news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров Сталинны «хыянәтче» дип атады

news_top
Рамзан Кадыров Сталинны «хыянәтче» дип атады

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров СССР җитәкчесе Иосиф Сталинны «хыянәтче» дип атады. Ул чечен халкын Грозныйның 205 еллыгы белән котлаганда шул хакта әйткән. Кадыровның чыгышын «Вайнах» дәүләт телерадиокомпаниясе телеграм-каналында урнаштырды.
«Бүген беркем дә «чеченнар хыянәтче булган» дип әйтми. Чеченнарны гына түгел, башка халыкларны да сөргән Иосиф Сталин хыянәтче булган. Ул вакытта үз халкы һәм республикасы өчен җаваплылыкны алырлык җитәкче булмаган», – диде Кадыров.

Ул Чечняның хәзер үз командасы булуын әйтте.

«Бер генә кеше хәл итми, без бөтенебез бергәләп, килешеп хәл итәбез һәм иң җаваплы карарларны кабул итәбез», – диде Чечня башлыгы.

Чечня башлыгы моңа кадәр дә Сталинны тәнкыйтьли иде. 2017 елда ул: «Сталин безнең җирне һәм безнең халык турындагы хәтерне Җир йөзеннән себереп түгәргә теләгән иде», – дип белдергән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар