Рәмис Латыйпов: Наданлык теориясе
«Интертат» сайтында журналист Рәмис Латыйповның «Теорияләр» проектының яңа чыгарылышы.
Наданлык теориясе
Бөтен әшәкелек – наданлыктан. Әшәке кешеләр арасында акыллылар юк.
Менә әшәкелек символы – Гитлер. Акыллы дип әйтеп буламы инде аны? Юк, билгеле. «Нимес халкы – иң бөек халык, аннан да шәбе юк» дигән тәгълиматны тормышка ашырам дип, күпме халыкны, шул исәптән миллионлаган немецны үтергән кеше акыллымы инде ул? Юк, билгеле.
Сталин, Ленин – шулай ук акыллы кешеләр түгел. Ленинны «акыл иясе» дип сөйлиләр иде инде безгә. Нинди акыл иясе була алсын инде ул? Утопик дәүләт – мәңге барып чыкмас «коммунизм төзим» дип, дистә миллионлаган кешенең башына җиткән һәм шул үзе төзегән идея аркасында әлегә кадәр җирләнмичә дә күргәзмә булып яткан кеше акыллымы инде ул?
Сталинны гына күр. Нинди репрессияләр оештырган, ил тарихындагы иң канкойгыч сугышны башларга юл куйган, дүрт ел буе сугышта күпме кешене үтереп бетергән – шушындый нәтиҗәгә китергән ил башлыгын акыллы дип әйтеп буламы инде? Акыллы булса, бу сугыш бөтенләй булмас иде. Халыкны нинди хәерчелектә, ачлыкта яшәткән ил башлыгын мин берничек тә «акыллы» дип әйтә алмыйм. «Дөнья белән идарә итәм» дигән идея белән яшәп, халыкны ашатасы, киендерәсе урынга корал ясаган кеше – ни дәрәҗәдә акыллы? Акыллы түгел, надан. Шуңа әшәке дә.
Кайвакыт белемле булу белән акыллы булуны бер үк әйбер дип кабул итәләр. «Белемле», «акыллы» – алар синонимнар да. Алай түгел. Кешенең белемле, гыйлемле булуы «ул акыллы» дигән сүз түгел. Белемле кеше дә шыр надан булырга мөмкин. Руслар да әйтә бит андый очракларда – «умная голова достается дуракам» диләр. Киресенчә дә була. Кеше бер генә уку йортын да тәмамламаска, яки киресенчә, «икеле»гә генә укырга, әмма акыллы, димәк – әйбәт кеше булырга мөмкин. Мисаллары адым саен.
Белемле булмаган кеше, укып, белемлегә әйләнергә мөмкин. Әмма акыл ягы саерак икән, монда инде бик кыен. Бер уку йортында да акыллы булырга өйрәтмиләр. Кеше яки акыллы булып туа, яки, ачы тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, акылга килә. Кызганыч, әмма шулай. Кешенең белемлеме-юкмы икәнен имтихан бирдереп ачыклап була. Ә инде акылы булу-булмауны яши-яши генә аңлыйсың. Кайвакыт әле еллар кирәк. Яки инде ниндидер авыр чаклар, юлга бергә чыгып китү кебек катлаулы тормыш очраклары гына кешене ачып сала.
Кешенең акыл дәрәҗәсен ачыклый торган лакмус кәгазе – акча һәм дәрәҗә. Менә шулар күрсәтә дә инде кешенең акыллымы, наданмы икәнен. Надан кеше боларның икесен дә күтәрә алмый.
Җиргә төшсәк тә, шул хәл. Алдау-ялган юлы белән халыкны талаган, гаделсезлек булдырган эреле-ваклы түрә яки хезмәткәрләрнең кайсы акыллы? Берсе дә акыллы түгел. Акыллы булсалар, шундый әшәкелек эшләмәсләр иде, күңел тынычлыгы китергән, файдалы хезмәттә булырлар иде. Бер көнлек дөньяда, үзе эшләгән район халкын бәхетле итим дип түгел, акча эшлим әле дип, ришвәтләргә батып бетеп төрмәгә утырган район җитәкчесе акыллымы? Көнчелек белән яман гамәл кылганнарны да акыллы дип әйтеп булмый: көнчелек ул – бөтенләй ахмак гамәл, аның бернинди мантыйгы да юк. Нәфесен тыя алмаган кеше дә бер дә акыллы түгел, димәк, ул моның нәрсәгә китереп чыгарачагын аңлый алмаган – акылы юк.
Менә инде дә минем сүзгә ышанмасагыз, иң яман кешеләрне – кеше үтерүчеләрне алыгыз. Кайсыгыз берәр кеше үтерүчене «акыллы» дип әйтә ала? Монда, билгеле, мин чыннан да үтерүчеләр турында әйтәм. Башка җинаятьчеләр турында сөйләсәң дә – шулай ук. Яшьлегендә җинаять кылып, аннары акылга килгән кешеләр белән сөйләшеп карагыз җинаятьләре турында. Алар барысы да «юләр булганмын» ди. Берсе дә: «Мин акыллы идем, шуңа күрә кеше кыйнап йөрдем», – дими.
Инде бүгенге заманга күз салыйк. Хәзер дә бит яманлыклар адым саен. Инде ике ел утлы табада яшәгән кебек яшибез. Хәзер инде шулайрак бит – әшәкелекне «әшәкелек» дип әйтергә дә ярамый, закон авыздан тота. Менә шушы вакыйгаларга сәбәпче кешеләрнең гамәлләрен анализлап кына карагыз әле. Акыллы кешеләрме инде алар? Берсе – берсен, икенчесе икенчесен гаепли. Ә бит тормышта алай булмый – ике як та гаепле була. Инде күпме сабак булган бит бу тормышта. Акыл алырлык үрнәкләр бар, мондый каршылыкның яхшылык белән тәмамланмаячагы да билгеле. Ә юк – дөньяны күргән, укымышлы гына кешеләр әллә нинди ахмаклыклар кыла. Нигә? Акыллары юк. Надан алар. Университетлар бетергәннәр, әмма, тормыш иткәндә, бармакка чорнарлык та акыллары юк. Ул кешеләрне акыллы дип уйласагыз, күз алдыгызга китерегез аларны күршегездә яши, дип. Бер дә рәхәт булмаячак сезгә алар белән күршедә яшәү. Чөнки алар – надан, алардан әшәкелек кенә киләчәк.
Безнең халыкның иң яратмаган бер катламы бар бит – депутатлар. Сез инде карагыз аларны. Барысы да югары белемле, академиядә – академиклар, университетларда – универлар, институтларда институткалар барысы. Менә алар бит инде белемле, барысы да акыллы булырга тиешләр. Юк бит. Шуңа да алар бер дә халык яклы булмаган канун кабул итә икән, димәк, монда нәрсәгә гаҗәпләнергә? Димәк, акыллары юк.
Дөрес, акыл дәрәҗәсе төрле була. Бөтен кеше дә акыллы булып та бетә алмый.
Әшәкелек – наданлыктан соң килә торган бер күренеш. Ул аның мәңге аерылмас юлдашы. Шуңа да кешенең акылдан язуы – аңа бирелә торган иң зур җәзаларның берсе, чөнки акылы булмаган кеше әшәкелек эшли, үзенә гөнаһ җыя. Әшәке гамәлне анализлый башласаң, аның башлангычы акыл җитмәү икәнен күрәчәксең.
Бөтен әшәкелек – наданлыктан.