Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рамис чын комбат иде»: Чаллы мэры Украинада һәлак булган солдатның әнисе белән күреште

news_top_970_100
«Рамис чын комбат иде»: Чаллы мэры Украинада һәлак булган солдатның әнисе белән күреште

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Рамис Заһретдиновның әнисе белән күреште, дип яза «Казанские ведомости».

Һәлак булган офицерның әнисе Дилә ханым «Чаллы икмәге» кибетендә эшләгән. Шул сәбәпле, кайгы уртаклашырга компаниянең генераль директоры Рафаэль Сөләйманов та килгән.

«Челнинские известия» язуынча, кайгы уртаклашырга килүчеләр дә, офицерның туганнары да озак дәшми торганнар. Шәһәр башлыгы: «Рамис Ватанны саклаучы чын комбат иде», дип белдергән.

Заһретдинов Казан танк училищесын тәмамлаган, Алтай краеның Алейск шәһәрендә хезмәт иткән. Аңа 34 яшь булган. Офицерны иртәгә җирләячәкләр, барлык чыгымнарны Чаллы мэриясе үз өстенә алган. Рамис Заһретдиновның Алейскида хатыны һәм ике баласы булган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100