Кеше кеше булып калганда гына кеше булып кала ала. Менә шундый кабатлау.
Концлагерьда исән калган австрия психотерапевты Виктор Франклның исән калу буенча күзәтүләре бар. Ул әйткән: «Беренче итеп, «бу – якын арада бетәчәк» дип уйлаган кешеләр сына. Аннары – «бу беркайчан да бетмәчәк» дип уйлаучылар. Үз эшләренә мавыгып, «нәрсәдер булачак» дигән өмет белән яшәүчеләр исән калды», – дигән ул.
Ягъни, өзелгән өметләр дә кешене рухи яктан җимерә. Өметсезлек тә шулай ук.
Хәзер күп кешеләр шундый депрессиягә бирелә. Бу – аңлашыла да. Безнең мондый хәлне күргәнебез юк иде. Төрле яктан төрле куркыныч хәбәрләр килә, берсеннән берсе куркыныч – кеше тагын да үзен «ашый», «каезлый», ул инде бу куркыныч әйбер үзенә килеп җиткәнче үк «сына».
Мәсәлән, төрмәгә эләккән кешеләр дә шуны ук сөйли. Кем депрессиягә бирелә – ул үзен караудан туктый. Ул киемен дә юмый, тешен дә чистартмый һәм тормышның төбенә тәгәри. Башта рухи яктан сына, аннары инде физик яктан да – чирли, андагы контингент арасындагы түбән кастага эләгә, һәм инде физик яктан да исән калу мөмкинлеге кими. Ә кем салкын суда булса да киемен юа, тешен чистарта һәм нәрсә беләндер мәшгуль була – исән калу шансы арта.
Паника һәм депрессия – җимергеч көчләр. Ул кешене юкка чыгара. Мондый чакта эмоцияләр зыянлы. Кеше хискә бирелергә тиеш түгел, салкын акыл белән эш итәргә тиеш, Моның өчен хисләргә бирешмәскә тырышырга кирәк.
Паника – бөтенләй җимергеч көч. Паника вакытында кеше бәргәләнә башлый. Гадәттән тыш хәлләр вакытында паникага бирелмәгән кешеләр генә исән кала. Сезнең барыгызның да мондый бик күп очракларны ишеткәнегез бардыр: салкын акыл белән эш иткән кешеләр исән кала. Паника ул кешене рухи яктан үтерә, депрассия китереп чыгара, кеше ихтыярын югалта, үз акылы белән эш итми, уйламыйча карарлар кабул итә, яки кемдер кушканны эшләп кенә йөри башлый.
Моның мисалларын күп ишеткәнегез бардыр инде сезнең. Мәсәлән, кайдадыр янгын башлана икән, кешеләр шул исәптән берсен берсе таптап та үтерә. Соңыннан ачыклана – әгәр дә тәртип белән чыккан булсалар, бар да исән калыр иде. Яки инде, мәсәлән, моннан күп еллар элек автобус Камага төшеп киткән иде. Шунда бер пассажир гына исән калды. Калганнар ишеккә ташланып чыгарга чәбәләнгәндә, бер ханым өс киемен салган, автобусның тәмам төпкә төшеп киткәнен көтеп торган һәм тәрәзәдән чыккан. Ә калган кешеләр – ни кызганыч – бөтенесе бер ишеккә ташланып, хәлләре дә, көчләре дә беткән.
Гадәттән тыш хәлләр вакытында кем уйларын туплый һәм карар кабул итә ала – шул исән кала. Ә халык агымына – төркемгә бирелсә, шул агым белән китә.
Кеше, курыккан чакта, гадәттә иң куркыныч юлны сайлый. Куркыныч булмаган җирдә каласы урында, янгынның уртасына барып керә. Ә кемдер, куркуыннан, куркынычка каршы көрәшә башлый. Өстенә килгән поездга каршы лом күтәреп бара. Ул моның бернинди файда китермәсен дә белә, әмма шулай эшли.
Әйе, билгеле, «сиңа рәхәт шулай дип әйтүе» дияргә дә мөмкиннәр. Юк, рәхәт түгел. Әмма, төрле экстремаль хәлләргә эләккән кешеләрнең тәҗрибәләреннән чыгып, авыр чакта бары тик депрессиягә бирелмәгән кешеләрнең генә истә калуы билгеле.
Кешеләр бер-берсен дә күмәк психозга китерә ала. «Менә ничек начар» дип бер-береңне куркытуның файдасы юк. Әгәр шул депрессиягә эләккән кеше тынычрак кешеләр арасына эләксә, аның үзенә дә җиңелрәк булып китә. Ә Интернетта гадәттә шөбһәле кешеләр җыелыша һәм берсен-берсе куркыта башлый.
Без бит инде бу вакыйгаларга кадәр үк «телевидение, Интернетта гел кара мәгълүмат кына» дип сүгә идек. Моннан котылу чарасын да беләбез иде кебек – аны карамаска гына кирәк. Шуңа күрә, беренчедән, бер-беребезне куркытудан туктарга кирәк. Чөнки, әйткәнемчә, курыккан вакытта кеше дөрес карар кабул итә алмый.
Бу – Интернетны укымаска кирәк, дигән сүз түгел. Анда бик күп кирәкле инструкцияләр, киңәшләр бар. Аларны сакларга кирәк. Ә шөбһәгә сала торганын – укымаска.
Аннары, эмоцияләрдән арыныр өчен, нәрсәдер эшләргә кирәк. Өйдә утырып тору – ул зыянлы. Файдасы юк. Дөнья бетмәгән, иртәгә дә көн килә. Димәк, нидер эшләргә кирәк. Эмоцияләр зыян китерә, эш файда китерә. Шуңа күрә нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Бассейнда йөзәргә, йөгерергә, җир казырга. Менә аның фадасы бар.
Менә коронавирус башланганда бөтен кешенең коты чыккан иде. Эмоциональ төшенкелек, дөнья бетте кебек, шулаймы. Ә без хәзер күрәбез – күпчелек кеше моннан исән-сау котылып калды. Дөрес, корбаннар да булды, әмма хәзер бит без ул вакыттагы психозның шулкадәр үк куркыныч булмаганлыгын аңлыйбыз.
Шуңа күрә, «иң беренче чиратта нишләргә кирәк» дигән сценарий төзергә кирәк. План. Бөтен файдалы һәм зыянлы якларын карап чыгарга. Әйткәнемчә, Интернетта төрле киңәшләр бирүче кешеләр бар.
Аннары, авыр чагында, һәр кеше үзенекеләрен коткара. Моның өчен кешене гаепләп булмый. Кеше, беренче чиратта, якыннарына ярдәм итә. Моның өчен кешене гаепләп булмый. Хатын иренә ярдәм иткән кебек, билгеле, Дагыстан мөфтияте дә Дагыстан халкы өчен сорый, Татарстан өчен түгел. Михалков та кинорежиссерлар өчен сорый, ул язучылар өчен сорамый. Якут конгрессы рәисе дә Якутия өчен сорый. Бу – нормаль күренеш. Шуңа күрә якыннары өчен ничектер ярдәм итә алган кешеләргә ябышырга кирәкмидер. Билгеле, бу – башкаларны «батыру» исәбенә эшләнмәгән булса.
Аннары тормыш бит дәвам итә. Ни генә булса да, иртәгә дә таң атачак. Кеше үз эшен башкара икән, аларны моның өчен гаепләргә кирәкми. Кемдер дәвалый, кемдер укыта, кемдер җир сөрә, кемдер пешерә, ә кемдер җырлый. Җырлаган өчен кешене гаепләргә кирәкми. Гомумән, артистларны мин берничек тә гаепләмәс идем. Бу чорда бер-беребез белән дошманлашырга, гаеп эзләргә кирәкми. Без бөтенебез дә – татарлар, без инде барыбер бер гаилә. Бу вакыйгадан соң да безгә бергә яшисе.
Болай да төрле карашлы кешеләр инде дошманга әйләнеп бетә язды. Шуңа күрә бу дошманлыкны тагын да арттырырга кирәкми. Әгәр сезгә башка сәяси караштагы кешеләр белән аралашу конфликттан башка нәрсә бирми икән – аралашмаска гына кирәктер. Сез бит инде аның сәяси карашларын үзгәртә алмыйсыз. Аннары шуны белеп торырга кирәк – авырлык килгән заманда, кешеләр төрле карашта булса да, якыннарына карата карашлары үзгәрергә мөмкин.
Кеше авыр вакытта сынала, диләр. Минемчә, бу, бәлки, бик каты яңгырыйдыр, әмма дөньяда безгә караганда күпкә кыенрак шарттагы кешеләр дә бар.
Хәзерге вакытта паникага бирми, энергияне суырмый торган акыллы кешеләр белән мәгълүмат аңлашу, киңәшләшү, бер-береңә ярдәм итү кирәк.
Аннары безнең арабызда яхшы кешеләр күбрәк. Бездә халык ярдәмчел, булыша. Бу да бик мөһим.
Безнең халык юридик яктан белемле түгел. Әмма Интернетта юридик киңәшләр бирүчеләр күп. Шулай да, Интернет дигәндә, анда да төрле кеше барын һәм безнең илдә бик җитди кануннар бар икәнен истә тотарга кирәк. Кемнәр беләндер бәхәскә кереп китеп, нервланып, кирәксез сүзләр язасагыз, зур штрафларга тартылуыгыз бар. Бу – куркыту түгел, киңәш. Кем белә, махсус кешеләрне шулай котыртып, аннары алар өстеннән «җәвит итеп» утыручылар да булуы бар. Сез аңа язасыз, ә ул шунда ук кирәкле урынга «сырлый». Исемсез кешене Интернеттагы талаш белән җиңеп булмый бит. Ә зыяны күп.
Безгә милли рухыбызны күтәрергә кирәк. Моның өчен без аерымланырга тиеш түгел. Мөмкин булганда, ничек кенә итеп булса да, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Ул бер-беребезгә ышанычны арттыра, «без – татарлар бит» дигән милли рухны күтәрә. Безнең әле киләчәктә дә яшисебез бар. Авыр заманнар үтеп китәчәк. Без тагын да көчлерәк булачакбыз. Мин моңа ышанам.