Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«...Рәнҗешкә, иркәм, син гаепле»

news_top_970_100

Кешенең каргышыннан бигрәк, рәнҗешеннән куркырга кирәк икән. Махсус рәнҗеп булмый, бары тик чын күңелдән генә. «Машинаңның тәгәрмәче ватылса ярар иде» дисәң – каргыш; «Мин бит сиңа бер явызлык та эшләмәдем. Нишләп газап утларына саласың» дию – рәнҗү.

Быел элек очрашып йөргән егетемнең өе янды. Дөрләп. Хуҗалыгыннан бернәрсә дә калмады. Мунчасы яна башлаган да, утны сүндерә алмаганнар. Бөтен халык сәерсенде.

Аның белән бер урамда капма-каршы йортта торабыз. Янгынны тәрәзәдән күзәтеп тордым. Күз карасы ул вакытта ялкынлы утны чагылдырды. Эх, Азат, болай буласы түгел иде, дидем.

Азат белән 3 ел очрашып йөрдек. Икебезгә дә 26 яшь, ә ул өйләнергә җыенмады да. Башында һаман рәхәт чигү, ирекле тормыш һәм акча эшләү теләге генә. Алай гына булмаган шул.

Ул ялларда авылга кайтырга тиеш түгел идем. Эштә җитди проблемалар килеп чыккач, аны ерып чыгарга көчем булмас, дип уйладым. Шуңа күрә, Азатка алдан ук язып, кайтмаячагымны кисәтеп куйдым.

Азат атнасына биш көн эшли дә, ялларга атна саен авылга кайтып китә иде. Яше барган саен, аны авылга тарта. Бөтенләй авылда калырга да риза үзе, мин каршы булмасам. Яшь чакта «цивилизация» күрәсе килә бит ул, ә ничек бакчада суган үскәнен түгел. Бәлки, 50 яшьтә төпләнербез дип уйладым.

Белмим, нинди көчләр булышкандыр аның чаклы таблицалар тутырырга, буталмыйча, саннарны исәпләп чыгарырга – башым җитми. Экономика өлкәсендә эшләү җиңел түгел. (Ә кайда җиңел?)

Шимбә көне кич, эшем беткәч, квартирага да кайтып тормыйча, авылга юл тоттым. Казаннан өйгә чаклы 4 сәгать кайтырга кирәк. Димәк, мин кичке уннарга гына кайтып җитәм.

Сумкаларымны асып, автобуслар торган җиргә чаптым. Үзем чабам, үзем әниемә язам: «Үзең баскан токмачлы аш пешер әле, зинһар, синең ашны ашыйсым килә», – дип. Егетне әле ничек тә булса котыртып, көтелмәгән сюпризлар ясарга була, ә әни кешегә бөтен нәрсәне алданрак әйтүең хәерлерәк.

Автобуска килеп утыргач, Азатның социаль челтәрен тикшерәм: соңгы мәртәбә көндезге өчтә кергән. Эшлидер инде, дидем.

Кайту юлы бик озак сыман тоелды. Чак кына Азатка шалтыратып, кайтачагымны әйтмәдем. Сөйләшәсе килә бит, ә үзе шалтыратмый. «Ничек андый кеше белән йөреп була» диючеләргә нәрсә дип акланыйм инде? Өч ел йөргәннән соң, мөнәсәбәтләр бераз үзгәрә икән ул. Тәмле назлы сүзләр азая. Әйткән очракта та, бигрәк сәер яңгырый. Яшь бару – җитдилекне сорый.

Ниһаять, минем тукталыш. Әле авылга кадәр 4 километр атлыйсы бар.

Ярар, берәр попуткага булса да очрар әле, Азатка килеп алырга әйтсәм, сюпризым бозыла, имеш. Сумкаларымны астым да атлый тордым. Атлаган саен шүрләтә башлады. Яшь барган саен бер генә әйбер үзгәрми – 10 яшьтә дә, 30да да шушы юлны үзеңә генә кайтуы читен. Әллә кайдан, әллә нинди җәнлекләр килеп чыгар төсле. Белгән догаларымны укый-укый, кыргый этләр килеп чыкмаса ярар иде, дип теләдем.

Берзаман арттан бер машина килә. Утлары бөтен дөньяны яктыртты. Бу күрше авыл мужигы булып чыкты.

Әйдә, матуркач, утыр. Кем җәяү йөртә инде сине? – ди.

Ә мин шуңа шатланып, машинасына кереп утырдым. Бу абыең бик тә күпсүзле булып чыкты. Юл буе нәрсәдер сөйли дә сөйли. Кинәт кенә теземә куелган кулы гына сискәндереп җибәрде. Абзый, хәйләкәр елмаеп:

Кияүдәме? – ди.

Үзе мыеклы, башында иске генә шапка. Нәрсә өмет итәдер бу абзый, әмма мин дорфа гына кулын тездән алдым да:

Юк, егетем бар. Тагын бер тисәгез, муеныгызны бора, – дидем. Егерме яшьләрдәге кыз булсам, куркып калган булыр идем.

Бу рулен ныграк кысты да калган юлны бер сүз дә эндәшмичә кайтты. Аннары авыл башында төшереп калдырды. Мин өйгә таба юнәлдем.

Капка төбенә җиткәч, егетемнең өен күрер өчен, каршы якка карадым. Өй эчендә бер ут та юк. Мунчададыр инде, дидем. Капка төбендә пакетларымны калдырдым да аңа юнәлдем. Юынып ятмасын әле тыныч кына, төн пәрие сыман куркытыйм әле.

Әкрен генә капкасын ачып (яшь чактагы кебек), аяк очына басып, мунчасына юнәлдем.

Баскыч төбендә хатын-кыз аяк киеме ята. Аннары яшь кыз көлгән тавыш яңгырады. Мунчага таба ялт кына чабып бардым.

Мунчаның ишеген бар көчемә тартып ачтым. Карасам, сөлгегә уралган кыз һәм шәп-шәрә Азат. Әле бер якка карадым, әле икенче тарафка. Утыргыч өстендә хәмер эчемлекләр, кириешкалар ята. Менә, ичмасам, монда кәеф-сафа!

Азатның «син?!» дип гаҗәпкә калган тавышы гына истә.

Боларга озак карап тормадым. Бәгырем катты. Тыным кысылды. Әллә нәрсә шунда. Искә алырга да авыр. Шулай мыскыл итүенә генә бик нык рәнҗедем. Гауга чыгарасым килмәде. Узган еллар әрәм булганын гына аңлап, үкси-үкси, акыра-бакыра елыйсы килде. Е-лый-сы.

Мин Азатның өеннән атылып чыктым. Артымнан баручы булмады. Кеше хыянәттән соң үзен ничек тота икәнне сөйләп тору кирәкмәстер. Авыр чакта кеше нишли – шул юлны үттем. Әти-әни миңа зур ярдәм күрсәтте. Икенче тапкыр аякка бастырдылар, дисәм дә ялгышмам.

Быел электә яратып йөргән егетемнең өе янды. Һәм, чынлап та, хуҗалыгыннан бернәрсә дә калмады. Шул мин сөяркәсе белән тоткан мунча яна башлаган бит. Утны сүндереп булмаганына зарланды халык. Бөтен өй янып бетмичә, туктата алмадылар. Менә хәзер уйлыйм инде, рәнҗешем төшкәнме икән? Бумеранг кагыйдәсеме икән? Беләм, сезнең арада «саксызлык аркасында янгын чыккан» диючеләр дә табылыр.

Ә Азат гаепне миндә дә дип уйлады. Әмма гаебем минем – рәнҗүдә. Ә рәнҗешкә, иркәм, син гаепле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100