Рәмис Латыйпов: «Татар татарга хезмәт итсен!»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Бөтендөнья татар съезды алдыннан уйланулары белән уртаклаша.
Сөт калыр, Ватан китәр, дигән Дәрдмәнд, “Ни газизрәк – ватанмы, туган кавемеңме?” дигән соравына җавап итеп. Аның кадәр төгәл әйтә алган башка кеше юк: Ватанмы, кавемеңне дигән сайлау алдында калсаң, билгеле каумең газизрәк. Ана сөте белән кергән кала – ул сәяси вәзгыять түгел, сәясәтчеләр карарлары белән үзгәрә алмый. Үз Ватаныбыз киткән, ана сөте белән кергән татарлыгыбыз калган.
Кемнең өендә – шуның көендә: хәзер татарлар төрле илләрдә яши, шул илләрнең язмышын җилкәсендә күтәрә. Ил кабул иткән карарлар, “күмәк җаваплылык” теориясе буенча, безнең җилкәгә дә күчә – без дә алар өчен күпмедер җаваплы, рас шушы илдә яшибез икән. Әмма тулаем түгел! Татар халкы өчен дә ни газизрәк дигән сорау туганда «каумең газиз” дип җавап бирергә тиеш һәм шуннан чыгып эш йөртергә тиеш.
Татар, кайда яшәвеннән чыгып, милли мәсьәләләрне ничек хәл итәргә дип уйларга тиеш.
Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан Россиянең чит илләр белән багланышларына бәйле рәвештә гаепләүләр дә ишетелә башлады. Ягъни – конгресс эшендә катнашкан татарлар, Россиянең тышкы сәясәтен хуплый, кая бара дөнья, хурлык һәм башкалар. Ил шушындый сәясәт алып барганда анда килү ул үзе үк шушы исемен әйтергә ярамый торган әйберне хуплау, башкасы.
Мин бу сорауны күтәрү үзе провокация дип саныйм. Бу мәсьәләне бөтенләй күтәрергә ярамый, чөнки аның үргеп, бөтенләй кирәкмәгән – татарга зыянлы якка үргеп китүе бар. “Ә-ә, татарлар тышкы сәясәтне якламыймыни әле?” дип элеп алган очракта, конгрессны “юк-юк”, дип акланырга мәҗбүр итүегез бар.
Татар дөньясы беренче чиратта татарга кагылышлы мәсьәләрне хәл ителергә тиеш. Кайда гына булса да – Омскимы, Томскимы, Төркияме, Финляндияме – татар мәсьәләсе каралырга тиеш. Дөрес, милли оешмаларда төрле кеше бар, әмма бик күп татарлар чынлап та татар өчен дип тырышып эшли – моны танырга кирәк. Аларны илнең тышкы сәясәтенә өстерәп алып керү зыянлы бу очракта. Бу чордан чыгып, реаль карарга кирәк – дөньяның төрле төбәкләреннән килгән татарлардан Россия сәясәтенә бәя бирдерергә тырышу ул коткы булып яңгырый. Бүгенге вәзгыятьтә бу мордарлыкка өндәгән кебек. Мордарлык – тыелган гамәл. Тыелган гамәлне башкарырга өндәү бер дә дөрес булмас.
Аек акыллы бар кеше аңлый мәсьәләнең нәрсәдә икәнен. Милли хәрәкәттәге күпчелек кешенең бу мәсьәләдә фикере уртак. Минеке дә нәкъ шулай ук. Әлбәттә, мин дә резолюциядә шартлатып “без ...!” дигән юл торуны теләр идем. Әмма бу нинди нәтиҗәгә китерә икәнен уйларга кирәк – файдасы буламы аның? Зыянымы?
Әйдәгез, бу куркыныч заманда татарның барлы-юклы сакланып калган милли өлкәләрен ниндидер куркыныч астына куймыйк. Без геополитиканы хәл итәрлек дәрәҗәдә түгел. Безнең үз геополитикабыз – татар геополитикасы. Татар татарга хезмәт итсен.