Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов: «Татар җыры була гына күрсен!»

Журналист «Татар җыры» бәйгесенә күзәтү ясый.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов: «Татар җыры була гына күрсен!»

Кичә «Татар җыры» узды. Матур киенеп Сабан туена баргач, бәйрәмнең алып баручысы, көрәш белән ат чабышы булмый калган кебек хис калды. Аш уздырабыз дип әзерләнгәч, кадерле кунак килмәячәге билгеле булган кебек. Бөтен әйбер әзер бит инде, уздырмый калып булмый – шуңа барыбер уза.

Дәгъва оештыручыларга түгел. Елы шундый. Минем элегрәк тә язганым бар – «Татар җыры» ул ничектер елга бер йомгак кебек. Ул шундый күрсәткеч – ел әйбәт узган, бар да яхшы, менә безнең татар җыры ничек. Ә ул ничек? Татар нинди, ул шундый. Ул үзгәрә, ул үсештә. Җырларыннан гына да түгел – бу үзе бер шундый бәйрәм.

Ә быел үзегез беләсез нинди ел. Президент килмәгән. Ул булмаса да карап була инде, сүз дә юк, концерт карар өчен кемнеңдер булуы кирәкми, әмма аның булуы «Бар да әйбәт, бар да тәртип» дигәнне аңлата торган күрсәткеч икән. Президент юк... Чөнки үзегез беләсез, бар да әйбәт түгел. Ничек әйбәт булсын – концерт узган залдан ничә йөз метрда гына мобилизацияләнгәннәр тупланган пункт. Әйбәт елларда алай булмый, ул ирләр, хатыннарына тәти күлмәкләр кидереп, затлы машиналарга утырып концертларга килә. Рәт араларыннан йөри, тәнәфестә өчпочмак ашый, алкышлый.

Кайберәүләр «быел «Татар җыры» булмаса да ярар иде» дип яза. Концерт кирәкми, диләр. Минемчә, кирәк. Ахырзаман килеп ятканны күрсәң дә, кулыңдагы гөлне җиргә төртеп куй дигән хәдис бар бит. Мәгънәсе шундый. Сугыш заманында блокададагы Ленинградта да симфония язган композитор. Аны берәү дә «сугыш заманында симфония язасыңмыни, симфония кайгысымы» дип сүкми. Сугыш вакытында да концертлар барган, спектакльләр куйганнар, рухи тормыш барган. Әгәр без концертлардан баш тартабыз икән, театр, әдәби кичә - калганнарыннан да баш тартырга тиеш булып чыгабыз. Бу бит инде кешенең тулысынча рухы сыну дигән сүз. Рухың сына икән, син инде яртылаш мәет дигән сүз. «Бу концертка барган да, яклап утыра дип уйламагыз, үзем бармасам да мин төшенке кыяфәт белән кыямәт көтеп яшәү яклы түгел. Җырчылар бу процессны берничек тә туктата алмый, әмма концерт вакытында җырчы берничә сәгатькә генә дә булса да кешене элекке заманга кайтарып тора ала икән – начар түгел. Шуңа да мин элек тә җырчыларга сүз әйтмәгез ди идем, хәзер дә әйтәм. Бу – алар уйлап чыгарган, алар чакырып китергән әйбер түгел. Өстәвенә, без бу вакыйгаларның күпме барачагын да әйтә алмыйбыз. Булсын концертлар.

Әйтүемчә, «Татар җыры» президиумсыз Сабантуй кебек иде. Атлары һәм көрәше дә юк дидем. Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Гүзәл Уразова юк иде. Алар да «Татар җыры»н тутырып торган икән. Мәйданны тутырып торганнар, шаулап. Ник юк иде? Белмим. Динә Гәрәеваны да күрмәдем, бер читкә басып, бик игътибар белән залны күзәтеп торганын күрмәгәч теге җитмәүчелек үзен тагы бер сиздереп куйды.

Ярар.

Концерт башланып китте Зөлфәт Хәким белән. Мин Зөлфәт Хәкимне яратам. Мин аның «Су төбендә сөйгәнем», «Кишер басуы» әсәрләрен һәм юморескаларын гениаль әсәрләр дип саныйм. Мин аның башлангыч чор этабындагы җырларын гениаль җырлар дип саныйм һәм аларны тыңлыйм. Шуңа да мин аның җырларыннан да, әсәрләреннән дә шул Зөлфәт Хәкимне көтәм кебек.

Аннары чыкты Азат Фазлыев. Азат Фазлыев – «Барс» сугышы ветераны. «Барс»та чыккан сугышта җырчылар икегә бүленеп сугышты бит әле, болар хатыны белән теге якта окоп казыдылар. Ул яктагыларны кичермәделәр, боларын кичерделәр. «Болар барыбер аңлап бетермәгәннәрдер инде нәрсә өчен сугышып йөргәннәрен, аңгыраеп кына теге якка чыкканнар» дип кичермәделәр микән дип уйлыйм. Азат Фазлыев җыр җырлады. Нинди икәнен сорасагыз – хет төн уртасында уятып сорасагыз да шалт әйтеп бирә алам. Ничек алаймы? Бик гади. Боларныкын гына түгел, анда яңгыраган алтмыш-җитмеш процент җырны әйтеп бирә алам. Ул җырның музыкасы «ындыц-ындыц, бөдеҗ-бөдеҗ» килеп тора, аранжировкасы «ымфыцы-ымфыцы, пыцыер-пыцыер» дип торган төсле, ә сүзләрендә «яратам, сагынам, юксынам, киттең, кайт, көтәм, кайтырсың әле, нәгаләт...» дигән сүзләр бар. Соңгы сүзләрне арттырып әйттем бугай, әмма барыбер шулайрак инде. Шуңа мин татар эстрадасын су урынына эчәм үк булмаса да, дүртлелек беләм.

Аннары безнең җырчыларның бер чире бар – бетерә алмау. Бер башласалар җырны, бетерә алмый чиләнәләр. Ул аларны яраткан тамашачы өчен дә газаплы халәт. Үзләре өчен дә дияр идем – анысын әйтә алмыйм. «Кайт, кайт, өзелеп кайт, китмә, китмә, яратам» – шундыйрак куплет бит инде. Ну бер әйттең. Ну ике әйттең. Ну өч. Җитте инде, аңлашылды, булды, бар кереп кит – юк, ул аерым хут алып, тагын бер куплетны башлый. Ул куплетта шул ук сүзләр башка төрлерәк рәвештә тезеп куелган гына, алдагы куплеттан шуның белән генә аерыла, сүзләрен бик аңышып та бетеп булмый. Ул аны тагын бер җитмеш сигез тапкыр әйтеп чыга. Аннары гына җырчы бетереп кереп китә. Тамашачы утыргычка авып кала.

Аннары чыкты Данир Сабиров. Данирны беренче чиратта юмор остасы буларак беләбез. Дөрес, «Татар җыры»ндагы күп кенә җырчыларның борынына чиртерлек итеп җырлый да. Бу юмор бәйгесе түгел, билгеле, мәзәк сөйләтү дөрес булмас иде, әмма нигә аннан пародия җырлатмыйлыр икән? Андый жанр да була ала бит «Татар җыры»нда. Аның кебек оста пародист бит юк. Шәп булыр иде әйбәт пародияләр күрсәтсә, үзе бер бәйрәм булыр иде, шул «яратам, кайт инде, кер кочагыма» дигән җыр җырлауга караганда.

«Җәмилә» дип игълан иткәч, мин Җәмиләне кайтарганнар дип сөенгән идем... «Ми-ин килермен яныңа, карлыгандай карлар яуганда...» дип җырлар дип көттем. Ул башка Җәмилә булып чыкты. «Альтернативщик». Бездә альтернатив музыкага урын юк дигән дәгъва бар бит инде «альтернативщиклар» тарафыннан. Шул сәбәпле бугай, ел саен берәр «альтернативщик» җырлый, әмма попса элементлары белән. Быел аны җырларга бер яшь җырчыны да җәлеп иткәннәр. Минемчә, алай азапланырга кирәкми инде. Шартлатып чакырсыннар альтернативщикны, әйтик Оскарны, җырласын үзенең яраткан «Грейпфруты» турында, әмма булган җырларга заманча «нур» өстәүне «Үзгәреш җиле»нә калдырыгызчы? Менә опера театрындагы бабайлар ничә еллар буе җил чыгарып ята, башкага көчләре килмәгәч. «Ай былбылым»га тимәскә иде инде. Калсын ул Ренат Ибраһимовлар башкарганча. Үзең җыр яз да үз былбылыңны табып, шуны җырла матур итеп.

Зөфәр Хәйретдинов чыкты. Композиторларның шундый үзенчәлеге бар – алар җырламыйча түзә алмый, әмма матур җырлаган композиторлар булмый диярлек. Зөфәр Хәйретдинов – искәрмәләрнең берсе. Ул «Карлы яңгыр»ны җырлады. Концерт беткәч, урамга чыксак – дөрестән дә карлы яңгыр ява. Иҗади кешеләрдә фаразлау хасияте була шул.

Соңгы елларда Лия Шәмсина белән Артур Маузер гел чакырыла. Быел да килгәннәр иде. Алар җыр җырлады.

Артур Минһаҗев та җыр җырлады. Мөмкинме берни дә язмаска?

Рифат Зарипов әниләр турындагы җыр җырлады. Менә ул җыр аерылып тора башкалардан. Теге «ымфыцы» музыкалы җыр түгел.

Рифат җырлар алдыннан «чын татарча» сүзләрне искә төшерергә тәкъдим иттеләр. Дөрес сайланмаган иде инде бу сүзләр. Чын татарча сүзләр түгел, борынгы заманда кулланылган гарәп-фарсы алынмаларын искә төшерделәр. «Лөфхәтә» – «бөтенләй». Бөтенләй дигән сүзне архаик гарәп-фарсы сүзе белән алыштырырга кирәк түгел инде анысы, әмма чын татар сүзләрен кайтару – менә анысы кирәк эш. Диалектлардагы татар сүзләрен татар теленә кертергә була. Ни дәрәҗәдә бу дөрес, мин әйтә алмыйм, ишеткәнем бар иде Пермь татарларында «зәк» «супер» мәгънәсендә йөри икән. Җәмиләнең «Зәке-зәке Биби зәке» дигән җыр «Супер-супер, Биби супер» дигән җыр булып чыга. Менә бу татар сүзләрен кайтару булыр иде ичмасам, бөтенләй дигән сүз урынына чит телдән сүз кертмик инде.

Аннары килгән иде Айдар Галимов. Ул бер яңа җырын җырлады, берсе элекке хит иде. Гомумән, быелгы концертның үзенчәлеге шундый иде – гел яңа җырлар. Алай да рәхәт түгел икән. Чөнки яңа җырларның халык күңелен яулый алачагы әле ул шикле, шуңа күрә бер яңа җыр, бер хит кирәктер бәлки.

Элекке җыр дигәч тә, безнең җырчылар гел шул иң-иң хитларны җырлый. Гадәттә, Айдар Галимов «Кызыл розалар»ны җырлый. Ул җыр гына түгел бит, әллә никадәр элекке хитлары бар. Шуларын да искә төшерергә кирәк. Мәсәлән, шул «Кызыл розалар» урынына «Илүзәм»не генә җырласа да, шәп. Алайса бит шул җыр тәэсирендә Илүзә булган кызлар күпме җир йөзендә. Тулы бер буын.

Президент булмауны Айдар Галимов та авыр кичергәндер дип уйлыйм. Ул һәрвакыт аны аерым сәламли иде. Быел сәламли алмады. Уразова да сәламли алмый калды Президентны.

Сәхнә бизәлеше бик матур иде. Җырга килешле итеп, бик кызыклы сурәтләр чыгып бара экраннарда. Бик күп хезмәт сорый торган эш инде бу. «Барс Медиа» тауарлары шундый аның – аларда зәвык бар. Менә ТМТВ каналын гына ал. Ул теләсә нинди чит ил кешесенә күрсәтә алырлык канал – шрифтлар матур, дизайн пөхтә, төсләре ачык җете. Булдыра алар ичмасам!

Алып баручылар – Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин әйбәт алып бардылар. Элегрәк заманнарда минем тәнкыйтьләгән бар иде каты кычкырган өчен дә, тапталган юмор өчен дә. Быел алай ук булмады. Бик үк тапталмаган иде юмор да, озак сөйләп, кереп китә алмый азаплап та йөрмәделәр, Гали пәкесе белән кисеп җибәргән кебек кисәк кычкырып та җибәрмәделәр. Кабатланган юмор бар иде инде анысы – шул ук Ришатның тыйнаклыгы турында, Данир Сабировның төрек эте, Әнвәр Нургалиевны хатын-кызлар ярата (каян чыккан сүз икән ул?) турында да. Әмма анысын кичереп була – каян гына табып бетәрәсең инде яңа юмор, җырчылар һаман шул бер үк, елда нибары 365 кенә көн, алфавитыбызда да 39 гына хәреф. Менә латин графикасына кайчан да булса күчсәк, яңа юморлар да пәйда була башлар, ә болай бераз кабатланганына түзәсең инде – ел да бер үк тамашачы да килмидер әле... Безнең янда бераз кәгеп кергән абзыйлар утыра иде, менә алар һәр юмордан бик каты кычкырып көлде. Аларга кызык иде. Димәк, тапталып ук бетмәгән.

Кызык кына шаяртулар бар иде. Русча-татарча сүзлек мәсәлән. «Уикенд – авылга кайтабыз, влюбился – сихерләгәннәр, светская львица – себерке». Дөрес, интернетны актарып баручыларга бу шаян сүзлек таныш та инде. Әмма бөтен кешенең дә Интернеты юк ла! Шуңа да белмәгәннәр өчен бу яңалык булды, белгәннәргә тагын бер кабатлап алу комачауламый. «Повторение – мать учения» дигән мәкаль бар.

Ләйсән Гыймаева белән кызы Таңсылу елның иң популяр җырларының берсе – «Әйләнеп кайтыгыз»ны җырладылар. Аны язган Мансур Шиһапов та әле күптән түгел арабыздан китеп барды, урыны җәннәттә булсын... Шагыйрьнең сүзләрен үзгәрткәнне бер дә яратмасам да, бу дуэтның үзгәртеп җырлавы кабул ителә – Мансур Шиһаповның соңгы строфасында «Тол кызлар һаман да көтәләр», алай җырлауны кабул итәсе килми, бер дә алай булмасын, булмасын, булмасын... Таңсылу бик матур җырлый, чын татарча, заманча булам дип кыланмый, бик ошады. Әле Ләйсән Гыймаевага «атказанган» исемен дә бирделәр. «Дөрес түгел, этенә-бетенә бирәләр» дип дулаучылар булырга да мөмкин. Минемчә, бар шундый җырчылар – аларга башта «халык җырчысы» исемен бирергә кирәк, аннары – «атказанган». Була киресенчә – башта атказанган була, аннары, еллар үткәч – халык җырчысына әйләнә. Ләйсән Гыймаева (шул исәптән ире Булат Бәйрәмов та) – халык артисты исеменә лаеклар. Алар инде күптән, бик күптән бик күпләрнең кумирына әйләнде, исемен атасаң урыс алып китә торган социаль челтәрдә алар кадәр популяр кешеләр сирәктер. Мин блогер, мин блогер дип кычкырып йөргән, накрутка ясап кеше җыйган кемсәләрнең борыннарына күптән чиртте инде алар. Чын халык артистлары! Менә кем күпсенә Ләйсәннән атказанганны, бирергә кирәк халык артистын. Аннары – атказанганны.

«Татар җыры»н оештыручылар шулкадәр уңган-булган инде, ел саен шундый бәйрәм ясыйлар. Рәхмәт аларга! Оештыручылар гаеп-кыекларын күрәдер. Тәнкыйтьләр бар инде ул... Менә мәсәлән, беренче бүлектә «сул» җырчылар күп иде дигән тәнкыйть ишеттем. Профессиональ җырчылар юк иде, диләр. Анализлап карасаң, шулайрак шул.

Оештыру бик авыр эш бит ул. Ышанмасагыз, авылның өч җырчысын чакырып, бер урам концерты гына оештырып карагыз. Бу бит аның ише генә түгел, һәр вак әйбергә кадәр уйлыйсы. Әле иҗат кешеләрен оештыру! Анысы җәһәннәм гәзабларына тиң нәрсә. Менә үзегез уйлап карагыз. Берсе хатыныма «Барс» бирмәсәгез, килмим, ди. Икенчесе хатыныма «Барс» бирсәгез, килмим, ди. Өченчесе беренче өлешкә куйсагыз, җырламыйм, ди. Дүртенчесе соңгы итеп куймасагыз, килмим, ди. Килми дә, үпкәли дә, интервью бирә, без язабыз. Менә шулай. Ә син шуларны килештереп чыгып кара! Җырчылар күп, чын җырлар аз – биреп кара һәрберсенә «Барс»! Әле бишенчесе «өстән звонок» белән керә, алтынчысы – акча тотып килә. Акчаны барыбыз да яратабыз, акча сузган кулдан алмаулары ай-яй авырдыр... Әллә авыр түгел микән?

Резедә Әхмәтвәлиева җырлады. Ул матур җырлый. Ул «Барс»ка лаек. Фирдүс Тямаев белән торып кара! Шуның өчен генә дә ул лаек. Әгәр ул булмаса, бүген эстрадада Тямаев дигән җырчы да булмас иде. Ул бит баскан урынында очып тора – очып киткән булыр иде шунда космоска. Әле дә ярый без барыбыз да поликлиникаларыбызга беркетелгән, оча алмыйбыз, Фирдүс бит Германиягә йөри, поликлиникаларга беркетелмәгән.

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин җырлады. «Соңгы бию». Бик матур җыр. Үзенчәлекле, тавышлары да бик туры килеп тора.

Марат Яруллинның популяр булуын әйткән идем, белмибез дә, диләр. Мәйтәм, аны кызлар ярата. Шикләнеп карадылар. Ә нәрсәсе гаҗәп? Татар эстрадасында һәрвакыт бер матур малай һәм бер чибәр кыз булырга тиеш, алар автоматически популярга әйләнә. Һәм ул кеше өйләнү һәм кияүгә чыгу белән автоматически ул статустан төшеп кала. Гөлназ Асаева кияүгә чыгып, бала табып, ул статустан чыкты. Ришат Төхвәтуллин да яшь кызлар өчен популярлык яшеннән чыкты. Шуңа да Марат Яруллин «матур малай»га әйләнде, ә менә чибәр кыз юк татар эстрадасында. Сәхнәгә чыгуга бар да аһ дип аварлык җырчы юк. Нигә икән?

Марат Яруллин Ильмира Нәгыймовага «ябышып» та популярлык казанды инде. Соңгы елларда Нәгыймова бик популяр. Җырларны үзенчәлекле итеп башкара ул, аның җырларында бер аһәң бар. Кайтаваз кебек әйтеп куя. «Бирергә яһактыһылыһык»... «Куһулыһымныһы биһилеһемәһә куһуй» дип җырлый ул. Мин алай әйтә алмыйм. Алай Данир Сабиров кына әйтә аладыр – пародия куярга алынса.

Яшь кыз юк татар сәхнәсендә дип яздым – «Барс»лар ел саен сәхнәгә нинди дә булса яшь җырчы кызны чыгарып карый анысы. Быел да булды. Фәридә Ибраһимова – биология укытучысы дип әйттеләр. Бәлки ул «атылып чыгар»? Тавышы да бар аның, матур да үзе, «Яңа моң» җиңүчесе дә икән – әмма үтерегез, җыры истә калмады. «Бәйрәм бүген»не җырласа, яки баянга берәр җыр сузса, бәлки истә калыр иде.

Бик матур җыр җырлады Эльмира Кәлимуллина. Андый тавышлы җырчы да юк татар сәхнәсендә. «Мин җырымда калам» дип атала. Аны чакырып бик тә дөрес эшләгәннәр. Эльмира – татарның казанышларының берсе. Бу нинди матур җыр икән дип уйласам, ул шагыйрә Гөлүсә Баттал һәм композитор Эльмир Низамов иҗат иткән җыр икән. Гөлүсә Батталны мин иң шәп шагыйрьләрнең берсе дип саныйм, ә Эльмир Низамов ул безнең заман Сәйдәше. 

Концертта Эльмира Сөләйманованы да телгә алдылар. Минемчә, ул да башта «халык артисты», аннары «атказанган»ны алырга тиеш булгандыр. Ул популяр иде, әрсез булмагач, күзгә генә ташланмады дип уйлыйм. Мин әллә никадәр кешене беләм аның җырларын тыңлыйм дигән. Шуларның берсе – мин. Эльмира Сөләйманованың беренче альбомы супер популяр иде дип уйлыйм. Ул җырлар арасында татар сәхнәсенең алтын фондына кергәннәре дә булыр, бәлки. Аның «Балан ачы шул, балам» җырын башкарганын күрсәттеләр. Бик кызганыч.

«Татар җыры» ел саен ниндидер бер үзенчәлек белән шаккаттыра. Быел да булды ул. Кайчандыр бик популяр булган, әмма сәхнәдән киткән дүрт кешене китергәннәр. Алар бик популяр хитларыннан өзекләр җырлады. Гайфулла Абзалов «Әллә син, әллә мин, беребез якты йолдыз», Сәгыйть Гыйбашев «Әниемнең туган көне бүген», Дамира Сәетова «Син эзләдең далада, мин эзләдем калада», Радик Динмөхәммәтов «Күзләремә бер каравың җитә». Бик матур күренешләрнең берсе булды. Сәхнәнең авыр хезмәт икәнен дә күрсәтеп торган, безнең талантларыбыз күп икәнен дә аңлаткан, гомер үтеп барганын да чагылдырган бик матур мизгел булды бу.

Тәнәфестә Супер Тамада Гамилнурны күреп алдык. Ул калфаклы ниндидер кызларны сөйләштереп тора иде. Гамилнур бигрәк тәмле телле тамада инде ул – һәркемне кишәрлекләп-кишәрлекләп мактый, макталасың килсә, аңа килеп сүз куш. Тагын никадәр мактаган булыр иде – бер кыз игътибарын җәлеп итте. Ап-ак күлмәкле бер кыз матур видео төшермәкче була. Фотограф белән оператор бер төшерделәр, ике төшерделәр, аннары, психланып аны өйрәтә башладылар. Фотограф пыр-пыр килеп атлап та күрсәтте. Юк, теге кыз алай атлый алмый. Үзеннән ни таләп иткәннәрен дә аңламый – чөнки бит ул фотограф-оператор халкы адәм телендә сөйләши, алар башка планета халкы. Мин, телевидениедә озак еллар гомер черетү сәбәпле, шундук аңладым үзе – кыз үзенең итәкләрен җилпүгә бирелеп, кадрдан чыгып китә. Бер кадр төшерү өчен ун дубль төшереп интектереп бетерделәр моны, каһәрләп, елмайган йөзен дә сүрелдерделәр. Барыбер төшерделәр бугай – азагына кадәр карап бетермәдем, чөнки бер егет йөз роза тотып тора иде. «Куллар талды», ди. Талыр да, күп иде розалар. Йөз дип чамалап кына әйтәм – бәлки күбрәк тә булгандыр. Матур иде, матур. Мул иде.

Иркә җырлады. Гафу, икесе дә яңа җыр иде бугай, никтер исемдә калмады алар... Ике бармагын күрсәтеп «ике тиен, ике тиен» дип җырлады бугай. Миңа шулай ишетелде. Калган җырчылар ике тиенлек тә түгел дигән сүземе икән әллә дип концерттан соң сораган идем, «ике билет, ике билет» дип җырлады, безгә ике билет биргәннәр иде бит диделәр. Кемгәдер – ике тиен, кемгәдер ике билет эләккән икән.

Әнвәр Нургалиевның ал чәчле барабанчысы бик каты бирелеп уйнады. Барабанны тишмәсә ярар иде дип уйларлык булды. Ә менә гитарачысы салмаграк бәрде кылларга – «Татар җыры» өчен кулын кызгана дип уйлаган идем... Кайтырга чыккач, сәхнә артында иснәнеп йөргән таныш журналист әйтә – Әнвәр Нургалиев гитарачысына кычкырды, мин курыктым ди... Ул бер дә юк бардан курка торган кыз түгел инде, ул да куркырлык булгач, каты булгандыр... Гитарасына каты бәрмәгәнгә эләктерде микәнни? Юкка булган ул. Җитешсезлекне җырчылар үзләре күрәдер инде, ә тамашачының 99 проценты нотага эләкмәгәнне дә, сүзләр аңлашылмаганны да, музыка дөрес булмаганын да аңламый. Ап-ачык «лажа» булмаса – керә дә китә. Пилмән ашаганда итсезе эләгә икән – йотып җибәрәсең бит. Ә бет кеше әле шәп пилмәнен дә экспертизага алып барып тикшертә – андыйга үлсәң дә ярый алмыйсың.

Аннары Аида җырлады. Теге күп чәчәкләрдән торган букетны аңа бирделәр.

Филүс Каһиров «Моң» дигән бүлектә җырлады. Менә миңа «Җиз кыңгырау моңнары» мондый яңгырашта ошамый икән. (Гафу, бу җырны Рим Хәсәнов һәм Наҗар Нәҗминеке дип язганмын, мең кәррә гафу! Җыр Әнгам Атнабаев һәм Васил Хәбисламовныкы). Илфак Смаковлар башкаруында бу җыр күңелгә кереп калган. Рим Хәсәнов типажындагы абзый чанада утырып бара, гомер үтеп бара, гомернең кышлары җиткән, күз алдында яшьлеге... «Казан-Экспо» ишелерлек итеп дөбер-шатыр музыка уйнаганга кычкырып җырлаган җырны мин кабул итә алмыйм. Ә моң кайда соң? «Моңлы-моңлы» дигәннән генә моң барлыкка килми. Бу рәвешчә альтернативщиклар җырласын, мондый классик җырлар моңлы яңгырашта булсын миңа.

«Киек каз юллары»н җырлады аннары. Үз концертына ул бу җырны супер популярга әйләндергән Илеш егете, мобилизацияләнгән Артур Хәсәновны алып киткән иде. Егет концерттан соң китәм дип әйткән иде… Исән-сау кайта күрсен берүк!

Ришат Төхвәтуллинның беренче җыры ошады. «Күбәләк» башка төрле яңгырашта иде, «эмфыцы-эмфыцы» түгел. Икенчесе – әнисенең туган авылы турында. Карамалы Гобәй танылды, хәзер чиратта тагын бер авыл - Мәтәүтамак. Нигә безнең авыл кызын гына алмагандыр инде әтисе? Безнең авыл да танылган булыр иде.

Салават Фәтхетдинов чыкты аннары. Аның һәрвакыт юморы да үзе белән. Берәү кәрҗине белән букет куйган иде: «Моның чыршысы астында берәр нәрсә бармы?» дип көлдерде. Аннары тиз генә мәзәк тә сөйләп ташлады: «Яшь чакта тешне чистартасың да, чалбарны киясең. Картайгач, киресенчә – тешне киясең дә, чалбарны чистартасың. Безнең әле тешләр урынында». Без шат, Салават Фәтхетдинов – ул Салават инде. Бар яхшы җырчылар. Бар бик яхшы җырчылар. Бар Салават.

Салаватның бэк-вокалы аның үзе кебек үк халык бэк-вокалы исеменә лаек. Аннары ул беркайчан да мәгънәсез җыр җырламый. Гомер, картлык, яшьлек турында җырлады, аннары адәм баласы ялгышмый тормый, минем дә хаталар булгандыр, дигән җыр. Дөрес, дөрес. Искиткеч.

Менә шулай итеп узып китте «десерт-первый-второй-третий». Ә тыңлаганны бастырып куяр өчен Тямаевны калдырганнар.

Фирдүс Тямаев чыкканда ук әсәрләнеп чыга. Ул сәхнәгә чыккач, мин куркып торам. Әллә нишли ул шунда. Шулай энергиясен чыгарамы, күкләр белән элемтәгә кереп җыеп аламы? Куллар күккә атыла, аннары Җир шарының үзәген төртеп күрсәтә, аяк бер якка китеп, каты итеп баса. Нишли бу? Аннары җырлый башлагач, тынычланып куясың – уф, җырлый гына икән.

Салават абзыйдан үрнәкне ала белергә кирәк. Тямаевның да бэк-вокал шәп икән.

Беренче итеп юньсез аучыны каргап, Истанбулга очып китеп барган торна турында җырлады. «Кайнар утта янам, Бозлы суда калам, Нихәл итим икән, ничек үтим икән тормыш дулкыннарын. Мин бит ялгыз торна, зинһар адаштырма».

Чираттагы җыр мәк турында иде. Биетә торган музыка. «Мәк чәчәге». Татарның ике «Мәк чәчәге» бар иде инде – «Мәк чәчәген өздем ялгыш кына» һәм «Мәк чәчәге ал-көрән». Тагын бер мәк чәчәге, әмма монысы инде Тямаевский! «Мәк чәчәген өзмәгез!» дип кычкырып җырлый-җырлый, бөтен кайгыларын онытып биеделәр. Сикереп Тямаевча бии торган музыкага. Сүзләре буенча соравым бар. Сүзләр наркотикларга каршы берәр фонд заказы буенча язылган бугай. Мәк чәчәгеннән тәкыялар тезмәгез дигәне белән килешәм, әмма бу сүзләрне язган кешегә авылга кайтып, табигать белән танышып алу комачауламас иде. Дөрес, авыл советлары халыкны куркытып йөри торгач, мәк утыртмыйлар да инде хәзер авылларда. Мәктән тәкыя ясап булмый ул бик теләсәң дә, аның сабагы сына, ә таҗлары коела. Тәкыя ясарлык кызлар да калмады шул инде хәзер авылларда, бу җырны язган шагыйрь егет тә тәкыяны фотошоп программасында ясап кына белә торгандыр, мөгаен. Тәнкыйтьчеләр булса, «шигърияттә үз чәчәгеңне табарга кирәк, энем» дияр иде бу очракта. Мәгънәле җырлар булса, тыңларга күңеллерәк инде, гәрчә «җырның ертыгы юк» дигән гыйбарә булса да.

Аннары килеп, ул өченче җырны җырлаган бердәнбер җырчы булды. Соңгы җырчыга шундый дан! Апалар да кызган иде инде, залның коридорларына чыгып биеделәр смартфоннар турындагы такмакларга. Менә анысы дөрес җыр: музыкасы һәм сүзләре туры килә.

Ярар, бу вакланудыр бәлки, Тямаевның бу дөньяга килүенең – бу дөнья дип татар җырын әйтәм – халыкны шулай биетү иде инде. Чәшке туннарын киеп концерт карарга килгән бизнес-вумен ханымнарны тамаша беткәндә биетү савап гамәл, аны теләсә кем эшли алмый. Тямаев аларны биетте. Рәхәтләнеп биеделәр. Мин генә ул, биергә чыкмый торган кеше буларак, җырдан җыртык эзләп утырдым.

«Татар җыры»н уздыручыларга афәрин! Алар ничә еллар буе татарны җыеп тора. Ә инде теге җыр ошамады, бу ошамады, рәтле җыр юк иде диючеләргә әйтер сүзем шул – ә «Барс» причем? Нинди җырлар бар, шулар белән эшлиләр. Дөрес, «Барс» үзе дә җырларны барлыкка китерергә тиешле завод, фабрика, предприятие, цех, әмма күрәсең мөмкинлекләре шулайрак. Кодрәтләреннән килсә, көн саен бер хит тудырырлар иде алар дип уйлыйм, кайвакыт тумый бит әле ул. Аннары бит без үзебез дә шундый – хитның хит икәнен дә аңламыйбыз кайчак. Менә шул ук Эльмира Сөләйманованың «Ярата сүзсез генә» җырын тыңлап йөрим дип сөйләгән Равил Сабыр. «Сандугачым-тургаем», «Күңел кошы». Ә кайчан, кайсы җыр бәйгесендә бу җырларның хит буларак бәяләнгәне булды икән? Бәлки булгандыр да, ялгышамдыр.

Бер селтәнү белән бөтен җырны «пүчтәк, бер тиенгә яраклы бер җыр юк» дип тәнкыйтьләп атып чыгып киткәннәр дә булгандар, бардыр, бардыр… Киеме дә ошамый җырчының, тавышы да, җыры да, сүзе дә, сәхнәсе дә… Әмма татар эстрадасы хөкүмәттән дотацияләр алмыйча да үз көнен үзе күрә ала торган өлкә. Алар татар сүзен, татар моңын татарга илтә, татар халкын татар итеп саклый. Мондый концертлар алар ниндидер «планка» бирә, җырчыны да үстерә, аларны бәяли.   

Аерым бер бүлекне тамашачыга багышлыйсы килә. Концерт башланды, залның өчтән бере буш. Бу ни хәл, бу ни эш, болай булмаска тиеш... Чынлыкта тамашачы соңга калып килгән икән. Ярты концерт буе соңга калучылар килде, рәт араларыннан буталанып керделәр. Аннары тәнәфескә чыкканнан соң шулай кеше арасыннан керәләр. Елга бер концерт була инде ул. Елга бер! Алдан килеп булмыймы ул? Шешә белән су алып керәләр дә эчәләр, эчәләр, аннары бәдрәфкә йөриләр. Ике сәгать су эчмичә торып булмыймы ул? Алай йөрерлек булгач җылы өеңдә телевизор каршында гына карап булмыймы ул концертны? Бу нинди тәртипсезлек һәм аны ничек юкка чыгарып була?

Иҗат ул шундый инде – бер күтәрелештә була, бер төшеп китә, иҗади коллектив белән эшләгән «Барс Медиа»ның да төрле чаклары буладыр. Еллар имин булсын, «Татар җыры» булсын, киләсе елда Президент килсен, Айдар Галимов аны сәхнәдән сәламләсен, Гүзәл Уразова рәхмәт әйтсен, Зәйнәб Фәрхетдинова мәңгелек хитларын җырласын, быел сәхнәдә булмаган Руслан, Зинира-Ризат, Гүзәл-Илназ, Нурзадә, Лилия, Айгөл – һәм башка бик күп мин белеп һәм белми әйтми калган җырчылар сәхнәләргә чыгып лаеклы бүләкләрен алсыннар!

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 31 декабрь 2022
    Исемсез
    Рәхмәт Рәмис! Бик дөрес язылган. Афәрин
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Ват маладис, кэшэнен аз булсв да кузен ачтыгыз. Это же не певцы, а пародия на татар жыры, полная дискредитация татарского песенного искусства. Деньги, звонки, связи правят балом. Очень плохо
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Әфәрин👏👏👏👏туп туры, шаярту хәм дөреслек белән ...БЕРУК АРТИСТЛАР ТУЛЬКЕ...Ә ЛАЕКЛАРЫ,КАЛГАННАРЫ КАЯ ИКӘН....
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Бик үтемле язгансыз, Рәмис. Афәрин
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Афэрин, Рэмис👍Шэп язгансыз👏👏👏
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Жиз кынгырау моннарынын авторлары Энгам Атнабаев белэн Вэсил Хабисламов иде бугай
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100