Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамиль Закиров икенче тапкыр әти булган: «Тукта, минем кан басымым күтәрелде»

news_top_970_100
Рамиль Закиров икенче тапкыр әти булган: «Тукта, минем кан басымым күтәрелде»
Фото: социаль челтәрдән

«Эх, дәрт бар иде» җыры белән күпләрнең исендә калган Рамил Закиров 2 кыз әтисе булды. Аларның гаиләсен тулыландырып, икенче кызлары дөньяга аваз салган. Бу шатлыклы хәбәр белән гаилә дуслары Салават Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты.

«Илүзә һәм Рамил Закировларны котлыйбыз. Искитмәле хисләр! Аллаһ Тәгалә бер тамчыдан могҗиза тудыра», – дип белдерә ул, гаиләсе белән дусларын бала тудыру йортында каршы алганнан соң.

Илүзә һәм Рамил Закировлар «гендер пати» да үткәргәннәр икән. Баланың җенесен белү бик дулкынландыргыч булган. Ал һәм зәңгәр төс чиратлашкан кәгазь тасманы сүтә-сүтә алар борчылып бетә, хәтта хатыны күзләрен йомган килеш йомгакны сүтә башлый. Аларның кыз көтүләре билгеле була. Гаилә малай көткән булса кирәк, аптырабрак калалар, әмма, кем булса да, шатлыклы вакыйга итеп кабул итәләр.

«Тукта, минем кан басымым күтәрелде», – ди ул вакытта Рамил, 2 кыз әтисе булачагын белгәч.

Сүз уңаеннан, соңгы вакытта Рамил татар эстрадасыннан югалды, хәзер ул маркетплейста сату итә. Әмма яңа җырлар һәм клиплар әзерләве, кире сәхнәгә әйләнеп кайтырга уйлавы турында әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100