Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Закиров кызына нинди исем кушуын әйтте

Җырчы, әти булгач, тормышында яңа этап башлануы турында яза.

news_top_970_100
Рамил Закиров кызына нинди исем кушуын әйтте
https://www.instagram.com/ramil_zakirov_official/

Рамил Закировның әти булуы турында язган идек. Җырчы хатыны белән нәни кызын бала тудыру йортыннан өйгә алып кайткан. Шатлыгы белән инстаграмда бүлешкән. «Кулымда сабыемны тотуның нинди зур бәхет икәнлеген аңлатып бетерә алмыйм. Безнең Амилә Рамилевна. Барыгызга да чиксез рәхмәтлемен, әнием-әтием, апам-җизни, әби-бабай, балдыз һәм барлык туганнарым, дусларым! Теләкләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын! Ә безнең тормышта яңа этап башлана», — ди яшь әти.

Инстачылар бәхетле гаиләне котлап, сабыйның сау-сәламәт, акыллы, тәртипле булып үсүен телиләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100