news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров «кешеләрне боза торган» матурлык салоннарын ябарга өндәде

news_top
Рамзан Кадыров «кешеләрне боза торган» матурлык салоннарын ябарга өндәде

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров мөселманнарга килешми торган рәвештәге модельләрне рекламалаган матурлык салоннарын ябарга өндәде.

«Салоннар үз аккаунтларына күрсәтергә ярамаган тән өлешләре төшерелгән фотолар куя. Кешеләрне боза торган салоннарны ябарга кирәк», – дип сөйли Кадыров үз аккаунтында.

Процедуралардан соң кешеләрнең проблемалары килеп чыга, хастаханәләргә мөрәҗәгать итәсе булган салоннарны ябарга кирәк, диде ул.

Бу хакта Рамзан Кадыров аптекаларга рейд вакытында әйткән. Лицензиясез эшләгән 50 аптеканың ябылуы турында белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар