Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыйров үзен үтерергә тырышучылар турында әйткән һәм «кан үче» турында кисәткән

news_top_970_100
Рамзан Кадыйров үзен үтерергә тырышучылар турында әйткән һәм «кан үче» турында кисәткән
Фото: grozny-inform.ru

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров республиканың көч блогы командирлары һәм җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды, һәм алар җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр, дип яза «Грозный-информ» сайты.

Рамзан Кадыйров сенатор, бизнесмен Сөләйман Керимов, Дәүләт Думасы депутатлары Ризван Курбанов, Бекхан Барахоевларны гаепли һәм үзләренең гаепсезлекләрен дәлилләргә куша. Башкача булган очракта, ул аларга «кан үче» игълан итәргә мөмкин.

Киңәшмәдә төбәк башлыгы «Wildberries» компаниясе офисында булган инцидент һәм анда кешеләр һәлак булуын да телгә алды. Ул, дошманнар «әлеге конфликтны кадыровчылар китереп чыгарган» дип, бу хәлгә милли төс бирергә тырыша, диде. «Wildberries» компаниясенең хуҗалары ызгышы сәбәпле, ике яктан да булган сакчылар атышып, кеше һәлак булган иде.

«Кеше анда законсыз рәвештә булган һәм атыш вакытында һәлак булган. Шул вакытта коткы таратучылар: «Без чеченнарга каршы, без кадыровчыларга каршы», – дип яза. Ул егет үлде, чөнки язмышы шул булган. Озын сакаллы ул геройларны шәхсән үзем кырып ташлаячакмын. Мин – Кадыров. Кыюлыгы булган кешеләр миңа канлы үч игълан итсен, һәм шул вакытта үземнең нәрсәгә сәләтле булуымны күрсәтермен», – диде Рамзан Кадыров.

Очрашуда төбәк башлыгы әйткәнчә, «Wildberries» офисында килеп чыккан хәлгә бәйле рәвештә, Бекхан Барахоев, Сөләйман Керимов һәм Ризван Курбанов аны үтерүгә заказ биргән булган. Ул конфликтта катнашучыларны җавапка өндәде.

«Шаһитлар һәм мине үтерергә заказ бирергә теләгән кешеләр бар», – дип аңлатты Кадыров.

Республика җитәкчесе конфликтны китереп чыгаручыларга да мөрәҗәгать итте. Ул, дәгъвасы булган һәркем миңа шәхсән мөрәҗәгать итә ала, диде.

«Нәрсә киеп йөргәнегезне билгеләгез: итәкме, чалбармы. Сезнең күрсәтмә митингларга, сөйләшүләргә җавабым шул: мин – Рамзан Кадыров, баш кадыровчы буларак шуны әйтәм – кадыровчылар беркемне дә үтермәде. Әгәр миңа нинди дә булса сораулар бар икән, бернинди проблема да юк. Мин көтәм!» – диде Чечня башлыгы.

Ул шулай ук, «Wildberries» офисы янындагы атыш вакытында һәлак булган ир-атның анда булу өчен законлы нигезләре булмаган, дип өстәде. Һәм бу эш белән хокук саклау структуралары шөгыльләнә, диде.

«Бу эшне закон хәл итәчәк», – диде Рамзан Кадыров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100