news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар хаҗда: «Сезне догадан мәхрүм итәсем килми»

news_top
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар хаҗда: «Сезне догадан мәхрүм итәсем килми»
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручылар, иҗади гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар бу көннәрдә хаҗ кыла. Алар изге җирдә төшерелгән видео белән уртаклашкан. Анда олылар белән беррәттән нәни малай атлап бара. Хаҗ кылучы өлкәннәр аны үбеп тә ала, башыннан, битеннән дә сыйпый, ә якыннары, «егылмасын» дигәндәй, кулын сузып саклап бара. 

«И сабый, кабул булсын», «Бәхетле бала булсын, ничек тырыша бит ул», «И җимеш! Сөбханаллаһ!» – дип сокланганнар аңа.

«Башта, бу изге җирләргә – Мәккәгә барганыбызны беркая да куймам, дигән идем. Ләкин мин үземә генә теләк теләп, дога кылырга йөрәгем кушмый… Сезгә дә изгелек эшлисем килә. Монда бөтен дога кабул була, Аллаһ боерса. Сезне дә шатландырасым килә, догадан мәхрүм итәсем килми», – дип язган Рамилә Хәйретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 апрель 2023
    Исемсез
    Исэнсау ереп кайттыгыз 🤲энергии саваплары чиксез булып тигезлектэ шатлыкта куанычта яшэгез🥰🥰
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар