news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Закиров «Эх, алмагачлары» җырын инглизчә җырлый

Артист әлеге җырны русча да, татарча да белмәгән кияү егете өчен махсус башкарган.

news_top
 Рамил Закиров «Эх, алмагачлары» җырын инглизчә җырлый
https://www.instagram.com/ramil_zakirov_official/

Рамил Закировка бер никах мәҗлесендә «Эх, алмагачлары» җырын инглиз телендә җырларга туры килгән. «Алинә белән Умарның никах туен гөрләттек бүген. Бәйрәмне Руслан Харисов рус һәм татар, ә мин инглиз телендә алып бардык. Кияү егете татарча да, русча да белми. Махсус аның өчен „Эх, алмагачлары“ татар халык җырын инглиз теленә тәрҗемә итеп җырладым», — ди Рамил. Ул видеоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйган.

Кияү егете Умар никах мәҗлесен бик ошаткан. Ахырдан ул алып баручыларга мәҗлесне шәп алып барган өчен рәхмәт белдерә, аеруча тәрҗемә ителгән җырның күңеленә хуш килүе турында әйтә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар