Чечня башлыгы Рамзан Кадыров республикадагы ир-атларны озын сакал һәм кыскартылган чалбар киеп йөрүне модага әйләндермәскә чакырды, моңа яшьләр иярә башлаган. Бу хакта ул төбәкнең көч структуралары җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәдә сөйләгән, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бездә бик озын сакал йөртүче ир-атлар бар. Шул ук вакытта алар җомга намазын җәмәгать белән укырга йөрми, мәчетләргә килми, тәүлек әйләнәсе проспектларда йөри, эшсез вакыт үткәрә. Алар озын сакал һәм балагын күтәреп йөрүне ниндидер аңлашылмаган модага әйләндерде, ә үсеп килүче буын алардан үрнәк ала башлый. Аларга мөрәҗәгать итәм: сакалларыгызны кыскартыгыз һәм аны дин кушканча йөртегез», — дигән Кадыров.
Кадыров шулай ук республикадагы кайбер хатын-кызларның тышкы кыяфәте турында да фикерен әйткән. Аның сүзләренчә, хатын-кызлар тулысынча япмалар белән каплана башлаган, шулай итеп Чечняга хас булмаган киенү рәвешенә ияргән.
Ул хатын-кызларны ислам нормаларына туры китереп киенергә, гарәпләрнең киенү рәвешенә иярмәскә чакырды, дип яза «Татар-информ».
«Бездә беркайчан да пәрәнҗә кимәгәннәр», – дип өстәгән Кадыров.