Урамда Хәйдәрне очратсалар, иптәшләре тизрәк аннан качу ягын карый иде. «Иптәшләре» дисәң, хәтере калыр. Бары тик футбол уйнаганда кирәк бит аларга Хәйдәр – капкада басып торырга. Ә көн кичкә авышкач, беркем дә аның бу дөньяда барлыгын белми. Берсе дә Хәйдәрнең фикере, хисләре белән кызыксынмый. Ул да адәм баласы бит, иптәшләре әйтмешли, «Исерек Гамил баласы»...
Бүген, туп тибеп арганнан соң, егетләр тәмәке көйрәтеп алырга булдылар. Сигезенче сыйныфта гына булуларына карамастан, шундый этлек эшләргә ярата иде алар. Өстәвенә көн дә кичкә авышып килә, беркем дә күрми. Шулай диешеп, һәрберсе кесәләреннән берәр тәмәке чыгарды. Хәйдәр генә аларга карап басып торуын белде. Күңелендә аларга иярү теләге булса да, никтер андый гамәлгә кулы бармады, башкалар кебек әтисеннән тәмәкесен урлый алмады. Кибеттән сатып алыр иде – әнисе кибетче булып эшли. Шуңа күрә ул яшьтәшләре янында кимсенеп йөри иде. Берсе түзмәде, Хәйдәрнең тик басып торуына ачуы кайнадымы: «Әй, исерек Гамил баласы, әтиең тартуын ташладымы әллә?» – дип, ярасына тоз салды. Башкалар шаркылдап көлеп җибәрде. Хәйдәр үпкәләмәде. Андый сүзләрне көн саен ишетә бит ул, әтисенең эчеп кайтканын бөтен кеше белә. Ләкин аның исерек булуында Хәйдәрнең нинди катнашы бар? Бер гаепсез, газиз баласы бит ул әти-әнисенең. Егетләргә дә: «Мине, исерек баласы, дип үртәмәгез. Әти авыртканга эчә ул», – дип тә карады. Ләкин файдасыз иде.
Урамда аны очраткан кызлар да, рәвеш китереп, борыннарын тоткан булдылар. Өлкәннәр аңа күчтәнәчләрен кызганмады, ә ир-атлар әтисе турында еш сорашты. Хәйдәр, мондый тормыштан тизрәк качу юлы эзләп, тугыздан соң техникумга укырга керде. Ул вакытта әле дә ярый әнисе хәер-фатихасын, бераз гына акчасын бирде. Бердәнбер улын ышанычлы кулларга – туган апаларына тапшырды.
«Исерек Гамил баласы» кушаматы Хәйдәрне бик озак еллар озата барды. Ялларда авылга кайткач та, яшьтәшләре шул сүз белән исәнләшеп каршы алды аны. Киткәндә дә авыл «исерек баласы» белән саубуллаша кебек иде.
Берсендә аны авылдаш егете су буенда туган көнен бәйрәм итәргә чакырды. Яшьләрнең, шактый салгач, телләре ачылды. Балачактагы төртмәле сүзләр кабатланды. Араларыннан берсе Хәйдәр янына килеп чүгәләде дә, төкереген чәчә-чәчә, «акыллы» киңәшләрен бирде:
– Син, Хәйдәр, үзеңне бездән югары куйма әле алай. Тәртипле булып кылануың да юкка. Барыбер уңышка ирешә алмыйсың бит син, брат. Исерек Гамил баласы бул да, зур кеше бул, имеш! – дип сөйләнде.
Аның сүзен икенче егет – Әнвәр, хуплагандай, әйтеп куйды:
– Хәйдәрнең машина алырга хыялланып йөргәнен ишеттегезме соң әле, егетләр? Адәм көлкесе, кем бирсен сиңа машина! – дип катырак тавышланды.
Мондый ачы сүзләрдән соң, Хәйдәр түзмәде, икесен дә типкәләп кыйнарга тотынды. Ул төнне егетләр әүмәкләшеп, хәлләре беткәнче сугыштылар. Әмма Хәйдәр генә гаепле калды. Һәрберсенең дә «зур абыйлары», яхшы әтиләре аркасында, берсенең дә исеме телгә алынмады.
Шушы вакыйгадан соң, Хәйдәр авылына бик сирәк кайта башлады. Шәһәрдә эшкә урнашты, хыялында да йөртмәгән машина алып җибәрде. Җомга көннәрендә мәчеттә әти-әнисенә сәламәтлек сорап дога кылды. Юк, ул һич кенә дә исерек Гамилнең хаталарын кабатламады. Балачагында ишеткән туры сүзләрне дә онытмады, вакыт-вакыт күңеле дә тулды. Тормышының бер китек җире аркасында аны кабул итмәүләрен аңлый алмады. Хәйдәр өчен һәр кеше дә яратуга, хөрмәткә лаеклы кебек иде. Бер генә кимчелеге дә мыскыл итәр өчен сәбәп булырга тиеш түгел сыман иде. Әмма бу уйлары аны ныгытты, көчле кеше итте. Авылда ишеткән һәр яман сүзгә үч итеп, Хәйдәр тагы да тырышыбрак эшләде. Аның тырышлыгын күреп, эшендә дә югарырак урынга күтәрделәр. Җитәкче итеп билгеләнгәч тә, Хәйдәр гадилеген югалтмады.
Берсендә авылдан хат килеп төште. Әнвәрнең әтисе авырый икән, шәһәр хастаханәсенә алып килмәкчеләр. Ләкин бу җиңел генә эшләнә торган эш түгел, зуррак кешенең ярдәме кирәк. Хәйдәр хатта язылган телефон номерын җыйды. Әнвәрнең тавышын шундук танып, ачуланырга тотынды:
– Әнвәр, хәзерге заманда кем хат язып ята инде? Телефон номерымны сорау авыр идемени? Сөйлә, әйдә, ни булды, – диде үзе, тынычлана төшеп.
Әнвәр аңа әтисенең авыруы турында тәфсилләп сөйләде, Хәйдәр ул арада компьютерыннан кирәкле номерлар эзләргә кереште. Шәһәрдә аны белмәгән табиб юк, Әнвәрнең әтисенә булышачак кешене дә һичшиксез табачак ул!
– Әтиеңне иртәгә үк мин эшләгән хастаханәгә алып кил, үзем каршы алырмын. Син дә кил, сөйләшәсе сүзләребез дә җыелгандыр, – дип, Хәйдәр телефонны куйды.
Шул мизгелдә аның тамагына төер утырды. Өстәлгә суга-суга, туйганчы бер елыйсы, бушанасы килде. Ләкин күз яше чыкмады. Әнвәрне күрер дә, сүзләрен исенә төшереп, елар кебек иде. Юк, аның бер генә сүзен дә онытмады Хәйдәр, һич кенә дә җанына тынычлык тапмады.
Икенче көн иртән Әнвәрнең шалтыратканына уянып китте. Иптәшенең тавышы сәер тоелды.
– Хәйдәр, мин өлгермәдем. Әтиебез үлеп китте бит, – дип, Әнвәр тын калды. Әйтерсең лә сиздермичә генә елый иде.
Йокысыннан айнымаган Хәйдәр дә ни әйтергә белми, телсез калды. Әнвәрнең таза гәүдәле әтисен күз алдына китерде: «Юк, ялгышасыңдыр син, исәндер ул. Төш кенә күрәмдер», – дип, күзләрен уып карады. Әмма Әнвәр алдамый иде. Әтисенең төнлә йөрәк белән китеп барганын әйтте. Ахырда гафу үтенергә дә онытмады. Балачакта тиктомалга мыскыл иткәне, «Исерек Гамил баласы» дип үртәгәне өчен, Хәйдәрдән гафулар сорады. Күз яшен тыймады, телефонның теге ягында үкси-үкси елаганы ишетелде. Бу – балачактагы үткен телле Әнвәрнеке түгел, изге җанлы, әмма «әтисез калган» ятим егет тавышы иде.
Хәйдәр аны кичерде, әмма ахырда ничә еллар буе җыелып килгән сүзен әйтте:
– Сезгә малай чакта үпкәләгән вакытларым да булгандыр, аларын хәтерләмим инде. Әмма минем уңышка ирешәчәгемә ышанмавыгыз мине көчле итте! Шуннан соң мин авылга кайтмас булдым, әмма тормышта сыгылмадым. «Исерек Гамил баласы» булырга теләмәвем миннән Хәйдәр Гамилевичны ясады. Мин ул исемне хәзер горурланып, күкрәк киереп йөртәм. Әнвәр, сезгә бер генә рәнҗешем дә, үпкәм дә юк. Аллаһ үзе барысын да тигезли икән ул, брат.
Бу сүзләрдән соң, Хәйдәр күңелендә ниндидер җиңеллек тойды. Аның бүген үк авылына кайтып, исерек әтисен кочаклап елыйсы, әнисен яратасы килде. Ул шулай эшләде дә. Авылына илтәсе юллар онытылмаган, һич хәтереннән чыкмаган иде.
Ялтырап торган яңа машинасы белән үзләренең йорты каршына килеп туктады…