Рәмзия Галимова: «Журналның беренче санын кулыма алгач, еладым»
Рәмзия Галимова июнь аенда татар һәм рус «Идел» журналларына баш мөхәррир итеп билгеләнде. «Интертат» сайтының «ВКонтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында баш мөхәррир белән туры эфирда әңгәмәнең кайбер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, журналның беренче санын кулына алгач, шатлыктан елаганын әйтте. «Бу – минем тормышымда зур вакыйга. Бөтен күңелемне биреп эшләдем. Шуңа күз яшьләремне тыеп торасым килмәде», – диде ул.
Рәмзия Галимованы баш мөхәррир итеп билгеләгәч, аңа кайберәүләр: «И балам, син әдәбият белгече булмагач, әдәби журналда эшләргә авыр булыр инде», – дип әйткәннәр. Әлеге уңайдан баш мөхәррирнең үз фикере бар.
«Идел» журналында әдәбият битләре ничек булган, шулай калачак
«Баш редактор әдәбият белгече генә булырга тиеш, дигән фикер белән килешмим. Баш мөхәррирдән башка да әдәбият белгечләре күп. Миннән, әдәбият битләре каламы соң, дип кызыксыналар. Әлбәттә, кала. Чөнки «Идел» журналы – ул яшь язучыларны таныту мәйданы. Бергә киңәшләшеп эшлибез», – диде ул.
«Гомумән, журнал әдәби форматтан китте, дигән сүзләрне бик аңлап бетермәдем. Бездә әдәбият битләре ничек булган, шулай ук калды. «Яңа исем» иҗат лабораториясенә күп урын бирдек. Бу нәкъ безнең максатка туры килә: яшь язучыларны барлау, аларны күрсәтү һәм таныту.
«Идел» журналы – ул яшьләр өчен экспериментлар мәйданчыгы.
«Без шушы идеяне дә күздә тотып эшлибез. Журналның алдагы саннарында, мәсәлән, курку турында төрле стильләрдә язылган язмалар урын алачак. Әдәбият бит төрлечә күрсәтелә. Әңгәмә барышында шигырьләрне дә бирәбез. Бу да – әдәбиятны күрсәтү бит. Әдәбиятны заманча, яшьләрчә күрсәтергә телибез», – ди баш мөхәррир.
«Идел» журналы өлкәннәргә кызык булырга тиеш түгел
Журнал чыккач, өлкән буын белән сөйләшүләр булган. 50 яшьләрдәге бер ханым «журнал бик кызык булмаган» дигән фикер әйткән.
«Идел» журналы өлкәннәргә кызык булырга тиеш түгел. Ул – яшьләр журналы. Әгәр журнал өлкән яшьтәгеләргә ошый икән, димәк, без дөрес юлдан бармыйбыз, дигән сүз була. Бу, баш редактор буларак, минем үземнең хата булачак. Беренче чиратта, яшьләр өчен кызыклы булырга тиеш.
«Әлегә экспериментлар форматында эшләп карыйбыз»
«Әлбәттә, журналда танылган өлкән язучыларыбызны да күрсәтәчәкбез. Ләкин алар белән әңгәмәләрне, аларның язмаларын яңача форматта, яшьләр өчен кызыклы форматта биреп карыйсы килә.
Мин төрле фикерләргә дә әзер. Тискәре фикер булу да – нормаль күренеш. Нинди генә фикер булса да, алар барысы да миңа мөһим. Без өлкәннәрнең фикерен ишетергә риза. Әлегә экспериментлар форматында эшләп карыйбыз. Көзгә таба, өлкәннәрнең һәм яшьләрнең фикерен ишетеп, уртак фикергә килербез, дип ышанам», – диде Рәмзия.
Экспериментлар ясау журналның бизәлешендә дә чагылыш тапкан.
Яшьләр арасында популяр булырга телибез икән, аларны шаккатырырга кирәк.
«Яңа форматлар уйлыйбыз. Бу – дизайнга да кагыла. Яшьләр арасында булган бүгенге көн трендларына игътибар бирәбез. Яшьләр арасында популяр булырга телибез икән, аларны шаккатырырга кирәк. Шуңа күрә шушындый «ертык» форматта фотолар кулландык. Мондый фотолар рәссамнар һәм фотографларга ошады», – диде ул.
«Идел» журналы «Ялкын» журналына охшап калган» дигән сүзләргә аңлатма
«Мондый фикерләрне мин аңлыйм, чөнки мин 4 ел буе «Ялкын»да эшләдем. Мин ул эш урынында яратып, күңелемне, энергиямне биреп эшләдем. Ул вакытта да минем максатым «Ялкын»ны таныту иде. Шуңа күрә күп кешедә мин «Ялкын» журналы белән ассоциацияләнәмдер. «Ялкын» журналында бик күп проектлар эшләдек. Аларда минем төсмерем чагылыш тапкан, әлбәттә. Шуңа күрә мин аннан «Идел»гә күчкәч, тиз генә үзгәрә алмыйм бит. Шуңа күрә кайбер проектларда «Ялкын»ның чагылышы булуы табигый», – ди ул.
«Шулай да «Ялкын» ул – яшүсмерләр журналы, «Идел»дә мөмкинлекләр күбрәк. Бер журнал белән икенчесен чагыштыру дөрес түгел, чөнки безнең барыбызның да максат бер – милләткә хезмәт итү. Шуңа күрә бөтен татар телендә чыга торган газета-журналлар берләшергә тиеш, бер-берсенә көндәш булырга тиеш түгел», – диде Рәмзия.
Журналист һөнәренә мәхәббәт «Ялкын» журналы белән танышканнан соң уянган
Рәмзия үзе Сарман районы Мортамак авылыннан. 9нчы сыйныфта укыган чакта «Ялкын» журналы редакциясе хезмәткәрләре мәктәпкә килгән булган. Шул вакытта Рәмзиядә журналист һөнәренә мәхәббәт уянган. Казанга төрле редакцияләр белән танышу өчен килә торган булган, мәкаләләр язган.
«Бүгенге көндә яхшы журналист булу өчен икенче курстан ук эшли башларга кирәк. Беренче курста эшләмәсәң, әле гафу ителә. Укыган вакытта ук тәҗрибә туплый башлау мөһим», – ди ул.
Татар журналистларына пиар җитми
«Татар журналистларына пиар җитми. Без укыган чакта мондый әйбер юк иде. Әмма социаль челтәрләр заманында татар журналистларына үзләрен күрсәтү кирәк. Ул үзенең шәхси брендын камилләштерергә, үстерергә тиеш. Шул рәвешле, татар дөньясында танылу алачак. Бу – бигрәк тә блогерлар популяр булган заманда, журналистлар блогерлар белән көндәшлек иткән заманда мөһим. Популярлыкны, журналист һөнәренең кызыклы икәнен күрсәткәч, яшьләр дә күбрәк килер иде бу өлкәгә», – дигән фикерен дә җиткерде баш мөхәррир.
«Минем яшьләр арасында журнал форматын популярлаштырасым килә. Күп вакытта почта аша язылып өйгә китертәбез бит матбугатны. Почта аша язылу яшьләргә туры килми, аларга каяндыр сатып алу кулайрак. Минем «Идел»не шулай үстереп карыйсым килә. Китапларны алалар бит, шулай ук «Идел»не дә шулай ук ала башларлар, дип уйлыйм», – диде ул.
«Бүгенге көндә яшьләр укымый, дияргә яраталар. Татар яшьләре укый. Татар халкы гомумән укырга ярата, бу – безнең каныбызга сеңгән. Дөрес, татар әдәбиятын күбрәк иҗат белән кызыксынучылар укый. Әмма дөньякүләм танылу алган китапларны яшьләр күп укый. Китапханәдә дә кеше күп. Бер көнне метрода барам: бер вагонда 6 кеше китап укып бара иде. Алар яшьләр иде. Димәк, без аларга кызыклы һәм файдалы контент бирергә тиеш. Без аны җитештерә белергә тиеш», – ди Рәмзия.
«Идел» журналының презентациясе кайчан үтәчәге билгеле
Русча чыга торган «Идель» журналының презентациясе күптән түгел Татарстан милли китапханәсендә үтте. Татарча «Идел»нең презентациясе кайчан булачак, дип кызыксыналар.
«Миннән «татарча журналныкы кайчан булачак» дип сорыйлар. Журналның июль саны бик тиз сатылып беткәнлектән, презентациясен үткәрә алмый калдык. Шуңа күрә журналның август саны килү белән, матур чара үткәрәчәкбез. Презентациянең кайда һәм төгәл кайсы көнне булачагы социаль челтәрләрдә язылачак», – диде ул.