Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров никабны тыярга өндәгән Бастрыкинга кисәтү ясады

news_top_970_100
Рамзан Кадыров никабны тыярга өндәгән Бастрыкинга кисәтү ясады

Россиянең Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин никабны тыярга өндәп чыгыш ясады. Петербургта халыкара яшьләр юридик форумында чыгыш ясаганда, ул мигрантларга каршы кануннар кабул итмәгән өчен Думаны «Дура» дип атады һәм никаб – күзне генә калдырып кия торган мөселманнар киеменә карата фикерен әйтте. Форумга килгән яшьләрнең берсе сорау бирде – Урта Азиядә, Әйтик Үзбәкстанда битне каплый торган кием белән йөрү тыелган. «Анда никабны кия алмаганнар монда күченә дә Россиядә кия. Монда бу киемне тыярга мөмкинме», – диде ул.

«Бу – Дума бурычы. Анда ул тыелган, монда рөхсәт ителгән. Нигә? Мин белмим, мин закон чыгаручы түгел. Мин килешәм, моны тыярга кирәк», – диде ул һәм Дагыстанда, Ростов тикшерү изоляторындагы һөҗүмнәрне искә төшерде. «Алар ислам терроры байрагын безнең җиргә алып керә алды, шуңа күрә Думага реакция күрсәтергә кирәк», – диде.

«Барысын да тыярга кирәк. Конкрет алганда, Дагыстанда кем теракт эшләде? Исламистлар, террористлар. Ростов төрмәсендә? Террористлар, исламистлар», – диде Бастрыкин.

Рамзан Кадыров телеграм-каналында Александр Бастрыкинны фикерләрен үлчәп әйтергә чакырды. Аның фикеренчә, исламны террор белән тәңгәлләштерергә кирәкми.

«Күп тапкырлар әйттем һәм тагын бер әйтәм – мөселманнар террор актлары эшләмәде һәм ясамады. Алга таба Александр Бастрыкин исламны террор белән тәңгәлләштермәс дип өметләнәм», – диде ул.

Рамзан Кадыров, мондый фикерләр алга таба да яңгыраса, аның иҗтимагый-сәяси вазгыятькә йогынтысы ясаячагын кисәтте. Ул «үзләрен теләсә ничек атаган фанатик һәм шайтаннарның Библия, Коръән һәм Тәүратка» катнашы юклыгын әйтте.

Никабларны тыю турында фикерләр әледән-әле яңгырап тора. Күптән түгел Дагыстан башлыгы Сергей Меликов бу киемнең Кавказ халкына хас булмавы турында әйтте. Россия Диния нәзарәте, никабның экстремизм белән элемтәсе булган очракта, аны тыюга каршы булмавын әйтте. Эчке эшләр министрлыгы исә киемнең экстремизм белән бәйләнеше турында мәгълүматы юклыгын белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100