news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы блогеры яшен вакытында өлкәннәрнең үз-үзен тотышы турында сөйли – кызык видео

news_top
Чаллы блогеры яшен вакытында өлкәннәрнең үз-үзен тотышы турында сөйли – кызык видео
"Татар-информ" архивы

«Дневник татарина» аккаунтын алып баручы Чаллы блогеры Рәмис Гыйльметдинов яшен яшьнәгәндә өлкәннәрнең үзен ничек тотуын күрсәткән.

«Мин аңламадым, Сез нәрсә, ишетмисезме, яшен яшьни?! Сүндер телевизорны, утларны да сүндер, суыткычны сүндер. Кара, сүндермәгән! Телевизорны сүндер. Тышта яшен бәрә. Акчаң күпмени телевизор алырга? Интернетыңны аер, телефоныңны сүндер, батареясын алып куй», – дип такмаклап йөри блогер.

«Телефонсыз күңелсез», – диючегә: «Бармак белән келәмдәге бизәкләрне йөртеп уйнадык. Кем өйрәтте, дисәләр, үзем өйрәндем, диярсең», – дип җавап бирә ул.

«Балачактагы топ-уен», «Йокларга яткач та ул бизәкләрне кул белән йөртеп чыга идек», «Йокы алдыннан шәп уен», – дип хатирәләрне яңарткан кайчандыр келәмдәге бизәк белән уйнаучылар.

«Яулыкка кадәр бәйләтә иде әнкәй», «Розеткадан тартып чыгарырга шнурларны», «Көзгеләрне капларга», «Безнең әни әле дә шулай итә», – дип комментарий калдырганнар.

«Атказанган артист син, Рәмис улым», – дип мактаулы исем дә «биреп куйган» берәү.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар