».

«Иң-иң, иңнәре… Чибәрлэр, моңлы сандугачлар, гүзәлләр, тыйнаклар, беркайчан чишенеп чыкмадылар сәхнәгә, тыйнак иделәр... Урыннары җәннәт түрләрендә булсын барысының да».

«Урыннарыгыз ожмахның түрләрендә булсын. Очрашкансыздыр инде, моңлы сандугачларыбыз. Берсеннән-берсе матур, чибәр, матур тавышлы кызларыбызны баянда җырлатырга дип киткәндер инде Рамил абый Курамшин да».

«Шигырь искиткеч... Зур рәхмәт... Бу артистларның җырлары үлемсез, мәңгелек... Аларның һәрберсенең үз моңы, күңел түреннән чыккан моңнары йөрәккә үтә... Урыннары оҗмахта булсын!!!» – дип язганнар. 

Әйе шул, барысы да матурлар, шундый охшашлар, урыннарыгыз җәннәт түрләрендә, яктылыкта булсын.

Чынлап та бер гаилә кешеләре сыман утыралар, шаккатмалы. Урыннары оҗмахта булсын, амин. Без аларны күңелләрдә сакларбыз, онытмабыз. Китсәләр дә, моңнары җаннарга сеңгән, оныту мөмкин дә түгел.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 декабрь 2022
    Исемсез
    Ничек инде кадер-хормэт курмм? Яраттылар, хормэтлэп искэ аладар... Аллах упынына табынып булмый бит! Ватан очен корэшкэн соодатлар да лаек хормэткэ, эмма шауламый якыннары, болай булса кон дэ женаза мэжлесе оештырасы...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100