news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров махсус операциянең кайчан бетәчәген әйтте

news_top
Рамзан Кадыров махсус операциянең кайчан бетәчәген әйтте
"Татар-информ" архивы

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе 2023 ел ахырына кадәр бетәчәк, диде. Бу турыда ул Чечня республикасының тышкы элемтә, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаевка биргән интервьюсында әйткән, дип яза «Газета.Ру» сайты.

«Махсус операция ел ахырына кадәр бетәчәк. Европа дәүләтләре үз гамәлләренең дөрес түгеллеген таныячак, Көнбатыш тезләнәчәк», – дигән Кадыров.

Аның фикеренчә, Европа илләренә барлык тармакларда да Россия белән хезмәттәшлек итәргә туры киләчәк, чөнки аларның башка юллары юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар