Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамилә Хәйретдинова үзен гаепләүчеләргә җавап биргән: «Тырнакларыма лак та буяганым юк»

news_top_970_100
Рамилә Хәйретдинова үзен гаепләүчеләргә җавап биргән: «Тырнакларыма лак та буяганым юк»

Җырчы Рамилә Хәйретдинова үзен төрле урыннарын «ясатуда» гаепләүчеләргә җавап биргән.

«Мин бу турыда бер мәртәбә язган идем инде. Кайберәүләр мине ясалмалыкта, иреннәрем һәм башка җирләремне ясауда гаеплиләр. Башкалар ясатсын, минем анда эшем юк!

Үземә килгәндә, 37 яшемә җитеп, бер җиремә дә кагылганым, ясатканым юк. Бөтен җирем үземнеке, табигый. Инде 3 еллап тырнакларыма лак та буяганым юк. Чип-чиста, үземнеке. Хәтта керфекләрем дә үземнеке, бик күптән үстергәнем юк. Банкет-чаралар вакытында гына ябыштырам да, мәҗлес бетүгә алып атам.

Накипело! Мине Аллаhы Тәгалә ничек яраткан, мин шуңа бик канәгать. Мине аңлавыгыз өчен зур рәхмәт», – дигән ул.

«Дөрес, матур җавап язгансың, Рамилә. Молодец, королевам минем. Матур әти-әнидән чибәр балалар туа инде, нишләтәсең. Табигать шулай яраткан»;

«Мин сезнең бөтен гаиләгезгә карап сокланам. Апаларыгыз да шулхәтле чибәрләр. Әти-әниегез шундый үрнәк. Сездән Ходай акылны да, матурлыкны да, бәхетне дә кызганмаган. Карап кына торасы килә чибәрлегегезгә»;

«Күзләр тия күрмәсен матурлыгыгызга», – дип комментарийлар калдырганнар Рамиләгә.

Хейтерлары исә бу юлы җавапсыз калган.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 ноябрь 2023
    Исемсез
    Бик матур жырчылар🤩😍😍😍🥰🥰
  • 1 ноябрь 2023
    Исемсез
    Җырчы?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100