Рамилә Хәйретдинова 15 ел элек мәһәргә юнь бүләк алуы турында: «Иремне жәлләдем»

Җырчы Рамилә Хәйретдинова, кияүгә чыгарга җыенучы кызлар колагына дип, никах бүләге – мәһәр турында сүз кузгаткан. Остазының: «Кызлар, үзегезне юньгә сатмагыз», – дигән сүзләрен дә китерә. Ул 15 ел элек, кияүгә чыкканда, үзенең мәһәргә ни сораганын искә ала.
«Әй-й-й, минәйтәм… 15 ел элек «Алмаз Холдинг» кибете бар иде. Иң юнь әйберне эзләп йөрдек. Каенана, мин, Рамил балдаклар эзләдек. Шул вакытта мәһәргә иң юнь әйберне алдым. 500 сум иде. Минем алтын беләзегем бар иде, шул беләзеккә тага торган «ачкыч» алдым. Иң юнь әйбер шул иде. Мин бик нык жәлләдем иремне, чөнки туйны ирем тулысынча үз өстенә алган иде. Ә хәзер… Остаз: «Үзегезне юньгә сатмагыз», – ди безгә», – дип сөйли ул бәлеш эчлеге ясаган арада.