Җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан. Аларның уртанчы уллары, егылып, аягын сындырган. Балага хәзер җәйнең шактый вакытын гиспта уздырырга туры киләчәк.
Менә шундый хәлләр бездә, дуслар. Ләкин без төшенкелеккә бирелмибез. Ике-өч атнадан тагын да әйбәтрәк чабачак улыбыз. Хәзер сул аягы тагын да көчлерәк була, футболчы Мессиныкы сыман, – дигән Рамил.
Артист үзләренә беренче ярдәм күрсәткән табибларга зур рәмәтләрен дә белдергән.
Гадәттә, без табибларны сүгәбез, әрлибез. Ә минем менә, киресенчә, мактыйсым килә. Беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә, туп-туры бардык. Тиз арада безне кабул иттеләр, әйбәт итеп гипс салдылар. Авыр хезмәтләрендә уңышлар. Ә улыма Аллаһ шифасын бирсен, – дигән ул.