Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров 23 яшьлек кызы Айшатны мәдәният министры итеп кую сәбәбен әйтте

Кадыров сүзләренчә, аның өстәлендә Айшатның эштән китү турында гаризасы да ята.

news_top_970_100
Рамзан Кадыров 23 яшьлек кызы Айшатны мәдәният министры итеп кую сәбәбен әйтте
https://mk-chr.ru

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров кызы Айшатны төбәктә мәдәният министры итеп куюының сәбәбен әйтте. Ул кызының мәдәният өлкәсе мәсьәләләрне хәл итүдә уңышларын күрүен әйтә. Бу турыда РИА Новости яза.

«Мин мәдәният министры итеп кемне билгеләргә икәнен озак уйладым. Аның мәдәният министрының беренче урынбасары булган чагын да, уңышларын да күрдем. Кеше минем туганым булган өчен генә мин беркемне дә билгеләмим. Мин аның беркем дә шөгыльләнми торган проблемалы мәсьәләләр белән шөгыльләнүен күрдем: бу — китапханәләр, музейлар, театрлар. Ул министрлыкка килгәч, театр мәдәниятен, музейларны, китапханәләрне үстерү юнәлешендә күп эшләде», — дигән Кадыров матбугат чарасында.

Кадыров сүзләренчә, аның өстәлендә Айшатның эштән китү турында гаризасы да ята. Бу — ул эшли алмаган очракка.

«Миндә аның ике гаризасы бар. Министр постыннан үз теләге белән китү гаризасы Кадыров исеменә, һәм Хучиев исеменә (хакимият рәисе Мөслим Хучиев). Эшли алмаса, теләсә кайсы вакытта мин датасын куям да, эштән җибәрәм. Мин аңа шулай дидем: әгәр бабаң ышанычын акламасаң… эштән китсәң, аның өчен гомерлек тап була, бу аның өчен зур җаваплылык», — ди Кадыров.

Айшат Кадырова 1998 елның 31 декабрендә туган. Былтыр сентябрьдә Чечня Мәдәният министрының беренче урынбасары, быел октябрьдә мәдәният министры булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100