news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Закировка 89 яшьлек дәү әтисе нинди кушамат таккан?

Рамилнең дәү әтисе җырчы түгел. Ул лаеклы ялга кадәр физика укытучысы булып эшләгән.

news_top
Рамил Закировка 89 яшьлек дәү әтисе нинди кушамат таккан?
https://www.instagram.com/ramil_zakirov_official/

Җырчы Рамил Закиров инстаграмга дәү әтисе белән төшкән фото куйган. «Бүген минем бердәнбер дәү әтиемнең туган көне! Аңа — 89 яшь, Аллаһка шөкер. Әле дәрте бар, безгә үрнәк булып яши! Исән-сау, бергә-бергә тагын озак яшәргә язсын», — дигән ул. Рамил Закиров бабасының үзенә «Рома» дигән кушамат тагуы турында да әйтеп үткән.

Калдырылган комментарийлардан Рамилнең дәү әтисенең лаеклы ялга кадәр физика укытучысы булып эшләгәнлеге, бик хөрмәтле шәхес булуы аңлашыла.

«Рәхмәтулла Ибраһимовичны гомер бәйрәме белән! Сәламәтлек һәм хәерле гомерләр телим. Авылыбызның бик хөрмәтле кешесе. Бөтен Россиянең иң көчле физика укытучысы», «Сыйныф җитәкчебезне бәйрәме белән тәбриклим. Озын гомер, ныклы сәламәтлек телим. 1997 елгы чыгарылыш укучыларыннан сәлам җиткерегез үзенә», — дип язган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар