Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров «Ахмат» спецназы командирын хат аша агуларга теләгәннәрен сөйләде

news_top_970_100
Рамзан Кадыров «Ахмат» спецназы командирын хат аша агуларга теләгәннәрен сөйләде
Рамзан Кадыров телеграм-каналыннан

«Ахмат» спецназы командиры һәм ЛНР Халык милициясенең 2нче армия корпусы командиры урынбасары Апти Алаудинов берничә көн элек агуланган булган. Бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыров «Телеграм» каналында хәбәр итте, дип яза РБК сайты.

«Алга китеп әйтәм, тынычландырам: хәзер аның белән бар да яхшы, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернәрсә дә янамый», – дип язган ул.

Кадыров сүзләренчә, 8 февральдә Алаудинов адъютанты генералга атап язылган хатлы конверт ала. Бу конвертка агулы матдә сеңдерелгән булып чыга. «Ахмат» командиры моны үзенчәлекле зәһәр исеннән аңлый һәм вакытында кулын эшкәртә һәм борын куышлыгын юдыра, дип сөйләде Чечня башлыгы. Бу конвертны тоткан адъютантлар да нәкъ шулай ук эшли.

«Агуланучылар медсанбатка җибәрелә, анда җитәкчеләренең һәм 2 сугышчы табибның квалификацияле һәм грамоталы ярдәме аркасында (аларның берсе профессиональ токсиоколог булып чыга) авыр нәтиҗәләрне булдырмый калганнар», – дип хәбәр итте Кадыров. Хәзер генерал һәм 2 офицер да Мәскәү хастаханәсендә дәвалана.

Белгечләр, анализ өчен, агулы матдәнең пробасын алган, бу эшне тикшерү башланган. Чечня башлыгы сүзләренчә, «нәтиҗәләр инде бар».

Кадыров Алаудиновка һәм аның адъютантларына «тиз арада савыгуларын һәм сафка кайтуларын» теләгән. «Медсанбатның командирына һәм табибларына аеруча зур рәхмәт белдерәм, алар агуланган офицерларга үз вакытында профессиональ ярдәм күрсәтте һәм токсинны нейтральләштерде», – дип өстәгән ул.

Алаудинов узган елның июленнән ноябренә кадәр Чечняның Иминлек советын җитәкләде. Кадыров белдергәнчә, «Ахмат» командиры Донбасста үзен яхшы күрсәткән, аның җитәкчелегендә үзиреклеләр ЛНР Халык милициясенең 2нче армия корпусы белән берлектә Луганск Халык Республикасында 36 торак пунктны контрольгә алган. Ноябрьдә Чечня башлыгы генералны «хезмәт юлы буенча лаеклы рәвештә алга баруы» аркасында вазифасыннан азат итте. «Ахмат» спецназ командиры җаваплылыгында 200 километр чик линиясе линия бар», – дип язган Рамзан Кадыров.

Ул вакытта Алаудинов ЛНР Халык милициясенең 2нче армия корпусы командиры урынбасары булып билгеләнде. Җәен ул Россия Герое һәм Луганск Халык Республикасы Герое исемен алды. Гыйнвар ахырында Алаудинов Россия гаскәрләре якындагы ай ярымда ДНРның барлык территориясен контрольгә алу ихтималы турында әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100