![Рамилә Хәйретдинова иренә ни дәрәҗәдә ышана?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/9/5/d75502d2aa65d44207df2b2774794f02.jpg)
Җырчы Рамилә Хәйретдинова гаиләсе турында бер кызыклы факт ачты. Бу турыда ул сторисларында язган.
Рамил белән Рамилә эштә дә, өйдә дә, кыскача әйткәндә, тәүлегенә 24 сәгать бергә. Андый парларга, вакыт-вакыт, бер-берсеннән ял итеп алу да кирәк. Рамил белән Рамилә бер-берсеннән туймас өчен нәрсә эшли соң?
«Безнең турында бер кызыклы факт. Рамил дә, мин дә аерым гына ял итәргә яратабыз. Ул да атнасына 1-2 мәртәбә дуслары белән очраша. Мин дә атнага 3-4 мәртәбә дус кызларым белән ял итәм (банкетлар булмаганда). Шул вакытта «кайчан кайтасың», «кемнәр белән син» ише тозсыз сораулар биреп язышмыйбыз. Гади генә «абонент недоступен». Без бер-беребезгә 100 процент ышанабыз», – дигән Рамилә.
![](https://intertat.tatar/images/uploads/62b9112cb511f084be4411e491cef08d.jpg)
Фото: © Рамилә Хәйретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән