«Ирем башта кыйнады, аннан бала белән мине ташлап чыгып китте...»
Бала белән ялгыз калган хатын-кызларга шуны әйтәсем килә. Беренче ел чыннан да бик авыр икән һәм түзем, сабыр булып, аны һичшиксез җиңеп чыгарга кирәк. Алга таба барыбер җиңелрәк булачак.
Булачак ирем Илгиз белән танышканда миңа 19 яшь иде, шул вакыттан бирле без гел бергә булдык. Безнең танышу тарихы гап-гади. Республикадагы кечкенә бер шәһәрдә яшәдек. Әтием гомер буе табиб булып эшләде, шәһәребез кечкенә булса да, әтинең искиткеч оста табиб булуын ишетеп, аның янына дәваланыр өчен башка шәһәрләрдән дә, хәтта башкаладан да киләләр иде. Башка табиблар «үлем карары» чыгарган авыруларны да аякка бастыра иде әтием. Күрәсең, аның даны башкаладагы җитәкчеләргә дә барып җиткәндер, аңа Казанда бер клиникада яхшы гына вазифа тәкъдим иттеләр. Шулай итеп башкалага күчендек.
Әлбәттә, гомер буе яшәгән шәһәрдән кубарылып күченеп китү җиңел булмады, өстәвенә, Казанда туган-тумача да, таныш-белешләр дә юк диярлек. Шулай да кеше бар нәрсәгә дә ияләшә ул. Казанга күченеп килдек.
Әтигә эш урыныннан өч бүлмәле фатир бирделәр. Шәһәр читендәрәк булса да, үз почмагың үз почмагың инде. Күченеп килгәннең беренче көнендә үк Илгиз белән таныштым. Бу сөйкемле малай миннән 5 яшькә олырак иде. Тыштан фәрештә кебек күренсә дә, чын башкисәр иде ул, райондагы бөтен малай-шалай аннан куркып торды. Кызлар начар малайларга гашыйк була дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Менә минем белән дә шулай килеп чыкты, әмма миңа ул башкалар әйткәнчә дорфа, сугыш чукмары булып тоелмады.
Без күп вакытны бергә уздырдык. Хәтта мәктәптән дә гел каршы ала, өйгә кадәр бергә кайта идек. Алты ел шулай йөрдек. Мин мәктәпне «бишле» билгеләренә генә укып бетердем, университетка укырга кердем. Ә Илгиз бу вакытта әллә ниләр белән шөгыльләнде, әмма уку аның уенда да булмады. Бу 90нчы еллар башы һәм һәрбер малайның теләге бандит булу һәм шуның белән акча эшләү иде. Мин Илгизне акылына килеп, берәр эш табарга үгетләп карадым. Ләкин ул мине бөтенләй тыңламады. Берара аның белән аерылышырга дип тә уйлап йөрдем, әмма булдыра алмадым, аны бик ярата идем шул. Ул янымда пәйда булуга хисләремне тыя алмый идем, ул мине акылдан шаштыра иде. Күпләр мине аның белән аралашмаска, дус булмаска үгетләп карады, әмма мин аңа тугры булдым. Аны армиядән көтеп алдым, хәтта башка егетләр белән дә аралашмадым, сөйләшмәдем, гәрчә яшь вакытта шактый гына чибәр кыз идем мин, шуңа күрә егетләр игътибарыннан өзелеп тормадым.
Нәтиҗәдә, Илгиз начар компаниягә эләкте һәм безнең райондагы яшьләрнең күбесе шөгыльләнгән нәрсәләр белән шөгыльләнә башлады. Алар бандитлар иде, әллә нинди куркыныч нәрсәләр эшләделәр. Әлбәттә, алар беркемнең дә гомерен өзмәде, әмма бөтен район алардан куркып, калтырап тора иде. Еш кына Илгиз берничә көнгә югалып торды, ә мин ул вакытта аның кайда икәнен, нинди хәлдә булуын, гомумән, исәнме-юкмы икәнен бөтенләй белми идем.
Тагын бер елдан соң ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Дөресен әйткәндә, ул вакытта аңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Яратуын ярата идем мин аны, әмма туйдан соң үзгәрер дип бик курыктым, чөнки көндәшләре белән гел мөнәсәбәт ачыклап торулары яхшылыкка илтмәячәге көн кебек ачык иде.
Әти белән әни аңа кияүгә чыгуыма катгый каршы иде. Әти аны миңа пар түгел диде, мондый хата ясаганыма үкенәчәгемне әйтте. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да, әти ул вакытта бик хаклы булган.
Әлбәттә, мин беркемне дә тыңламадым һәм үземчә эшләдем. Ярты елдан соң без ир белән хатын булдык. Беренче елда ул мине какты-сукты, мыскыл итте дип әйтә алмыйм. Өйләнгәнче ничек булган, шулай булды. Мин дә ничектер җиңел сулап куйдым, әти-әни ялгышты һәм Илгиз, чыннан да, мине бәхетле хатын-кыз итә алырдай кеше булачак дип уйладым.
3 айдан соң йөкле булуымны белдем. Мин бик бәхетле идем, ниһаять, Илгиз белән балабыз булачак. Бу яңалыкны Илгизгә әйткәч, ул үзен бик сәер тотты. «Мин сине яратам, син минем гомерлек мәхәббәтем!» дип антлар эчкән кеше бу яңалыкны болай кабул итәр дип башыма да китермәдем. Ул бала теләмәвен әйтте, янәсе, бала артык йөк, мәшәкать... Хәзер рәхәтләнеп яшәргә, күңел ачарга мөмкинлек бар, ә бала аның тормышын күңелсез, моңсу итәчәк икән. Мин аның мондый җавабына бик үпкәләдем, хәтта рәнҗедем дип әйтергә була, ләкин аерылышмаска булдым, Илгиз бераз уйланыр, акылына килер һәм балаларның чын бәхет булуын аңлар дип уйладым.
Бала көткән ул тугыз ай минем тормышымдагы иң куркыныч вакыт булды. Миңа тынычлап бала табар өчен академик ял алырга туры килде. Ләкин минем аборт ясатырга җыенмавымны белгәч тә, Илгиз күз алдымда үзгәрде. Еш кына эчеп кайта башлады, шуннан соң юк-бар өчен дә миңа кычкыра, тавыш күтәрә иде. Миңа берничә мәртәбә әти-әни янына качып та кайтырга туры килде. Алар Илгизне ташлавымны, үзләрендә яшәвемне ялынып диярлек сорады. Балам белән дә ярдәм итәргә, аны карашырга, акчалата да булышырга биш куллап әзер иде әти белән әни. Ләкин Илгиз килеп гафу сорауга ук мин аңа барысын да кичерә һәм кабат аның янына кайта идем.
Берничә айдан соң ул миңа кул күтәрә башлады. Берсендә өйгә кайтканда бөтенләй үз акылында түгел иде. Хәтта аның белән нәрсә булганын да аңлый алмадым мин. Берни дәшмичә генә, чәчләремнән йолкып алды да, сугып җибәрде. Мин үкси-үкси елап ваннага кереп бикләндем. Иртәнгә кадәр шунда утырдым. Ә иртән Илгиз берни дә исенә төшерә алмады. Мин бала тапканчы шулай дәвам итте.
Балам тугач, табиблар баланың үпкәсе һәм йөрәге белән җитди проблемалар булуын әйтте. Балам 5 яшькә кадәр дә яши алмаска мөмкин, диделәр. Бу минем өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Мине бала тудыру йортыннан чыгарганда, әти белән әни каршы алды. Илгиз килмәгән иде... Гадәттәгечә, бу вакытта да ул үзенең ниндидер бик «мөһим» эшләрен хәл итеп йөри иде.
Мин өйгә кайтып Илгизгә барысын да сөйләгәч, ул миңа бер генә нәрсә әйтте.
«Нигә аборт ясатмадың? Менә хәзер чирле бала белән гомер бу чилән инде!» – диде.
Шул сүзләрдән соң ул китте. Ике атна чамасы күренмәде ул. Әнигә рәхмәт яусын, ул бик ярдәм итте, миңа ашарга алып килә, баламны караша иде.
Берсендә Илгиз кайтты һәм башка хатын-кызны очратуын, аның янына яшәргә китәчәген әйтте. Өстәвенә, фатир өчен дә башка түләп торырга җыенмавын әйтте, шуңа күрә мин моннан китәргә тиеш идем. Бу минем аркама пычак кадаган кебек булды. Ничек хаксыз булганмын бит мин! «Бу кеше сине кайчан да булса барыбер бәхетсез итәчәк!» – дип янымдагы һәр кеше әйтте, югыйсә. Юк, үз туксаным туксан иде шул, беркемне тыңламадым, ишетергә теләмәдем. Илгизгә булган яратудан күзем томаланган иде. Күрәсең, ул мине беркайчан да яратмагандыр. Алайса өйләнешү, бергә яшәү ни өчен кирәк булган соң?
Бала белән ялгыз калган хатын-кызларга шуны әйтәсем килә. Беренче ел чыннан да бик авыр икән һәм түзем, сабыр булып, аны һичшиксез җиңеп чыгарга кирәк. Алга таба барыбер җиңелрәк булачак. Әлбәттә, миңа болай сөйләү җиңел, чөнки мине әти-әнием ташламады, бары тик алар ярдәме белән генә мин үз проблемаларымны җиңеп чыктым, баламын аякка бастыра алдым.
Балама шактый җитди диагноз куелган булса да, озакламый аннан «йөрәк авыруы» дигән бу диагнозны алдылар. Бу табиб хатасы булган икән, ләкин шулай да баламның үпкәсе белән проблемалары калды. Балага яхшырак булсын өчен әти белән әни бик җитди адымга барды. Алар фатирны сатып, моңа кадәр туплаган маяларын да кушып, Кырымда өй алдылар һәм без шунда күченеп киттек. Хәзер аптырыйм, бер күрмәгән-белмәгән чит-ят җиргә күченеп китәргә ничек батырчылык иттек икән?!
Әлбәттә, диңгез һавасы һәм йомшак климат улыма бик уңай тәэсир итте. Беренче елны ук аның сулышы яхшырды. Әтисе ягыннан генетикасы әллә ни яхшы булмаса да, улым 20 яшендә күпләр гомер буена да ирешә алмаганга иреште. Ул университетны «бишле»гә генә укып бетерде һәм Германиягә китте, анда зур компаниядә эшли башлады. Ул миңа көн саен диярлек шалтыратып тора. Балачагында куелган диагнозларның эзе дә калмады. Улым өрлектәй гәүдәле, озын буйлы, чибәр егет булып үсте.
Бу вакыт эчендә улымның әтисе бер генә тапкыр да шалтыратмады, хәтта Кырымга күченеп китәр алдыннан да сөйләшергә теләмәде. Әгәр Илгиз бала белән сөйләшергә, аралашырга теләсә дип, китәр алдыннан без танышларыбызга һәм Илгизнең әнисенә адресыбызны калдырган идек. 20 ел эчендә Илгизнең әти-әнисе берничә мәртәбә язды һәм соңгы ике елда бер-ике тапкыр шалтыраттылар, шуның белән шул. Илгизнең әти-әнисеннән бернинди дә ярдәм булмады.
2020 елның 1 гыйнвары. Бу көнне мин әти-әни янында идем. Шул көнне өй телефоныма шалтыраттылар. Трубканы алуга, шалтыраткан кешене тавышыннан таныдым. Әйе, ул Илгиз иде. Хәлләребезне дә, улыбызны да сорап тормады, үзенең хастаханәгә эләгүен, ә яңа хатынының куып чыгаруын һәм үзенең беркемгә кирәксез булып калганын сөйләде. Нәкъ шул вакытта бер әйберне аңладым: иртәме-соңмы һәр гамәлең өчен җавап тотарга туры килә икән ул.
Олыгая-олыгая беркемгә дә кирәк булмавыңны әкренләп аңлый башлыйсың. Илгизнең бавырына операция ясарга тиешләр икән, әмма моның өчен иминият акчасы гына җитми, шуңа күрә күпмедер өлешен түләргә кирәк. Илгиз белән сөйләшеп бетерүгә үк улыма шалтыратып барысын да сөйләдем, аңлаттым. Дөресен әйтим, үзем аңа гомердә дә ярдәм итмәс идем, ләкин улым «Әни, ярдәм итик инде, нинди булса да минем әти бит ул», - диде.
Берничә сәгать узуга ук улым минем банк картама кирәкле сумманы җибәрде. Безнең өчен бу шактый зур сумма иде. Шулай ук улым әтисен барып күреп кайтырга дип миңа да юлга акча җибәрде. Бик рәнҗегән булсам да, мин аны ярата идем, шуңа күрә барып хәлен белеп кайтырга булдым.
Палатага килеп керүгә үк мин шок хәлендә калдым. Илгизнең элеккеге тышкы кыяфәтенең әсәре дә калмаган. Караватта бер карт бабай ята диярсең, гәрчә әле аңа 50 яшь тә тулмаган иде. Ул миңа таба борылды да бер генә сүз әйтте. «Гафу ит...» – диде.
«Улыбыз сине кичерде, Илгиз. Ләкин мин беркайчан да сине гафу итә алмыйм», - дидем.
Операцияне, дәвалануны түләдем һәм Илгиз белән башка беркайчан да күрешмәдем, сөйләшмәдем. Бары тик әллә нигә бер булса да улыбызга шалтыратуын гына сорадым, чөнки улым әтисе белән аралашырга тели иде.
Менә шундый язмыш. Кызганыч, без чыннан да хаклы булган кешеләрне еш кына ишетмибез, ә соңыннан шуның өчен гомер буе үкенәбез. Илгиз белән аерылышканнан соң мин бер мәртәбә дә кияүгә чыкмадым, чөнки һаман да аны гына яратам, әмма аның бу хыянәтен мәңге кичерә алмыйм.
Зәринә Ш.