Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Закиров: «Барлык бурычларымнан котылдым. Хәзер кредит алган очракта... »

news_top_970_100
Рамил Закиров: «Барлык бурычларымнан котылдым. Хәзер кредит алган очракта... »
Салават Камалетдинов

Җырчы Рамил Закиров 33 яшь тулган көнне узган елга нәтиҗәләр ясаган. Ул постында, тормышындагы күңелле вакыйгалар белән беррәттән, дин юлына басарга сәбәпче булган ачы югалтулары, рухи яктан үзгәрүе турында яза.

«Мин әлеге елның үзем өчен хәлиткеч, ниндидер текә борылышлары булган ел булачагын белә идем. Ләкин ул борылышның ни дәрәҗәдә текә булачагын күз алдына да китерә алмаганмын. Мин күп нәрсәне аңладым, бик күп әйберләргә башкача карый башладым.

Мин үземнең бердәнбер энекәшемне югалттым. Аңа 27 яшь иде. Миңа 32… Рөстәм бик иртә китте. Ул минем дустым да, энем дә, остазым да иде. Хәтта үзенең кисәк китеп баруы белән дә ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Мәсәлән, приоритетларны дөрес куя башларга, эшлисе эшләрне озакка сузмыйча эшләргә. Якыннарым, әти-әниләрем белән ешрак очрашырга, аларга ярату сүзләре әйтергә.

Акча – икенче пландагы әйбер. Син китеп барсаң, аларның беркемгә дә кирәге булмаячак. Ә менә бурычларны башкаларга түләргә туры киләчәк. Банкларга аларга барыбер. Шуңа күрә мин барлык бурычларымнан котылдым. Хәзер кредит алган очракта да үземне иминиятләштереп алачакмын. Бөтенләй алмау тагын да яхшырак булыр.

Мин чын мәгънәсендә олыгайдым. Әмиләбез туганнан соң үз өстемә ни кадәр зур җаваплылык ятканын аңламаганмын икән. Хәзер кызларымның тормышы җитеш булсын, гармониядә, мәхәббәттә узсын өчен кулымнан килгәннең барысын да эшлим.

Мин Аллаһы Тәгаләгә якынайдым. Намаз укый башладым. Миңа калса, бу – әлеге елның искиткеч зур нәтиҗәсе. Аллаһы Тәгаләгә мине туры юлга бастырганы өчен чиксез рәхмәтлемен. Рөстәмгә дә рәхмәт. Тыныч йокла, апаем. Урының оҗмахта булсын.

Бу дөньяда барысы да Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән генә эшләнә. Ничек яхшырак яки начаррак булачагын бары тик ул гына белә. Шуңа күрә тормышымда булган бөтен әйберне дә рәхмәт әйтеп кабул итәм.

Үземне бизнеска күбрәк багышлыйм. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булачак, мин моңа ышанам.

Иҗади карьерамны аякка бастырдым. 5-6 яңа җыр чыгару ниятем бар. Алар бик шәп булачак, сез, һичшиксез, минем турыда ишетәчәксез – анысына иманым камил.

Үземне стендап жанрында сынап карадым. Алга таба да дәвам итәчәкмен. Әйбәт кенә килеп чыга. Миңа бик ошый.

Бер ай эчендә 5-6 килограмм авырлык ташладым. Алга таба да спорт белән шөгыльләнүемне дәвам итәчәкмен.

Әлеге ел гомерлеккә исемдә калачак. Элекке Рамил хәзер юк инде, дөресрәге, ул үзгәрде, бик нык үзгәрде. Сайлаган юлым миңа ошый, ул мине үзем теләгән урынга алып килсен, дип сорыйм.

Раббым, рәхмәт сиңа. Мин бәхетле. Алга таба да иман өстәп, туры юлдан барырга ярдәм ит. Дөньяларыбыз тынычлансын, авырлыклар кичерүче адәмнәрне ярдәмеңнән ташлама.

Исәнме, 33 яшем», – дип язган җырчы. 

Дуслары Рамилне туган көне белән котлап, изге теләкләрен язып калдырганнар. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100