news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров атларына кагылышлы санкцияләрне әсир украиннарга алмаштырырга әзер

news_top
Рамзан Кадыров атларына кагылышлы санкцияләрне әсир украиннарга алмаштырырга әзер
ТАСС видеосы, Таисия Боршигова

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров АКШтан туганнарына һәм атларына кагылышлы санкцияләрне бетерүне сорый. Моңа алмашка ул әсир украиннарны азат итәргә тәкъдим итте.

Бу тәкъдимен Чечня башлыгы АКШ диңгез пехотасы корпусының элеккеге разведчигы Скотт Риттер җиткерде. Риттер җәмәгатьчелеккә Америка хакимиятен тәнкыйтьләүче буларак билгеле.

«Кунагыбыз (Скотт Риттер – ред. иск.) өчен кызыклы тәкъдимебез бар. Бездә Донецк, Луганск шәһәрләреннән әсирләр бар. Мин исемлекне кунагыма бирәм. <…> Әгәр алар минем әниемә, кызларыма һәм бернәрсәдә дә гаепсез кешеләргә, атларга кагылышлы санкцияләрне бетерсәләр…<…> миннән башка. Тагын миңа каршы санкцияләр өстәячәкләр, без бу кешеләрне бирәчәкбез», – дип яза «РИА Новости» Кадыров сүзләрен.

«ТАСС» агентлыгы язуынча, Кадыров үз тәкъдимен Грозныйда республиканың көч подразделениесен тезеп бастырып күрсәтү барышында әйткән. Шунда ук ул Риттерга Украин хәрби әсирләренең видео мөрәҗәгатен күрсәткән, анда алар Кадыровның якыннарыннан, аның самолетларыннан һәм атларыннан санкцияләр алу шарты белән 20 әсирне азат итүне сорыйлар.

«Әгәр сез бу шартларны үтәсәгез, 20 украин солдаты туган йортларына кайтачак», – ди видеода хәрби әсирләрнең берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар