news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыровның 18 яшьлек улы Чечняның яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

news_top
Рамзан Кадыровның 18 яшьлек улы Чечняның яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

Чечня башлыгының 18 яшьлек ул Әхмәт республиканың яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде. Аңа шулай ук Чечняның югары дәрәҗәдәге бүләген – Кадыров орденын тапшырганнар, дип яза «Грозный информ».

Бүләк «Техноспорт Первых» дип аталган спорт фестивале ачылышында Чечня парламенты рәисе Мөхәммәд Даудов тарафыннан тапшырылган. Бүләкләү вакытында Рамзан Кадыровның указын укыганнар һәм Әхмәт Кадыровны «министр» дип атаганнар. Ул 2023 елның ноябреннән Чечняның физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрының беренче урынбасары булып эшли иде.

Рамзан Кадыровның олы улы Россия президенты Владимир Путин белән дә очрашкан иде.

Бүген Рамзан Кадыровның олы кызы Айшат – Чечняның социаль өлкә буенча вице-премьеры – Донецк Халык республикасы ордены белән бүләкләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар