Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров һәлак булган хәрбиләр санын әйтмәскә чакырды

news_top_970_100
Рамзан Кадыров һәлак булган хәрбиләр санын әйтмәскә чакырды
"Татар-информ" архивы

Төбәк хакимиятләренә махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның санын әйтергә түгел, ә аларның гаиләләренә ярдәм итәргә кирәк, дип белдерде Чечня башлыгы Рамзан Кадыров. Бу хакта ул үзенең «Телеграм» каналында язган, дип хәбәр итә РБК сайты.

Ул, хәрби бурычны үтәгәндә югалтуларсыз булмый, диде һәм һәлак булган хәрбиләрне онытмаска вәгъдә бирде.

«Төбәк җитәкчеләренең махсус операциядә һәлак булучылар саны турында сөйләвен аңламыйм. Миндә сорау: нәрсә өчен? Бөтен нечкәлекләре белән язалар. Безнең егетләр бу батырлык юлын үзләре сайлый. Аңлы рәвештә. Команда составы хәрбиләрнең гомерләрен саклап калу өчен мөмкин булганның барын да эшли. Геройлар темасында манипуляция ясарга кирәкми, теге төбәктә бу кадәр хәрби һәлак булган, бу төбәктә фәлән кадәр һәлак булган. дип язарга кирәкми», – дип язган Кадыров.

Аның сүзләренчә, һәлак булучылар арасында чеченнар да бар, әмма төбәктә «бөтен җирдә бу хакта сөйләү» урынына, аларның гаиләләренә ярдәм итәләр. «Җирле хакимиятләрне һәлак булган һәм зыян күргән хәрбиләрнең гаиләләре мәсьәләсен хәл итү белән шөгыльләнергә һәм югалтулар турында сөйләмәскә өндим», – дип язган Чечня башлыгы.

Махсус хәрби операция башланганнан соң, Россия Оборона министрлыгы Кораллы Көчләрдәге югалтулар турында берничә мәртәбә хисап тотты: март башында һәм ахырында, шулай ук 21 сентябрьдә – Россиядә өлешчә мобилизация башланган көнне. Ул вакытта Оборона министры Сергей Шойгу белдергәнчә, махсус операция башланганнан бирле Россия 5937 хәрбине югалткан. Шойгу версиясе буенча, ул вакытта Украина ягының югалтулары якынча 100 мең кеше булган. Алар арасыннан 61 207 кеше һәлак булган, 49 368 кеше яраланган.

Оборона министрлыгыннан тыш, Россиянең югалтулары турында төбәкләр дә даими хәбәр итеп тора. Аерым алганда, мобилизацияләнгәннәр арасындагы югалтулар турында Красноярск крае, Владимир, Курск, Чиләбе һәм башка өлкәләрнең администрацияләрендә хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта Свердловск өлкәсе хәрби комиссариатында шәхси состав арасындагы югалтулар турындагы белешмәнең дәүләт сере булып саналуын да әйттеләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100